“Татар кухнясы” иң беренче булды

“Татар кухнясы”ның уңган-булган хуҗабикәсе Разия ӘЮПОВА.

“Татар кухнясы”ның уңган-булган хуҗабикәсе Разия ӘЮПОВА.

Бу артык зур булмаган, ләкин зәвыклы итеп бизәлгән ашханә бүлмәсе Самараның Гагарин проспектындагы күпкатлы кызыл кирпечтән төзелгән йортларның берсендә урнашкан. Ерак та түгел метроның Гагарин станциясе тукталышы. Урамның ике ягыннан да халык агыла да агыла гына. Шуннан үтеп баручы һәркем “Татарская кухня” дип язылган элмә тактага игътибар итмичә калмый. Менә кайда икән ул бөтен Самарага билгеле (Самарага гына микән? Казанга да, Идел буендагы башка зур шәһәрләргә дә исеме таралган) милләттәшебез Разия Газимҗан кызы Әюпованың милли татар ашханәсе.

Мин Самарада беренчеләрдән булып шәхси кибетемне ачып, 1993 елдан башлап үзем пешергән милли ризыкларны – өчпочмакларны, гөбәдия-пәрәмәчләрне, чәкчәк- бавырсакларны, нәзек итеп киселгән токмачларны, хәләл итләрне халыкка тәкъдим итә башладым. Ә инде биш елдан соң – 1998 елда менә шушы “Татар кухнясы”н ачып җибәрдем. Ә моңа кадәр шәһәребездә “Мөселман кухнясы” дип аталган ингуш милләтеннән булган Мөхәммәт Альбековның кафесы гына бар иде.

Ул чакта бик тә актив эш алып барган “Азатлык” татар яшьләре оешмасы әгъзалары Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовлар тәкъдиме белән ашханәбезне “Татар кухнясы” дип атарга булдык. Соңрак хакимиятнең кайбер “акыллы башлары”: “Бу исемне алыштырыгыз, югыйсә эшли алмыйсыз”, – дип тә куркыткаладылар. Тик без бернигә дә карамыйча, үз сүзебездә кала бирдек. Ашханәбез хәзер дә элеккечә “Татар кухнясы” исемен йөртә, - дип искә төшерә Разия ханым.

“Азатлык” яшьләре белән бергә Самарада татар аш-ханәсен ачуга бик ныклап әзерләнәләр. Тантанага бик күп кунаклар – өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, “Азатлык” яшьләр оешмасы әгъзалары чакырыла. Ә табынның башында иң мөхтәрәм шәхесләр – мөфти Вагыйз хәзрәт һәм Асия абыстай Яруллиннар утыра. Нәкъ менә алар татар ашханәсенең ишекләрен Коръән аятьләре укып, ачып җибәрәләр дә инде.

Кечкенә генә бу ашханә бүлмәсе шушы елларда үзендә кемнәрне генә, татарның нинди генә асыл затларын, олуг шәхесләрен кабул итмәде икән?! Халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакиров та үз моңнарын шушы кафеда яңгыратып киткән. Мөхтәрәм кунаклар арасында Зилә Сөнгатуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Георгий Ибушев, Нәфкать Нигъмәтуллин, ИлСаф, Рөстәм Закиров, Фердинанд Фәтхи, Фердинанд Сәлахов, Рөстәм Асаев кебек җырчылар да, Равил Фәйзуллин, Җәүдәт Дәрҗеман кебек шагыйрьләр дә, журналистлар да, Индус Таһиров кебек җәмәгать эшлеклеләре дә булган. Аларның күпчелеге мактаулы кунаклар кенәгәсендә Разия ханымның татар ашханәсе, биредәге кунакчыллык турында үзләренең фикерләрен язып калдырганнар.

Менә шуларның кайберләре генә:

“Разия апа! Бер татар кызы иргә барган. Татарча токмач кисә белми икән, кунаклар чакыргач, аптыраганнан умач уган, ә ул бик тә эре булып чыккан. Ире кеше алдында оятлы булмас өчен яшь хатынын мактап:

- Их, хатын, умачың бигрәк шәп чыккан бит, – ди икән.

Ә киленбикә бу сүзгә каршы:

- Әй, җанкаем, әле анда тагын мондыйлары да бар, – дип йодрыгын күрсәткән, имеш.

Ә сезнең, Разия ханым, барлык ризыкларыгыз да бик тәмле, күз генә тимәсен. Исәнлек сезгә. Шәп яшәгез!

 Хөрмәт белән Зилә СӨНГАТУЛЛИНА.

Ноябрь 2002 ел”

                   *  *  *

“Без, Татарстанның халык артисты җырчы Зиннур Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге иҗат коллективы, ачык йөзегез, мул табыныгыз, киң күңелегез өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Разия ханым! Сезнең уңган-булган кулларыгыз алга таба да сый-нигъмәткә бай, йортыгызга кергән юлаучыларга, дусларыгызга, танышларыгызга тәмле ризыклар әзерләп авыз иттерсен иде.

Бай яшәгез, сәламәт булыгыз!

Нәфис сүз остасы

Аграфена Васильева.Декабрь, 2002 ел”.

