Балыклыда колхоз җыелышы узды

1-DSC_0050Колхозлар  илебез тарихында  тирән эз калдырды. Монда яхшысы да, фаҗигасы да җитәрлек. Колхозларның  берәүләре мескен хәлдә, сөйрәлеп барсалар,  башкалары уңышлы һәм гөрләп яшәделәр. Авыллар язмышы һәрвакыт андагы колхозлар эшчәнлегенә бәйле булды. Кызганыч ки, күмәк көч белән корылган,  байлык һәм  мал-мөлкәт тупланган хуҗалыклар бер мизгелдә таланып юкка чыктылар. Бу вәхшилекне: «Яшәсен колхозлар!» – дип кычкырып йөрүчеләр башкарды.  Ачысын халык татыды. Кулыннан эш килерлек һәм яшьрәк кешеләр шәһәрләргә  качтылар. Чәчү җирләрен чүп үләне, урман басты.

Менә шундый буталчык  чорда әле исән калган колхоз  да бар. Камышлы районындагы “Правда” колхозы — Самар өлкәсендә исән калган бердән – бер колхоз. Ул Балыклы авылында урнашкан. Мин шул колхозның исәп-хисап тоту һәм  сайлау җыелышында булдым. 

1-DSC_0047Җыелышны колхоз рәисе Хәбибулла углы Рафаэль Нигматуллин алып барды.  Ул югары белемле авыл хуҗалыгы белгече, инженер – механик. Элгәре төрле район оешмаларын җитәкләгән тәҗрибәле җитәкче. Аның  әтисе, Гайзулла углы Хәбибулла  Нигматуллин  да Камышлы районы башкарма комитетында эшләгәндә  егылган колхозны торгызу өчен үз авылына кайта һәм шул колхозның рәисе итеп сайлана. Колхоз уңышлы эшләп, алдынгылар сафына баса һәм аның рәисенә “Знак почёта” ордены бирелә.

Балыклы авылында чын татарлык рухы яши. Андагы “Правда” колхозының отчёт-сайлау  җылышында бу нәрсә  ачык күренде. Җыелыш барган мәдәният йорты чиста, җыйнак һәм ремонтланган.

Хәзерге көндә  колхозның хәле  авыр. Ләкин ул егылса – авылда тормыш әкренләп сүнәчәк. Халык моны яхшы аңлый. Колхозны таркатуны хуплаучылар да бу көнне үзләрен  кулда тоттылар. Җыелыш тыныч һәм конструктив рәвештә барды. Колхоз рәисе Рафаил Нигматуллин үз чыгышында түбәндәгеләрне сөйләде:

- Моннан биш ел элек Балыклы авылы халкы мине биредәге “Правда” колхозының рәисе итеп сайлады. 2009 елның апрель аенда колхоздагы эшләрне кабул иттем. Эшли башлагач кына аның элгәредән калган тугыз миллион да алты йөз уналты мең сумлык бурычы булганы беленде. Ул биш ел буена, бүгенгәчә, авыр йөк булып колхоз җилкәсендә килде. Әлегә кадәр эшләребез җайлы барса да, быелгы кыен һава шартлары безгә  зур югалтулар китерде. Эшләребез  катлауланды. Ләкин бирешергә исәбебез юк. Кыенлыклардан котылу өчен төрле юллар эзлибез. 

Форсаттан файдаланып Камышлы районы башлыгы Камил  улы Рафаил  Багаутдиновка үземнең рәхмәтемне белдерәсем килә. Райондагы хәлләр авыр булганда да ул безгә мөмкин кадәр ярдәм итеп килде.  Беркайчан да үтенечебезне  кире какмады. Шулай ук Камышлы районы вәкилләре җыелышының  рәисе Фоат улы Фаил Шаймардановка да рәхмәтлемен. Ул да үзенең ярдәменнән беркайчан да мәхрүм итмәде. Киләчәккә без зур өметләр белән яшибез. Алдыбызга төрле  бурычлар куябыз: ит җитештерү өчен нәселле маллар үрчетергә; малчылык продукциясен эшкәртүне оштырырга; алдынгы технологияләр куллануны үзләштерергә; хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияләрне алу һәм үзләштерү юлларын табарга; авыл администраөиясе белән берлектә  халыкның яшәү шартларын  якшырту һәм авылны төзекләндерү эшләре алып барырга. 

Җыелышта  район администрациясе вәкилләре дә чыгыш ясадылар.  Җыелыштан соң  мин  халыкка үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.

