На майские праздники в гостиницах Казани не осталось свободных мест / Казан кунакханәләрендә май бәйрәмнәренә буш урыннар калмаган

0b13e7e7e4aa3c0174bba64e29bfd0ddКазань готовится к наплыву туристов. Все номера гостиниц города на период майских праздников забронированы, сообщают в пресс-службе Государственного комитета Республики Татарстан по туризму.

Казань стала самым популярным направлением на отдых на майские праздники среди туристов со всей России. На сегодняшний день гостиницы Казани на период с 1 по 9 мая забронированы почти на 100 процентов.

Наиболее востребованными достопримечательностями города по информации экспертов являются Кремль и улица Баумана. Для туристов в столице Татарстана созданы все условия для проживания и отдыха. Так, в период с 1 по 11 мая музеи переходят на продленный режим работы, а в первый день месяца состоится открытие туристического сезона острова-града Свияжск и древнего города Болгар.

«Мы призываем всех представителей объектов туристской инфраструктуры, сферы услуг усиленно подготовиться к приему туристов. Мы ждем гостей из регионов России, поэтому баланс цены и качества должен соблюдаться в сервисе, на объектах размещения, на туристических маршрутах, культурно-исторических объектах. Весь комплекс должен быть полностью готов к сезону, и мы должны удивить наших гостей качеством услуг», — отмечает председатель Государственного комитета РТ по туризму Сергей Иванов.

В эти дни в Национальном музее РТ запланирована выставка «Татарская золотая кладовая», где представлена уникальная коллекция татарских ювелирных украшений XVII-XIX веков. Казанский парк тропических бабочек пригласит полюбоваться тропическими красавицами, а также понаблюдать за экзотическими рептилиями – крокодилами, игуанами, скорпионами. Порадуют туристов новые экспозиции, представленные в музеях города.

Остров-град Свияжск переходит на летний режим: музеи будут работать с 9.00 до 18.00 без обеда и выходных. В музее истории Свияжска гости смогут увидеть новую интерактивную экспозицию, а для любителей атмосферы средневековья представлен «Ленивый торжок» – комплекс исторической реконструкции, где демонстрируют военные бои прошлых эпох. С открытием летнего сезона здесь появится новая гончарная мастерская, кузница, оружейная приобретет новый вид.

Древний город Болгар представит новую театрализованную экскурсионную программу «Все гости к нам», которая порадует и взрослых и детей. 3 мая здесь впервые пройдет I передвижной музыкально-музейный фестиваль. Ожившие музыкальные инструменты великих татарских композиторов и исполнителей представляет камерный оркестр «La Primavera». Туристов ждет сувенирная продукция, экспресс-питание с чаем, кофе, выпечкой и много других развлечений.

* * *

Казан туристлар агымына әзерләнә. Май бәйрәмнәре чорына шәһәр кунакханәләренең барлык номерлары броньга алынган, дип хәбәр итәләр Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Казан бөтен Россия туристлары арасында май бәйрәмнәрендә ял итү буенча иң популяр юнәлешләрнең берсе булды. Бүгенгә Казан кунакханәләре 1-9 нчы май чорына 100 процентка диярлек броньга алынган.

Экспертларның мәгълүматы буенча, ихтыяҗ иң зур булган истәлекле урыннар арасында — Кремль һәм Бауман урамы. 1-11 нче майда музейлар озайтылган эш режимына күчә, айның беренче көнендә Зөя утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәренең туризм сезоны ачылышы була.

“Без туризм инфраструктурасы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе объектларының барлык вәкилләрен туристларны кабул итүгә әзерләнергә өндибез. Без Россия төбәкләреннән кунаклар көтәбез, шуңа күрә бәяләрнең һәм сыйфатның балансы сервиста, урнашу объектларында, туризм маршрутларында, мәдәни-тарихи объектларда сакланырга тиеш. Барлык комплекс сезонга тулысынча әзер булырга тиеш, һәм без кунакларбызны хезмәтләрнең сыйфаты белән шаккаттырырга тиеш”, — дип билгели Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Бу көннәрдә ТР Милли музеенда “Татарстанның алтын хәзинәсе” күргәзмәсе планлаштырылган, анда XVII-XIX гасырга караган татар зәркән бизәнү әйберләренең уникаль коллекциясе тәкъдим ителә. Казанның тропик күбәләкләр паркы күбәләкләрне, экзотик сөйрәлүчеләрне күзәтергә чакырачак. Туристларны шәһәр музейларында тәкъдим ителгән яңа экспозицияләр дә куандырачак.

Зөя утрау-шәһәрчеге җәйге эш режимына күчә: музейлар төшке ашсыз һәм ял көннәрсез сәгать 9.00-18.00да эшләячәк. Зөя тарихы музеенда кунаклар яңа интерактив экспозицияне күрә алачак.

Борынгы Болгар шәһәре “Барлык кунаклар безгә” (“Все гости к нам”) театральләштерелгән яңа экскурсия программасын тәкъдим итәчәк. Монда 3 нче майда беренче тапкыр I күчмә музыкаль-музей фестивале узачак, “La Primavera” камера оркестры чыгыш ясаячак. Туристларны сувенир продукциясе, чәй, кофе, камыр ризыклары һәм башка күңел ачу чаралары көтә.

tatar-inform.ru

Просмотров: 1437

Один комментарий

  1. Казан бигрек те матурайды Универсиады дан сон. Рехим итегез))) Татар булып Казан да булмаган кеше — ул татармы ?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>