Гамьле әңгәмәләр

Давлеткуловцы

Поселение җитәкчесе Заһит Сафин (уртада) дәүләтколлылар арасында.

«Камышлы хәбәрләре» газетасында районыбыз авылларында халык җыеннары узуы турында мәгълүматлар биреп барабыз. 21 март көнне халык җыеннары Балыклы, 27- Дәүләткол, ә 28 — Бозбаш авылларында узды. Элек мондый җыеннар елына бер тапкыр үткәрелеп, кайбер авылларда кычкырыш-талашлар, сүз көрәштерүләргә кадәр барып җитсә, хәзер бу очрашулар ике яклап та киңәшләшү һәм бер сүзгә килү белән тәмамланып, гамьле әңгәмәләр төсен алды.

Балыклы

Халык җыенын мәктәп укучылары ачты. Алар туган авылларын чиста тоту, авылны яшелләндерү, чишмәләрне чистарту, төзекләндерү турында, күмәкләшеп эшләгәндә генә тирә-як мохитнең ямьле булуына ышандырырдай дәлилләр китереп чыгыш ясадылар.

Аннан сүзне җирлеидарә башлыгы Рәсил Йосыпов алды. Ул алты айда җирлеидарәдә ниләр эшләнгән һәм алдагы көннәрдә эшләнәсе эшләр турында хисап тотты. Полиция хезмәткәре Ильдар Зәйнуллин авылда булган тәртипсезлекләр һәм аларны булдырмау турында сөйләп үтте. Район хастаханәсендә диспансеризация (сәламәтлекне тикшертү) турындагы мәгълүматны халыкка баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрипов җиткерде. Рөстәм Фәһимович шулай ук ике хастаханәне берләштерү һәм моның белән халыкка бернинди дә кыенлык тумавы, киресенчә безнең хастаханәдә булмаган табибларның Кләүле хастаханәсендә эшләве һәм инде баш табибның да үз кешебез-Нурания Горбунова булачагын ассызыклап үтте.

Зәңгәр  ягулыкка компенсацияләр турында район халыкны социаль яклау бүлеге инспекторы Светлана Фарукшина аңлатмалар бирсә, Камышлы районы газчылар идарәсе җитәкчесе Җават Фәхретдинов шушы өлкәгә кагылучы башка сорауларга җавап тотты, үзенең киңәшләрен бирде. Авылда булган барлык техниканы тәртипкә китереп, закон кушканча гына куллану турында район “Гостехнадзор” җитәкчесе Равиль Тахаутдинов искәртеп китте.

Районның иҗтимагый һәм экономик үсеше турында район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов сөйләп үтте, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу җыенда шулай ук “Россельхозбанк” хезмәткәре Ирина Борисова да катнашты һәм шушы банкның хезмәтләре, ташламалы кредитлар турында аңлатма биреп үтте.

Һәрвакыт турыга ярып әйтүче Балыклы авылы халкының бу җы лышта да әйтер сүзләре бар иде. Аларны пай җирләре дә, юллар да, тулып килүче зират та борчый, авылда көтүче булмау һәм колхозның киләчәге дә. Пай җирләре һәм колхозның киләчәге турында аңлатма бирүче булмады. Чөнки бу җыелышта “Авыл хуҗалыгы” бүлеге хезмәткәрләреннән беркем дә юк иде. Рәсил Минсәгыйтович юлларны төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә ышандырса, зират һәм авыл көтүчесе билгеләүне колхоз җыелышында карарга булып, халык таралышты.

Дәүләткол-Бозбаш

Җыелышларны җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин ачты һәм алып барды. Ул халык алдында узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм быелгысы елгы планнары белән таныштырды. Заһит Абделхаковичның исәп-хисап отчеты һәрвакыттагыча төгәл иде. Шулай ук, җирлеидарә башлыгы халык сорауларына җавап та бирде, үзе дә алардан киңәшләр сорады. Борынгылар “Киңәшле эш таркалмас”, дип белми әйтмәгәннәрдер.

