Елховка районының Тупли авылында волейбол буенча ветераннар матчы үткәрелде
Биредә волейбол уены үткән гасырның 70нче елларыннан бирле бик популяр. “Без яшь чакта мәктәп укучылары да, авыл яшьләре дә буш вакытларын спорт залында үткәрергә тырышалар иде. Спортның баскетбол, волейбол, чаңгы, штанга күтәрү, бокс кебек төрләре белән шөгыльләнеп, безнең авыл егетләре чыныгып үстеләр”, — дип сөйли шушы авылда туып үскән Әнәс Мингалиев.
…Еллар үткән, ә туплилыларның күңелендә волейболга карата мәхәббәт һаман сүнмәгән, һаман да яши икән. Бәлки команда уенын уйнап үскәнгә күрә Тупли егетләре Самарада да бер команда булып яшиләрдер? Әнә, “Волгопродмонтаж” оешмасын гына алыгыз. Бу оешманың җитәкчелегендә генә дә өч Тупли егете — Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар, Таһир Әбүзәров. Ә гади хезмәткәрләр арасында алар күпме?
Җитмешенче елларда авылның спорт инструкторы һәм тренеры булып эшләгән Әхтәм Ногманов авылда һәм Самарада яшәүче туплилылар арасында матч оештыру тәкъдиме белән чыккач, бу идеяне барысы да күтәреп алганнар һәм билгеләнгән вакытка авылга кайтып та төшкәннәр. Таһир Әбүзәров үз командасына Тәлгать Хуҗин, Нурислам Шәрапов, Исмәгыйль Хәкимов, Мидхәт Шәрапов һәм Нәҗип Хәкимов кебек әле дә спорт белән тату яшәүче егетләрне сайлады. Ә авыл командасы өчен Исмәгыйль Латыйпов, Рәшит Насыйров, Нәҗип Җәләлетдинов, Румия Исмәгыйлева, Ришат Идрисов һәм Ринат Шәрапов уйнадылар.
Уен бик кызу башланды. Туп артыннан егетләр кебек йөгергән ирләрнең һәрберсенә 50дән өстә, дип кем дә әйтә алмас иде. Шундый гайрәт, азарт белән уйнасалар да, судья Әгъзам Исмәгыйлевка кайберләрен алмаштырырга туры килде. Нәтиҗәдә җирле команда оттырды, ә самаралылар 3:2 исәбе белән җиңеп чыкты. Авыл командасы егетләре җиңелү белән килешмичә, өстәмә матч-реванш уйнарга сорадылар. Ахыргы уенда исәп тигезләште, һәм шулай итеп дуслык җиңде.
Уен тәмамлангач, Тәлгать Хуҗин “Волгопродмонтаж” оешмасыннан, ә Рифкать Хуҗин өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 25 еллык юбилее уңаеннан һәр уенчыга истәлекле бүләкләр, ә уен залын арендага биреп торган өчен мәктәпкә өч туп тапшырдылар. Чараны оештыручы Әхтәм Ногмановка да волейбол тубы бүләк ителде. Ахырда көндәшләр чәй өстәле тирәли утырып яшьлек истәлекләрен яңартканда гел шулай очрашып торырга, авыл эшләрендә катнашырга, сәламәт тормыш рәвешен пропагандаларга һәм шушы залда волейбол гына түгел, башка спорт уеннары ярышларын да үткәреп торырга сүз куештылар.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.
Бу темага:
Товарищеский матч среди команд ветеранов по волейболу с.Теплый Стан (ФОТОРЕПОРТАЖ Аняса Мингалиева)
В селе Теплый Стан состоялся товарищеский матч среди мужских команд — ветеранов по волейболу
Просмотров: 1698