Серле татар шигърияте дөньясына сәяхәт (ФОТОРЕПОРТАЖ)

IMG_349213 апрельдә  Самарда  икенче тапкыр татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесе узды.  Аны  “Ипозембанк” җаваплылыгы чикләнгән оешманың матди ярдәме белән өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте оештырды.

Чараның максаты – милләттәшләребездә татар шигъриятенә кызыксыну, туган телебезгә мәхәббәт уяту, хөрмәт хисләре тәрбияләү, сәләтлеләрне табу һәм тамашачы хозурына чыгару.

Әлеге чарага күренекле татар шагыйре, сәясәтче, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин да килгән иде. Бәйге башланганчы Роберт әфәнде төбәгебезнең милли-мәдәни тормышында кайнаучы татар активистлары белән аралашты, аларның сорауларына җаваплар бирде. Очрашуда сүз милли сәясәт һәм шигърият турында барды. Алга таба хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышу булды.

IMG_3308IMG_3309IMG_3310

IMG_3317

IMG_3320 копия

IMG_3323

IMG_3324

IMG_3325

IMG_3327

IMG_3328

IMG_3332

IMG_3333

IMG_3337

IMG_3340

IMG_3344

IMG_3348

IMG_3349

IMG_3354

IMG_3358

IMG_3361

IMG_3362

IMG_3372

IMG_3374

Татар шигырьләрен сәнгатьле итеп башкаручылар бәйгесен  “Туган тел” оешмасы әгъзалары – чараны үткәрүгә күп көч салган Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар алып бардылар.  Тамашачы залына шигърияткә битараф булмаган төрле чор кешеләре һәм төрле һөнәр ияләре җыелган иде.

IMG_3376

IMG_3380

IMG_3382

IMG_3385

IMG_3388

IMG_3392

Бәйгедә, яшь буенча дүрт төркемгә бүленеп, 44 конкурсант катнашты.  Һәммәсе дә сәнгатьле укуга бөтен осталыкларын куеп, интонация, паузалар белән сөйләргә тырышты. Кемнәрдер татар әдәбияты классикларының иҗат җимешләрен башкарса, кайсылары үзләре язган әсәрләрен дә яңгыратты.

IMG_3398

IMG_3401

IMG_3402

IMG_3405

IMG_3409

IMG_3411

IMG_3420

IMG_3421

IMG_3424

IMG_3427

IMG_3428

IMG_3434

IMG_3452

IMG_3456

IMG_3474

Әлеге чара кысаларында тамашачылар каршында Казан шәһәреннән килгән кунак — Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин да чыгыш ясады, әлбәттә. Ул үзенең шигырьләрен укыды.

DSC_0932

DSC_0937

Бәйгедә катнашучыларның осталыкларын жюри әгъзалары — күренекле татар шагыйре Роберт Миңнуллин, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә татар “Бердәмлек” һәм “Сәлам” газеталарының хезмәткәрләре Эльмира Шәвәлиева һәм Фәрит Шириязданов, «Самар татарлары» мәгълүмат порталы редакторы Римма Нуретдинова бәяләделәр.

IMG_3414

IMG_3417

IMG_3478

DSC_0931

Ниһаять, бәйгедә җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.
Кечкенәләр төркемендәге беренче урын 6 яшьлек Нүрия Хөснелгатинага бирелде. Ул  “Минем бабам — гармунчы” шигырен бик үтемле итеп сөйләп, залны әсир итте. Самар шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары Ильмаз Гарипов (укытучысы  - Галия Тупасова) - икенче урынга, Рената Турсунова (укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) өченче урынга лаек булдылар.

Ун-унөч яшьтәге балалар төркемендә “Яктылык” мәктәбе укучысы Юлия   Закирова (укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) җиңеп чыкты. Камышлы авылы мәктәбе укучысы Линар Раянов (укытучысы — Тамара Хисмәтова) Роберт Миңнуллинның «Туган телемә» һәм «Яктылык» мәктәбе укучысы Гүзәлия  Шәкүрова (укытучысы — Нурзидә Фәйзуллина) Гөлшат Зәйнәшеваның «Җиңү бәйрәме — изге бәйрәм» шигырьләре белән икенче-өченче урыннарны алдылар.

14-17 яшьтәге башкаручылар арасында Камышлы авылы мәктәбе укучысы Роза Абсаттарова (укытучысы — Гөлчәчәк Гарипова) Наҗар  Нәҗминең «Татар теле» дигән шигыре белән беренчелекне яулады. Иске Ярмәк авылы мәктәбе укучылары Лилия Шәйхетдинова - Зыя Ярмәкинең “Юкәле тау” һәм Алисә Бәдретдинова  (укытучылары — Әлфия Баһаутдинова) Габдулла Тукайның “Китап” шигырьләре белән икенче-өченче урыннарга чыктылар.

Олы яшьтәге шигырь сөйләүчеләр арасында Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Яңа Усман авылында гомер кичерүче Илһамия Гарипова үзе иҗат иткән «Улыма хат» шигыре белән тамашачыны тирән дулкынландырды һәм беренчелекне яулады. Аның кызы — Гөлназ Биксалиева Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигыре белән икенче урынны алды. Ә өченче урынга Айсылу Мустакаева  Роберт Миңнуллинның  “Белмим мин үзем генә” шигыре белән чыкты.

«Яктылык» мәктәбе укучысы Илмира Мәҗитованың чыгышы (укытучысы — Фәния Гыйләҗева) югары бәягә лаек, үзе Гран-при иясе булды. Иң зур приз – киң экранлы телевизор да  аңа хаклы рәвештә тапшырылды.

IMG_3492

IMG_3496

IMG_3499

IMG_3502

IMG_3504

IMG_3523 (1)

Бәйрәмне оештыручылар һәм жюри әгъзалары җиңүчеләрне тәбрикләп, барлык катнашучыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Шигырь бәйрәмендә катнашучы бер генә кеше дә игътибардан читтә калмады, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 2639

4 комментариев

  1. Бәйгедә 52 кеше чыгыш ясады, шуның 10 сы төркем буларак та, 3 шигырь укыды.

  2. Бу чын мәгънәсендә өлкә күләмендәге татар Шигърияте бәйрәме булды! Укучыларның бу бәйгедә үзләренең бик теләп катнашуы да бәйрәмгә нур өсти. Димәк, «Яктылык» мәктәбе коллективы заяга эшләми дигән сүз бит бу. Самарада яшәүче татар балаларының ата-аналарына һәм әби-бабайларына да шундый төр кичәләр үрнәк булсын иде. Шәһәрдә яшәүче һәм безнең мәктәптә укучы балаларның татарча матур итеп шигырьләр сөйләве — безнең эшебезнең җимеше ул, диясем килә минем. Афәрин, укучыларыбыз!

  3. Нинди матур безнен туган телебез.Татар телебезне белгян, яраткан балалар, аларнын ана- аталары,укытучылары нинди бяхетле.Аларга яман чир-яняседя безгя татар теле кирякми — беркайчанда ябышмый. Барыбызда шундый бяхетле булсак иде.Ряхмят бу бяйрямне оештыручыларга.

  4. Маша Аллах Изида Дамировна, так хорошо получилась на фото.Такой кадр шикарный!!!!