Колхозны саклап калып буламы? Моны ничек күз алдына китерәсез?  

Колхоз ветераны Хәбибулла ага Нигматуллин:

Бар нәрсәне җимереп, яңа тормыш кору юлын без бер үттек  инде. Һәр үзгәреш төптән уйланып эшләнергә тиеш. Хуҗалыкларны ваклау – ул артка чигенү, феодализмга атлау дигән сүз. Ә җирләребезне .читләргә – ятларга бирү – ул үз булдыксызлыгыбызны тану. Ничек соң Каваздан килеп әрмәннәр безнең җирләребезне эшкәртеп табыш алырга тиеш? Кайда соң безнең  милли горурлыгыбыз  һәм татарлык сыйфатларыбыз? Җирләр бүлгәләнгәч, анда яңа технологияләр кертү мөмкин түгел. Уңышлы эшләү өчен киләчәктә алар барыбер берләшергә тиеш. Ә күмәк хуҗалыкны уңышлы алып бару өчен җәмгыяттә дуслык, ярдәмчеллек, бердәмлек һәм аңлашучанлык кебек матур кешелек сыйфатлары тәрбияләнергә тиеш.

Дөньяда  күмәк хуҗалыклар корып яшәгән җирләр күп. Алар Израильдә, Голландиядә, Швейцариядә, Германиядә, Ирландиядә һәм башка җирләрдә уңышлы эшлиләр. Аларда тормыш күрсәткечләре  югары.  Анда халыкның укымышлылыгы, тәрбиялелеге  дә башкалардан өстен. Колхозда берләшеп, авылда уңышлы тормыш алып бару өчен күп тырышырга кирәк. Колхозны саклау – ул искелеккә ябышып яту дигән сүз түгел. Колхозны  саклап калу – ул халыкның рухи көчен күрсәтә. Моны бик күпләр булдыра алмадылар. Аларның  зиһене буталды, рухы сынды.

1- DSC_0077

Колхоз рәисе Рафаэль Нигматуллин

- Бөтен җирдә колхозларны бетереп, аларның байлыгын бүлешү буенча  хәзер көчле хәрәкәт бара. Шуңа да карамастан  Сез бар көчегегезне колхозны саклауга бирәсез. Моны ничек аңлап була? 

Правда колхозы рәисе Хәбибулла улы Рафаэль Нигматуллин: 

- Беренчедән, мин совет чорында тәрбия һәм белем алган кеше. Мин халык милкен талап,  үземә байлык туплау уеннан  ерак торам. Икенчедән, әтием шушы колхозны егылган җирдән күтәреп аякка бастыру өчен күп көч түккән.

Аннан соң, без җил кайда иссә, шул уңайга егылырга әзер торучылар түгел. Безнең токымыбызда туган җиребезгә,  авылыбызга карата хөрмәт саклана. Җирләребезне ятларга бирергә исәбебез юк. Бар максатыбыз – туган җиребезгә хезмәт итеп, авылыбыз киләчәген кайгыртып яшәү. Хәзер безгә никадәр авыр булса да, бирешергә исәбебез юк. Проблемаларны җиңү өчен төрле юллар эзлибез.

- Авыл хуҗалыгын алып бару – ул аеруча авыр һәм җаваплы хезмәт. Моның өчен  сезгә шул кадәр көч һәм түземлек кайдан килә? 

Правда колхозы рәисе Хәбибулла улы Рафаэль Нигматуллин:

- Эшебездә көтелмәгән фаҗигалар, уңышсызлыклар булуы һәм ел буена башкарган эшләрнең, көткән табышларың бер мизгелдә юкка чыгуы да мөмкин. Ул кыенлыклар – Аллаһы Тагәләнең сынавы. Аларны җиңгәндә мин бер нәрсәне аңлый башладым: һәр эшне Аллага тапшырып башкарганда гына аның нәтиҗәсе уңай була. Авыл тормышын кайгыртып яшәү — ул безгә әби – бабаларыбыздан бирелгән. Без кечкенәдән алар үрнәгендә үстек һәм тәрбияләндек. Кыенлыкларны җиңеп яши алу – ул шатлык кына. Алардан куркып төшенкелеккә бирелергә  ярамый. Кыенлыклар артыннан җиңеллекләр килә. Туктаусыз җиңеллекләр килеп торса гына сак булырга кирәк – аларның  бәхетсезлекләр ияртеп килүе мөмкин.

