Өметебезне өзмик

Бердэмлек“Россия почтасы” басма матбугат чараларын тарату өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннән соң,  газета-журналларга язылу ничек булыр, халык безне читкә какмасмы, ярдәм кулын сузармы дип көтеп тормадык,  мөхтәрәм газета укучыларыбыздан фикерләрен сорап карарга булдык.

МияссароваПохвистнево районы, Мәчәләй авылының тугызъллык мәктәбе татар теле укытучысы Зөләйха МИЯССӘРОВА:  “Басма матбугат чараларына  бәяләрнең шулай кинәт күтәрелүе искитәрлек хәл түгел. Чөнки олы яшьтәге кешеләрне инде бернәрсә белән дә шакаттыра алмыйлар. Пенсияләрне бераз күтәреп куялар да, бөтен хезмәт күрсәтүләргә дә, кибеттә сатыла торган әйберләргә дә хакларны арттыралар.

Башка газета-журналлар реклама исәбенә рәхәтләнеп яшәп ятканда бәяләр күтәрелү аларга бик зур зыян китерми торгандыр. Ә менә милли матбугатка авырга туры киләчәк. Чөнки ул реклама белән дә акча җыя алмый, хөкүмәттән дә ярдәм юк, татар байлары да гел-гел ярдәм итеп тора алмый. Без, авыл кешеләре, 24 ел буе үзебезнең газетаны укып гыйбрәт алабыз, сорауларыбызга җавап табабыз, газета аша котлашабыз. Ә кечкенә хезмәт хакы алып эшләгән авыл кешесе яки пенсионер шушы хәтле кыйммәт бәягә яздырып ала алырмы икән соң?!  Ә язылмасак, газета чыкмаска да мөмкин. Бу татар милләтенең тамырына балта белән чабуга тиң”.

рамиль каримовКамышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Абдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ: “Ярат­­кан газетабызга язылу бәясенең күтәрелүе бик аянычлы хәл. Күптән түгел генә авылыбызда булып узган җыелышта  шул турыда сөйләшү дә булган иде. Без “Бердәмлек”нең бәясе күтәрелүгә карамастан, аңа барыбер язылачакбыз, дигән карарга килдек.

“Бердәмлек” газета­сы нәшер ителә башлаганнан бирле безнең авыл хал­кы аңа языла иде һәм киләчәктә дә язылачак.

Мил­ли ихтыяҗларыбызны, тарихыбызны яктыртучы газетабызны һич кенә дә югалтырга ярамый, югалган әйберне табуы бик кыен булачак, моны без яхшы аңларга тиеш.  Газетабызны күз карасыдай сакларга һәм  якларга кирәк, дип уйлыйм. Бәлки, Аллаһының рәхмәте белән татар җанлы бәндә килеп чыгып, газетага ярдәм итеп тормасмы әле. Өметебезне өзмик, кулыбыздан килгәнне эшлик, туганнар”.

 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1643

Комментирование запрещено