Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров чакыруы буенча, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең тантаналы җыелышында катнашты, чара Россиянең бу оешмага керүенә 60 ел тулуга багышланган иде.

1954 елның 21 апрелендә СССР ЮНЕСКОга керде. 1991 елның декабреннән Россия бу оешмада. Россиянең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек юнәлешләрен, 1992 елның августында оештырылган ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе билгели. ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең рәисе вазифаларын Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров башкара.

Бүген тантаналы җыелышны ачып, Сергей Лавров Мәскәүгә юбилей чарасына килгән ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованы, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе вәкилләрен сәламләде. “Безнең өчен быелгы юбилей – ЮНЕСКО максатлары һәм принциплары буенча эшләүне раслау өчен чираттагы мөмкинлек. Безнең ил – бу Оешманың иң актив әгъзаларының берсе – аның линиясе буенча гамәлгә ашырылучы проектларда катнаша”, — диде ул.

Сергей Лавров сүзләренчә: “Бүген Россиядә мәгариф, фән, мәдәният һәм коммуникацияләрнең үсешен ЮНЕСКО катнашыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Нәкъ шулай ук Россиядән башка Оешманың күп проектларын гамәлгә ашыруны күз алдына китерү мөмкин түгел”.

Ул шулай ук быел март аенда РФ Хөкүмәте ЮНЕСКОның мөһим консультатив органнарының берсе — мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм реставрацияләү буенча Халыкара тикшерү үзәгендә (ICCROM) Россиянең әгъза булып торуын яңарту турында карар кабул итте,- дип хәбәр итте.

intertat.ru

Просмотров: 806

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>