“Роза Сәбитованың кияве булудан Алла сакласын!” (Ди-джей Радик белән ӘҢГӘМӘ)

ди-джей“Беренче канал”да баручы “Давай поженимся!” тапшыруы 3 апрельдә татарларга багышланган иде. Димче Роза Сәбитованың кызы Ксениягә егет эзләделәр. Кандидатларның өчесе дә татар. Араларында Мәскәүдә яшәүче җырчы һәм ди-джей Радик та бар иде. Тапшыруда татарча җырлар яңгырады, табынга татар халык ашлары чыкты.

Кияүләрнең иң чибәре Радик булса да, Ксения башка егетне сайлады. Роза Сәбитова киявенең бәйрәмнәрдә дә эшли торган җырчы булуын теләми икән. Радиктан әлеге тапшырудан нинди хис-кичерешләр белән кайтуы турында сораштык.

— Радик, сине “Давай поженимся!” тапшыруында күреп, татарча җырлавыңны ишетеп, бик куандык. Анда, чыннан да, өйләнү максатыннан бардыңмы, әллә бу шоу өчен генә булдымы? 
—  Тапшыруда катнашып, хатынлыкка алырлык кыз табу уемда да юк иде. “Давай поженимся!” редакторлары үзләре минем белән элемтәгә кереп, “шоу”да катнашырга тәкъдим итте. Башта ризалашмадым, әмма алар мине тегеләй дә, болай да күндермәкче булды. Мин һәрвакыт пиар өстендә эшлим, “Беренче канал”да күренеп алу — көчле реклама булыр дип, тәвәккәлләдем.
 
— Роза Сәбитованың кызы Ксения хатын-кыз буларак ошыймы? 
—  Юк, ул бөтенләй минем типаж түгел. Моны редакторлар аның фотоларын җибәрүгә үк аңладым, тапшыруда күреп сөйләшкәннән соң, тагын бер кат инандым.
—  Русиянең иң данлыклы димче хатынының кияве буласың килми, алайса?
—  Алла сакласын! (көлә.) Ул теләсә кайсы егетне кыерсытыр кебек. Кызын шулкадәр күккә чөеп мактады, миңа шул ошамады.
—  Аннары ул, иң беренче чиратта, егетнең матди хәлен тикшерде. Анысы ачуыңны китердеме?
—  Әйе, акча турында сүзне күп куертты. Кызганыч, кайбер урыннарны кисеп атканнар, эфирга чыгармадылар.
— Тапшыруда бөтен нәрсә татар халкының гореф-гадәтләрен хәтерләтте. Роза өстәлгә бәлеш, кыстыбый, пәрәмәчләр куйган иде, татарча җырлар яңгырады. Бу мохиттә үзеңне уңайлы хис иттеңме?
— Редакторлар моннан цирк ясады инде. Әле миңа кәләш өчен калым түләү кебек нәрсә оештырырга кушканнар иде. Әмма моңа каршы төштем, башкалар алдында үз милләтемне көлкегә калдырасым килмәде. Без бит заманча халык. Шуңа да уртак фикергә килеп, Казаннан калфак алып килергә уйлаштык. Әмма ул эксклюзив бүләгемне бәяләүче генә булмады, тапшыру вакытында Роза аны башыннан салып, өстәлгә алып бәрде. Аннан моны көтмәгән идем. Бу “тамаша”ны да күрсәтмәделәр, кисеп атканнар. Шул чакта  әниемә тапшыру өчен махсус чәкчәк пешерткәнемә үкендем. Ул аны 5 сәгать әзерләде бит!
—  Тәмам кәефеңне кырганнар икән…
—  Мин бит яхшы әңгәмә корырга, матур чыгыш ясарга дип барган идем. Әмма… Роза шундук кызына нефтьче яки акча күп эшли торган шундыйрак һөнәрле кияү кирәген ассызыклап куйды. Арада күңелгә иң ятышлы кеше Лариса Гузеева булды.
— Василиса сине “кискен” дип атады. Үпкәләдеңме?
— Ул моны каян чыгып әйткәндер, белмим. Күрәсең, аны йолдызлар алдаган! Бу мине дә, дусларымны да таң калдырды. Мин бит, киресенчә, бик йомшак кеше.
 
— Синең белән таныштырганда: “Үзенең эгоистлыгы аркасында якыннары белән аралашмый”, — дигән сүзләр яңгырады. Моңны ничек аңларга?
 
— Анысы да редакторлар уйлап тапкан чираттагы саташу…
—  Ярты ел элек йөргән кызың белән аерылышуың хакында сөйләдең. Бу да уйдырма гынамы?
— Юк, монысы чынбарлыкка туры килә. Ул озак вакыт миңа комачаулап, поклонникларымны куркытып йөрде. Соңгы арада бераз тынычланды бугай.
—  Татарлыгың белән горурлануың әллә каян сизелә…
—  Бик горурланам һәм һәркем үз милләте белән горурланырга тиеш дип саныйм. Башка халыклар да безне хөрмәт итсен өчен уңышка ирешкән татарлар үзләрен күрсәтсен иде.
—  Татар кызына өйләнәчәксеңме?
— Әлбәттә, җаным шулай куша. Ходай насыйп итсә, хатыным, һичшиксез, татар булачак.
— Өйдә татарча аралашасызмы?
—  Татарча да, урысча да. Мәскәүдә яшәгәч, күбрәк урыс сүзләре ычкына.
—Әти-әниең кайсы якныкы?
— Әнием — Казанныкы, әтием Нижгар өлкәсенең Рыбушкино авылыннан.
 
— Күпләр сине Казан егете дип уйлый бит…
—  Чөнки мин анда еш булам. Казан — иң яраткан шәһәрем. Әйе, күпләр мине шунда туып-үскән, шунда яши дип уйлый.
P.S. Ди-джей Радик (Радик Яруллин) — Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар җырчысы. Мәскәүдә туган, Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясен тәмамлаган.
 
«Ирек мәйданы»

Просмотров: 1390

Один комментарий

  1. Розаның кызы ошамагач, ник барып йөрергә? Тапшыруда булган ваклыкларны кайтып сөйләп йөрү егетлек түгел инде. «Әйдә өйләнәбез» тапшыруы күптән бара, тапшыру алдан үк әзерләнелә. Анда үз ниятең белән барып булмаганы алдан үк мәглүм. Урысча әйткәндә, «в чужой монастырь своим уставом не ходят». Нинди тапшыруга баруыңны алдан белеп, кайтып гәйбәт тарату, бигрәк тә татарлар турында, матур хис калдырмый.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>