Рустам Минниханов встретился с президентом Турции / Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты белән очрашты

593d1cb3afc526c773e93be8ef50f373_LВстреча прошла в ходе визита президента Татарстана в Туркменистан.

Вчера в Ашхабаде глава Татарстана Рустам Минниханов встретился с президентом Турции Абдуллахом Гюлем. Стороны обсудили совместное сотрудничество. Турция занимает первое место по количеству совместных предприятий с иностранным участием в Татарстане. По словам Рустама Минниханова, руководство республики не останавливается в развитии отношений Турцией: 30 апреля делегация Татарстана посетит с бизнес-визитом Анталию, а в конце мая запланирован еще один визит в Турцию, сообщает пресс-служба главы республики.

- Мы будем общаться и приглашать наших турецких партнеров в Татарстан, — сказал президент Татарстана и выразил надежду, что турецкие компании будут активно участвовать в реализации новых масштабных проектов на территории республики – «Иннополис» и «Смарт Сити Казань».

Свидетельством динамичного развития культурных связей является, в частности, участие турецкой делегации в открытии года «Казань — культурная столица тюркского мира». Рустам Минниханов поблагодарил руководство Турецкой Республики за поддержку кандидатуры Казани при выборе столицы тюркского мира 2014 года.

Абдуллах Гюль выразил надежду, что ему удастся посетить церемонии открытия заводов «Шишеджам» и «Кастамону Энтегре». Он также согласился с тем, что наличие регулярного авиасообщения способствует развитию деловых отношений Татарстана и Турции.
«Мы всегда рады видеть вас в нашей стране, — обратился Абдуллах Гюль к Рустаму Минниханову. — Уверен, что и ближайший деловой визит в Анталию будет способствовать развитию наших отношений».

Стороны также обсудили вопрос интеграции в российское общество крымских татар. Абдуллах Гюль подчеркнул необходимость обеспечить для крымских татар возможности для сохранения их национальной идентичности.

Рустам Минниханов заверил Президента Турецкой Республики в том, что руководством Российской Федерации принимаются все необходимые меры и обеспечиваются соответствующие гарантии для крымских татар. Президент Татарстана сообщил, что со своей стороны он лично содействует выстраиванию конструктивного диалога между крымскими татарами и руководством Российской Федерации.

* * *

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга визиты кысаларында Төркия Республикасы Президенты Абдуллах Гюль белән очрашты. Ашхабадта узган бу очрашуда Төркия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек министры Мәхмәт Мәхди Экер, Төркия Президенты хакимиятенең генераль секретаре Мостафа Исән, Төркия чит илләр эшләре министры урынбасары Наҗи Кору, Төркия Республикасы парламенты әгъзасы Мостафа Капуҗу, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Без 2009 елда Казанга визитыгызны зур канәгатьләнү белән искә төшерәбез, ул безнең мөнәсәбәтләргә куәтле этәргеч булды», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Абдуллах Гюльгә.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия чит илләр катнашындагы уртак предприятиеләр буенча Татарстан Республикасында беренче урында тора. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә генә дә белдерелгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 млрд. доллар тәшкил итә, һәм күп кенә проектларга Абдуллах Гюльнең 2009 елда Казанга визитыннан соң нигез салынды.

Татарстан Республикасы Президенты Абдуллах Гюльгә хәбәр иткәнчә, кичә генә ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә, РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Чит илләр инвестицияләре буенча консультатив совет утырышында катнашучылар белән бергә, Төркия предприятеләрендә булган. Рөстәм Миңнеханов Абдуллах Гюльне яңа җитештерүләр ачылышына чакырды.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге Төркия белән мөнәсәбәтләр үсешендә бер урында таптанмый: 30 апрельдә Татарстан Республикасы делегациясе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Анталиягә бизнес-визит ясаячак, ә май азагында исә Төркиягә тагын бер визит планлаштырыла. «Без төрек партнерларыбыз белән аралашып торачакбыз һәм аларны Татарстанга чакырабыз», — диде Татарстан Президенты һәм Төркия компанияләре дә Татарстан Республикасы территориясендәге «Иннополис» һәм «Смарт Сити Казан» яңа масштаблы проектларын гамәлгә ашыруда актив катнашырлар, дип ышаныч белдерде.

Татарстан белән Төркия Республикасы арасындагы багланышлар үсешенә, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, федераль Хөкүмәт ярдәме дә зур этәргеч, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм Истамбул арасында тотрыклы һава юллары урнашты.

Мәдәни багланышларның динамик үсешенең тагын бер күренеше –Төркия делегациясенең “Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы” елын ачуда катнашуы. Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы җитәкчелегенә Казанны 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайлап алуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Абдуллах Гюль «Шишеҗам» һәм «Кастамону Энтегре» заводларын ачу тантанасында катнаша алуына өмет белдерде. Ул шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы эшлекле багланышлар үсешенә ике арада урнаштырылган һава юллары этәргеч булу белән килеште.

«Без һәрвакыт илебездә сезне күрергә шат булачакбыз, — дип мөрәҗәгать итте Абдуллах Гүл Рөстәм Миңнехановка. — Якын киләчәктә Анталиягә эшлекле визитыгыз безнең мөнәсәбәтләр үсешенә ярдәм итәр, дип ышанам».

Яклар шулай ук Россия җәмгыятенә Кырым татарларының интеграцияләнүләре мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Абдуллах Гюль Кырым татарлары өчен аларның милли үзенчәлекләрен саклап калу буенча мөмкинлекләр тудырырга кирәк дип ассызыклады. Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президентына Россия Федарациясе җитәкчелеге тарафыннан кирәкле чаралар күрелүен һәм Кырым татарлары өчен тиешле гарантияләр тәэмин ителәчәген белдерде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, үз ягыннан ул шәхсән Кырым татарлары белән Россия Федарациясе җитәкчелеге арасында конструктив диалог урнаштыруга ярдәм итәчәген белдерде.

intertat.ru

Просмотров: 1246

Комментирование запрещено