Денис авылына җитәрәк берничә чакрым калгач, юл буенда чардуган белән әйләндереп алынган бер каберлек бар. Аның кырыенда янәшә ике зифа каен үсеп утыра. Алар бар җиһанга ниндидер сер сөйләргә теләгән кебек әкрен генә җилдә чайкалалар…
Бу урында кайчандыр түгәрәк күл булган. Күп еллар элек биредә узган әрнүле вакыйгадан соң, аның суы кипкән, диләр. Тигез җирдәге каберлек урыны күзгә күренеп биегәя, тауга әйләнә бара. Ә тау янындагы чишмәне изге Җиһангир чишмәсе дип атыйлар. Читать полностью