- Иң элек нинди проблемаларны хәл итәргә уйлыйсыз? 

Правда колхозы рәисе Хәбибулла улы Рафаэль Нигматуллин:

- Беренче проблема – ышанычлы кадрлар булдыру. Икенчесе – хуҗалыкны алып бару өчен яңа юллар, яңа алымнар табу.

- Колхозыгызның зур бурычы барлыгын сез эшли башлагач кына ачыклагансыз. Ә нигә соң мондый җитди мәсәләне элгәре биредә  колхоз рәисе булып эшләгән Минәхсән әфәнде Сагиров белән вакытында ачыктан-ачык сөйләшеп хәл итмәдегез? 

Правда колхозы рәисе Хәбибулла улы Рафаэль Нигматуллин:

- Бу авыр сорау. Мин эшли башлау белән гаугалашып, судлашып йөрисем килмәде. Никтер моны үзем өчен түбәнчелек дип санадым. Ә икенчедән, эшләребез уңышлы барса, моны тора – бара түләрбез дип уйладым. Күрәсез, ялгышканмын. Яңача яшәгәндә моның мөмкин түгеллеген мин соңыннан аңладым. Безнең тормыш башка әхлакый яссылыкка күчте. Хәзер бу бурычны закон таләпләре буенча хәл итәсе бар.*

- Колхозның киләчәге турында Сез нәрсә әйтә аласыз? 

Камышлы районы башлыгы урынбасары,  авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Әхмәтгали  углы Минәхсән Сагиров:

- Бу җыелышны үткәрү мәсәләсендә без азрак соңга калдык. Ноябрь-декабрь айларында  Правда колхозда реорганизация үткәреп, аны башка хуҗалык итү формасына күчерергә кирәк иде. Башка юл юк. Ул “ ООО “дип аталамы, башкачамы — аны уйларга кирәк. Бу очракта колхоз милкенең бер өлеше анда калачак, ә икенчесе -  яңа оешмага биреләчәк. Без колхоз эшләренә тыгылмый быз. Ләкин көзгә кадәр колхозны нык контрольдә тотачакбыз. Ел ахырын көтеп тормыйбыз. Игеннәр җыелгач, маллар ябылгач, октябрь айларында нәтиҗә ясап карар чыгарачакбыз. Башка юл юк. 

1-DSC_0055

Фоат углы Фаил Шаймарданов

Камышлы районы вәкилләре җыелышының рәисе Фоат углы Фаил Шаймарданов:

Колхоздагы хәлләр бөтенләй мөшкел дип әйтмәс идем. Тырышканда авырлыкларны җинеп чыгып була. Тик җиң сызганып эшләү кирәк. Без, җирле органнар вәкилләре, авылдагы хуҗалыклар эшенә катнашмыйбыз. Ләкин закон нигезендә бөтен мөмкинлекләрне кулланып ярдәм итәргә тырышачакбыз. Колхозны бетерергә, банкротка чыгарырга дигән исәбебез юк. Акча биреләчәк. Тик колхозның банк счетлары һәрвакыт ачык булырга, биреләчәк акчалар тиз арада алынырга тиеш. Губернатор авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне үстерүгә бик зур әһәмият бирә. Сез Рафаэль Нигматуллинны җитәкче итеп сайладыгыз. Хәзер бергәләшеп эшләргә генә кирәк.

1-DSC_0060

1-DSC_0067

1-DSC_0070

* * *

Җыелыш узды. Әлегә колхоз сакланып калды. Район башлыгы урынбасары Минәхсән Сагиров үз чыгышында колхозда реформа ясап, башкача идарә итүгә күчү һәм күмәк хуҗалык милкенең язмышын октябрь аена кадәр хәл итүгә басым ясады.Моннан соң шомлылык һәм колхоз язмышы өчен борчылу артты кебек.  Ә район вәкилләре җыелышы рәисе Фаил Шаймарданов чыгышыннан соң халыкта киләчәккә өмет тугандай булды.

 Бу чираттагы гади җыелыш кына түгел. Монда колхозның, авылның язмышы хәл ителде.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1938

Один комментарий

  1. М. Сагиров, колхозның исемен алыштыргач, хуҗалык алга китә диеп эйтә. Ярдәм турында бер сүзе юк. Мондый киңәшләр бирүчеләр артыннан барсаң, колхозсыз да, җирсез дә калып, авыл халкы бөтенләй юкка чыга.