Озак елларга сузылган озын тәнәфестән соң яңадан Самарага гастрольгә килгән Галиәсгар Камал исемендәге Татар Академия театрын шушы “Татар кафесы”нда кабул итү дә Разия ханым өчен гомергә истә калган бер вакыйга булып тора.

Ә инде өлкә һәм Самараның татар милли оешмалары белән бергәләп биредә үткәрелгән зыялылар: төбәгебезнең күренекле галимнәре – профессорлар, академиклар, фән докторлары белән очрашуларның әһәмиятен әйтеп тә бетерерлек түгел. Нәкъ шул табын артындагы сөйләшүләр төбәгебездә татар халкының тарихын һәм мәдәниятен торгызу буенча зур эшнең башы булгандыр да инде.

Самарада үткәрелгән күп чараларга – балалар фестивальләренә, Сөмбелә, Нәүрүз, Сабан туе кебек бәйрәмнәргә чит төбәкләрдән килүчеләрне каршы алу, тәмле ризыклар белән сыйлау Разия ханым һәм аның “Татар кухнясы” өчен бер матур  гадәткә әйләнгән һәм бу әле дә шулай дәвам итә.

Шундый кунакчыллык белән беррәттән Разия ханым Әюпова дини йолаларыбызны саклау буенча да зур эшләр башкара. Ураза, Корбан, Мәүлид бәйрәмнәрендә ашханәдә догалы изге мәҗлесләр уздырыла, яшь парларга никах укыла.

Кылган бу изге гамәлләрен дүрт яшендә әнисе үлеп, ятим калган һәм алты бала өстенә үги анадан тагын алты бала туган зур гаиләдә тәрбияләнгән Разия ханым бик гади итеп аңлата: “Әтием Газимҗан өйрәткәнчә, кешеләргә гел игелек кылып яшәргә тырышам”, – ди ул.

Ульян өлкәсенең Николаев районындагы Зур Чирекле авылында туып үскән Разия ханымның шәҗәрә җепләре борынгы муллалар нәселенә барып тоташкан. Әле 1775 елда ук аның бабасының бабасы Йосыф Мостафа улы Россия императоры указы белән Зур Чирекле авылының мөфтие итеп билгеләгәннән соң күп еллар үз акчасына салган мәчеттә имам булып тора.

1800 елдагы халык санын алу вакытында үзен Йосыпов фамилиясенә яздырган мөфтинең биш баласы да, әтиләре кебек үк, дин юлыннан китә. Разия ханымның бабасы Әсфәндияр дә, әтисе Газимҗан да авыл мәчетләренең берсендә  гомерләре буе имамлык итәләр.

Хәзерге көндә Разия ханым үзенең балаларын һәм оныкларын да, ата-бабалары кебек үк, ислам дине кагыйдәләре буенча тәрбияләргә тырышып яши.

Минем дингә ышануым Мәккәгә хаҗ кылып кайткан-нан соң тагын да ныгый төште, – дип сөйли Разия ханым.

Менә шундый ул Самарада халкыбыз асылын саклаучы, милләтебез горурлыгы булган, уңган – булган татар хатыннарының берсе – Разия Газимҗан кызы Әюпова. Аның моннан  егерме ел элек башлап җибәргән эше, унбиш ел буе милләттәшләребезгә хезмәт күрсәтүче, шәһәребездә беренчеләрдән булып ачылган татар ашханәсе динебезне күтәрүдә, борынгы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне саклауда, хәләл ризыкларыбызны пропагандалауда зур роль уйнаган һәм хәзерге көндә дә бу эшне дәвам итә.

Бүген чәкчәк пешерүне, токмач әзерләүне зур икмәк заводларында конвейерга куйдылар инде, күп кибетләрдә өчпочмаклар да, башка милли хәләл ризыклар да сатыла, шәһәребездә татар кафелары да бар.

- Тик безнең “Татар кухнясы” барыбер беренчеләрдән булды һәм шулай булып кала бирә. Башкалар бездән өйрәнделәр, үрнәк алдылар. Мин моңа бик шатмын, - ди Разия Газимҗан кызы Әюпова.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек».

23 июнь, 2013 ел.

Просмотров: 1713

Один комментарий

  1. Разия ханымга шәхсән үземнең һәм дистәләгән яшьләр исеменнән киң, юмарт күңеле өчен чиксез олуг рәхмәтләребезне белдерәсем килә.Чөнки безнең яшьләр, биредә бик күп, бик къп тапкырлар җыелдылар, очраштылар. 1998 елны Разия ханым үз хисабына 55 кешегә өстәл әзерләгән иде һәм без шунда — татар яшьләре онытаалмаслык Яңа ел кичәсе уздырган идек. 1999 елда Самара өлкәсе татар милли хәрәкәтенең 10 еллык юбилеен да шул кафеда билгелщдек. Еллар уза, хазер яңа буын татар яшьләре Разия апа кафесенда җыела күңел ача, үз тиңнәрен таба…
    Алдагы көннәрдә дә Разия апага исәнлек-саулык, тәмле сый-нигъмәткә бай, мул табыннар телим.