Полиция хезмәткәре Руслан Галиуллин Камышлы поселениясенә кергән авыллардагы тәртипсезлекләр һәм аларны булдырмау турында сөйләп үтте. Җыелыштагы халык белән ачыктан-ачык сөйләшеп, аларның сорауларына төгәл җаваплар биреп, ярдәм кирәк чакта һәрвакыт әзер икәнен белдерде Руслан Равилевич. Ике авылда да халыкны саклаучы һәм яклаучы полиция хезмәткәре исеменә халыктан да, җирлеидарә җитәкчесеннән дә бары тик мактау һәм рәхмәт сүзләре генә ишеттек без.

Зәңгәр ягулыкка компенсацияләр турында район халыкны яклау бүлеге хезмәткәре Лилия Вахитова аңлатмалар бирсә, Камышлы районы газчылар идарәсе җитәкчесе Җават Фәхретдинов шушы өлкәгә кагылучы башка сорауларга җавап тотты, үзенең киңәшләрен бирде.

Районның иҗтимагый һәм экономик үсеше турында район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов сөйләп үтте. Минсәгыйть Низаметдинович шулай ук җыелыштагы халыкның сорауларына җавап бирде һәм җирлеидарә башлыгы Заһит Сафинга рәхмәтен дә белдерде. “Поселение җирлегендә бик күп эшләр башкарыла. Район үзәгебез елдан-ел матурлана, үзгәрә һәм бу үзгәрешләр дә җирлеидарә башлыгының роле һичшиксез зур”, диде ул.

Дәүләтколлыларны су мәсьәләсе генә борчый икән: чишмәләрне төзекләндереп, чистартып тору, тагын 1-2 кое казу һәм чишмәгә чыгып йөрү өчен күпер кирәк икән. Дәүләткол авылы халкы бердәм бит ул. Кечкенә генә авыл булуына карамастан, алар гөр килеп яшиләр: концертлар да куялар, өмәләр уздырып зиратларын да тәртиптә тоталар һәм быелгысы елны күперле дә булырлар, чөнки Заһит Абделхакович Камышлы авылы күперен Дәүләтколга күчереп куярга сүз бирде. Сүзендә тора торган җитәкче ул һәм поселение халкы шуңа күрә хөрмәт итә дә инде аны.

Ә Бозбашка килгәндә,, халыкны экология, гәҗит-журналлар вакытында килмәү борчый икән. Бозбаш карьерының тирә -як мохиткә начар тәэсир итүен күтәреп чыкты халык. Ә җыелышта халык сорау бирде икән, аңа җавап бирергә дә кирәк. Бу сорауга район хакимиятенең экология бүлеге җитәкчесе Раиль Насыров җавап тотты.

Раиль Мәхмүтович аңлатуы буенча, карьер эше буенча эш кузгатылган, ә очына кайчан чыгылыр да, кайчан уңай нәтиҗәсе булырын ул үзе дә төгәл генә белми икән.

Бозбаш халкы алдында шулай ук район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрипов, “Авыл хуҗалыгы” бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре Фәһим Сәфиуллиннар чыгыш ясады. Рөстәм Фәһимович халыкны диспансеризация үтәргә өндәде, хастаханәне нинди үзгәрешләр көтүе турында аңлаты. Фәһим Фәйзрахманович пай җирләре, ташламалы кредитлар, фермерларга хөкүмәтнең акчалата ярдәмнәре турында искәртеп узды.

Камышлыда яшәүче, туып үскән авылы Бозбаш  өчен янып йөрүче Фәһим ага Нуруллин авылдашларына файдалы мөрәҗәгать белән чыкты. “Бар зиратка да үрнәк булырдай зиратыбызны алдагы көннәрдә дә тәртиптә тотыйк, авылдашлар. Каберлекләр рәте тигез барсын, бозылмасын иде. Көннәр матурлану белән бергәләшеп өмәгә дә чыгарбыз, Аллаһы теләсә, исән булсак. Аннан сезгә тагын бер үтенечем бар — авылда мәет булганны хәбәр итсәгез икән”, диде ул.

Ике авылда да җыелыш җирле идарәдә эшләп килүче җәмгыять советы әгъзалары сайлау белән тәмамланды. Дәүләткол авылыннан Рәшит Дәрҗеманов һәм Рәфис Гыйззәтов, Бозбаш авылыннан Флюра Мөхәммәтҗанова һәм Фәндәс Калимуллиннар авылдашларының мәнфәгатен яклаучылар итеп сайландылар.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Автор фоторәсеме.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1308

Комментирование запрещено