Үткән сишәмбедә өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды
Бу көнне Халыклар дуслыгы йортына бөтен татар оешмаларының җитәкчеләре һәм активистлар килгән иде. Көн тәртибендә — 14 июньдә Шенталы районының Татар Әбдекие авылында уздырылачак икенче өлкә авыллары Сабан туена һәм 21 июньдә Гагарин паркында уздырылачак 26нчы өлкә Сабан туена әзерлек эшләре мәсьәләләре генә торса да, хәл ителергә тиешле эшләр байтак булып чыкты.
“Бердәмлек” газетасының җаваплы секретаре Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллинаны 75 еллык юбилее белән котлау утырышның иң күркәм мизгеле булгандыр, мөгаен. Бу тантананы өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм аның директоры Шамил Галимов оештырганнар. Башка татар оешмалары җитәкчеләре дә залга чәчәкләр күтәреп керделәр, ә өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе консультанты Вера Алексеева губернаторның Почет грамотасын һәм кыйммәтле бүләген алып килгән.
Зәйнәп апага тапшырылган Мактау грамотасында: “Этник журналистиканы, татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү эшенә керткән зур өлеше өчен”, дип язылган иде. Вера Иванова Зәйнәп апага матур сүзләр әйтеп бүләкләрен биргәч, “Туган тел” һәм шәһәр автономиясе җитәкчеләре дә букетларын һәм бүләкләрен тапшырып, татар җәмгыятенә күп еллар хезмәт итүе өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Татар оешмалары, татар матбугат чаралары арасында көндәшлек, каршылыклар бар, дип күпме генә сөйләсәләр дә, авыр вакытларда алар бер-берсенә гел булышалар. Котлау шау-шуы тынгач, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин сүз алып, “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевка рәхмәтләрен җиткерде. Почта тарифлары кискен рәвештә күтәрелгәч, әбүнәчеләребезнең чыгымнарын киметү өчен Фәхретдин әфәнде “Бердәмлек”кә беренче булып 100 мең сум акча күчергән дә инде. Шундый милли җанлы байларыбыз күбрәк булса, кечкенә генә пенсиягә яшәүче апа-абыйларыбыз газета уку бәхетеннән мәхрүм булмаслар иде.
Утырышның төп мәсьәләсенә — Самара Сабан туен оештыру эшенә күчкәч, үткән еллар тәҗрибәсе җентекләп тикшерелде. Мәсәлән, былтыр футбол кырына урнаштырылган икенче сәхнәнең урыны бик үк уңышлы булып чыкмады. Бәлки, ул бөтенләй кирәкмидер дә. Быел көрәш мәйданы күл өстендәге сәхнәдә булачак, дигән уртак фикер бар. Ә менә концерт программасын кайда сыйдырып бетерергә – әлегә билгесез.
Үткән елгы Сабантуйның иң матур күренеше — гармунлы “пятачок”лар да халыкка бик ошаган иде. Быел аларны күбрәк ясарга кирәк, дигән уй туды, Казан артистларын чакыру буенча да төрле сүз булды. Шуңа күрә бу мәсьәлә киләсе утырышта да тикшереләчәк әле.
Ә Татар Әбдекие Сабан туена килгәндә, проблемалар булмаска тиеш. Аны оештыруны авылдашлары Хәбил Бикташев үз өстенә алып, менә дигән Сабантуй күрсәтер әле. Татар Әбдекие Сабан туе буенча сораулар булмады диярлек.
Шулай ук 15 апрельгә билгеләнгән татар җәмгыятьләре лидерларының губернатор Николай Меркушкин белән очрашуы, Кырым татарларына теләктәшлек белдереп мөрәҗәгать язу, өлкә матбугат чаралары өчен пресс-конференция оештыру, Мәдәният елы уңаеннан үткәрелергә тиешле чаралар турында да фикер алышу булды.
Сәлимә ИШМӨХӘММӘТОВА.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәте.
Бу темага:
Состоялось расширенное заседание исполкома Самарской областной татарской национально-культурной автономии
Просмотров: 1524