Татар артистлары нинди машиналарда йөри?

news_9467“Акчарлак” газетасы Данир Сабиров, Раяз Фасыйхов, Зөлфия Шакирова, Гүзәл Уразова һәм Равил Шәрәфиевнең нинди транспорт чараларында йөрүләрен белеште.

Данир Сабиров — Инфинити ЕХ 25 (1,7 млн сум)

Данир Сабиров күк төсендәге “Инфинити ЕХ 25” машинасы хуҗасы. Юмор остасының бу 4нче машинасы икән. Бәясе: 1 миллион 720 мең сум.

Раяз Фасыйхов — “Ланд Ровер фрилендер 2” (1,8 млн сум)

Раяз Фасыйхов ак төстәге “Ланд Ровер фрилендер 2”дә йөри. Бу аның әле икенче машинасы гына. Бәясенә килгәндә, күпмегә алганын әйтергә теләмәде. “Интернетта якынча 1 миллион 800 мең сум тора дип язылган. Минеке арзангарак чыкты”, – диде җырчы.

Зөлфия Шакирова — “Тойота Рав 4” (1,6 млн сум)

Зөлфия Шакирова яңарак кына “права”га укып, машинага утырды. Җырчы “Тойота Рав 4”тә элдерә. Бәясен сорагач, “хәтерләмим”, дип җавап бирде. Әлеге машинаның якынча бәясе: 700 меңнән башлап 1,6 миллионга чаклы.

Гүзәл Уразова — “Фольксваген Туарег” (3 млн сум)

Гүзәл Уразова икенче ел инде менә кара төстәге “Фольксваген Туарег” машинасында җилдерә. Бу аның 7нче машинасы. Бәясе турында сорагач, баштарак “хәзер инде хәтерләмим”, дисә, соңрак: “Күпме тора соң алар, 3 миллион тирәседер…”, – дип җавап бирде.

Равил Шәрәфиев – автобус (автобусларның бәясе якынча 5 млн сум)

Равил Шәрәфиевка юбилее уңаеннан дәүләт машина бүләк итсә дә, Г.Камал театры артисты автобус, метрода йөрүне хуп күрә. Үз гомерендә бер тапкыр да машина йөртеп караганы булмаган.

 

Нәзилә ХУҖИНА 

Просмотров: 1601

Комментирование запрещено