Яктылыкка, яхшылыкка илтүче илаһи көч

мэчет аксакалларыЧелно-Вершины районындагы Шламка авылы мәчете олы юл читендә урнашкан. Шул якларга барып чыккач, Аллаһы йорты яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйча, өйлә намазына җыелган ак бабайлар белән аралашасым килде.

Биредә имамлык итүче Сабирҗан Сәлимҗан улы АЛИЕВ белән сөйләшүне сезгә дә тәкъдим итәргә булдым.

- Мәчетебез 2004 елда төзелде. Ул вакытта Челно-Вершины муниципаль районы хакимияте җитәкчесе булып Иван Матвеевич Евдокимов эшли иде. Нәкъ менә ул безгә бик күп ярдәм итте. Югыйсә, халыктан җыелган акчага гына мәчетне төзеп бетерә алмас идек.

Харис Хәйруллин, Ильяс Сөбханколов абзыйлар башлап йөрүчеләрдән булдылар. Хәзерге көндә минем белән бергә мәчетебездә Гомәр Шаһиәхмәт улы Гайнуллин мәзинлек итә.

Аллаһыга шөкер, мәчет ишегебез ябылып торганы юк.

Мәчетебез олы юл читендә урнашкан булу сәбәпле, бирегә еш кына мөсафирлар да кереп, намаз укып, садака биреп чыгалар. Ураза, Корбан гаетләре көннәрендә читтә яшәүче балаларыбыз да кунакка кайтып, рәхәтләнеп бәйрәмдә катнашып, намазлар укып, туган-тумачаларының каберләрен зиярәт кылып китәләр. Ә авыл зиратын без гел тәртиптә тотабыз. Шуңа да авыл һәркемне үзенә тартып тора. Кайбер авылдашларыбыз шәһәрдә эшләп, лаеклы ялга чыккач, бирегә кайтып урнашу һәм ислам динебез кушканча яшәү турында хыялланалар.

Менә шундый матур сүзләр ишеттем мин Сабирҗан хәзрәт авызыннан.

Ә Шламка тарихына килгәндә, ул кайчандыр рус авылы булган. Колхозлар гөрләп эшләп торган чорда биредә зур терлекчелек фермасы эшләп торган, басуларда мул уңыш үстергәннәр. Нәкъ шул вакытта эшче куллар кирәк булгач, колхоз төзегән фатирларга илебезнең төрле почмак-ларыннан яшь татар гаиләләре килеп урнашкан да инде. Сабирҗан ага үзе дә — шундый кешеләрнең берсе. Ул гомере буе механизатор булып эшләп, кырларда икмәк үстергән. Тырыш хезмәте өчен Ленин ордены белән бүләкләнгән. Күптән түгел аңа “Челно-Вершины районының Мактаулы кешесе” дигән югары исем дә бирелгән.

Шламкада төрле милләт вәкилләре яшәсә дә, алар һәрчак мәчеткә килеп, хәер бирәләр, тәравих әйткән чакларда үзләренә ләззәт алалар икән.

Төрле милләт халкы яшәгән авылда мәчет төзелеп, аның манарасыннан яңгыраган азан тавышын ишетү без, татарлар, өчен бик зур бәхет бит инде. Дин яктылыкка, яхшылыкка илтә, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1282

Комментирование запрещено