13 апрельдә Самарда икенче тапкыр татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесе узды. Аны “Ипозембанк” җаваплылыгы чикләнгән оешманың матди ярдәме белән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырды.
Чараның максаты – милләттәшләребездә татар шигъриятенә кызыксыну, туган телебезгә мәхәббәт уяту, хөрмәт хисләре тәрбияләү, сәләтлеләрне табу һәм тамашачы хозурына чыгару.
Әлеге чарага күренекле татар шагыйре, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин да килгән иде. Бәйге башланганчы Роберт әфәнде төбәгебезнең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашуда сүз милли сәясәт һәм шигърият турында барды. Алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышу булды.
Татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесен “Туган тел” оешмасы әгъзалары – чараны үткәрүгә күп көч салган Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар алып бардылар. Тамашачы залына шигърияткә битараф булмаган төрле чор кешеләре һәм төрле һөнәр ияләре җыелган иде.
Бәйгедә, яшь буенча дүрт төркемгә бүленеп, 44 конкурсант катнашты. Һәммәсе дә сәнгатьле укуга бөтен осталыкларын куеп, интонация, паузалар белән сөйләргә тырышты. Кемнәрдер татар әдәбияты классикларының иҗат җимешләрен башкарса, кайсылары үзләре язган әсәрләрен дә яңгыратты.
Әлеге чара кысаларында тамашачылар каршында Казан шәһәреннән килгән кунак — Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин да чыгыш ясады, әлбәттә. Ул үзенең шигырьләрен укыды.
Бәйгедә катнашучыларның осталыкларын жюри әгъзалары — күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә татар “Бердәмлек” һәм “Сәлам” газеталарының хезмәткәрләре Эльмира Шәвәлиева һәм Фәрит Шириязданов, «Самар татарлары» мәгълүмат порталы редакторы Римма Нуретдинова бәяләделәр.
Ниһаять, бәйгедә җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.
Кечкенәләр төркемендәге беренче урын 6 яшьлек Нүрия Хөснелгатинага бирелде. Ул “Минем бабам — гармунчы” шигырен бик үтемле итеп сөйләп, залны әсир итте. Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары Ильмаз Гарипов (укытучысы - Галия Тупасова) - икенче урынга, Рената Турсунова (укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) өченче урынга лаек булдылар.
Ун-унөч яшьтәге балалар төркемендә “Яктылык” мәктәбе укучысы Юлия Закирова (укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) җиңеп чыкты. Камышлы авылы мәктәбе укучысы Линар Раянов (укытучысы — Тамара Хисмәтова) Роберт Миңнуллинның «Туган телемә» һәм «Яктылык» мәктәбе укучысы Гүзәлия Шәкүрова (укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) Гөлшат Зәйнәшеваның «Җиңү бәйрәме — изге бәйрәм» шигырьләре белән икенче-өченче урыннарны алдылар.
14-17 яшьтәге башкаручылар арасында Камышлы авылы мәктәбе укучысы Роза Абсаттарова (укытучысы — Гөлчәчәк Гарипова) Наҗар Нәҗминең «Татар теле» дигән шигыре белән беренчелекне яулады. Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары Лилия Шәйхетдинова - Зыя Ярмәкинең “Юкәле тау” һәм Алисә Бәдретдинова (укытучылары — Әлфия Баһаутдинова) Габдулла Тукайның “Китап” шигырьләре белән икенче-өченче урыннарга чыктылар.
Олы яшьтәге шигырь сөйләүчеләр арасында Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Яңа Усман авылында гомер кичерүче Илһамия Гарипова үзе иҗат иткән «Улыма хат» шигыре белән тамашачыны тирән дулкынландырды һәм беренчелекне яулады. Аның кызы — Гөлназ Биксалиева Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре белән икенче урынны алды. Ә өченче урынга Айсылу Мустакаева Роберт Миңнуллинның “Белмим мин үзем генә” шигыре белән чыкты.
«Яктылык» мәктәбе укучысы Илмира Мәҗитованың чыгышы (укытучысы — Фәния Гыйләҗева) югары бәягә лаек, үзе Гран-при иясе булды. Иң зур приз – киң экранлы телевизор да аңа хаклы рәвештә тапшырылды.
Бәйрәмне оештыручылар һәм жюри әгъзалары җиңүчеләрне тәбрикләп, барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Шигырь бәйрәмендә катнашучы бер генә кеше дә игътибардан читтә калмады, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Римма НУРЕТДИНОВА.
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
Просмотров: 2645
Бәйгедә 52 кеше чыгыш ясады, шуның 10 сы төркем буларак та, 3 шигырь укыды.
Бу чын мәгънәсендә өлкә күләмендәге татар Шигърияте бәйрәме булды! Укучыларның бу бәйгедә үзләренең бик теләп катнашуы да бәйрәмгә нур өсти. Димәк, «Яктылык» мәктәбе коллективы заяга эшләми дигән сүз бит бу. Самарада яшәүче татар балаларының ата-аналарына һәм әби-бабайларына да шундый төр кичәләр үрнәк булсын иде. Шәһәрдә яшәүче һәм безнең мәктәптә укучы балаларның татарча матур итеп шигырьләр сөйләве — безнең эшебезнең җимеше ул, диясем килә минем. Афәрин, укучыларыбыз!
Нинди матур безнен туган телебез.Татар телебезне белгян, яраткан балалар, аларнын ана- аталары,укытучылары нинди бяхетле.Аларга яман чир-яняседя безгя татар теле кирякми — беркайчанда ябышмый. Барыбызда шундый бяхетле булсак иде.Ряхмят бу бяйрямне оештыручыларга.
Маша Аллах Изида Дамировна, так хорошо получилась на фото.Такой кадр шикарный!!!!