Кайда соң син, Иркәгөл?!

1755184Алдыбызда сузылып яткан асфальт тасмасы башымда җавап таба алмаслык уйлар тудыра. Тагын кеше язмышлары… Ничә тапкыр үз-үземә, бу турыда язмам, дип сүз бирсәм дә, тагын шуңа әйләнеп кайтам. Ни хәл итим, яңа танышым Нәкыйп абыйның ачынып: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” – дип әйткән сүзләре һаман колагымда яңгырый. Менә инде тагын кулым каләмгә үрелә…
Күмәк авыл хуҗалыклары гөрләп торган чор. Дәрте ташып торган Нәкыйпнең армия хезмәтеннән кайтып механизатор булып эшкә керешкән чагы. Уңган, булдыклы егет беренче көннән үзен башкаларга үрнәк итеп куярлык эшче итеп күрсәтә. Колхоз рәисе Салих абый да егетнең дәртен күтәрә: “Алга таба да шулай тырышып эшләсәң, әнә теге очта салына торган өйләрнең берсен сиңа биреп тә куярбыз әле. Өйләнсәң, үз гаиләң белән аерым яшәрсең”.
Их! Яшь чак – җүләр чак, дип картлар белмичә әйтмәгән шул. Ялгыша егет. Үкенече гомерлек, оныта алмаслык була аның.
Дусты Самат туенда бераз “төшереп” алгач, яшь кәләшне биергә чакыра ул. Яшь килен бик әрсез нәрсә булып чыга, биючеләр арасыннан егетне читкәрәк алып китә һәм лапас астына җиткәч, кинәт тартып кертә һәм үбә башлый. Нәкыйп айнып китеп аңына килгәнче алыптай зур гәүдәле Самат аны күкрәгеннән эләктереп селки башлаган була инде. Билгеле, эшнең ахыры сугышу белән тәмамлана.
Нәкыйпне гаепләп, кулларына богау салалар һәм “кызыл билле” машинага утыртып, район үзәгендәге милиция бүле­генә алып китәләр. Ул анда ун­биш тәүлек утыра, ә иреккә җи­бәрелгәч, гарьләнүенә түзә алмыйча авылдан ук чыгып китә.
Ул туган тиешле абзыйларында яшәп, механизатор булып эшли башлый. Беркөнне басудан кайтканда су коенырга дип яшеллеккә күмелеп утырган елга буена төшә. Ул туйганчы йөзгәннән соң ярга чыгып каз үләне өстенә сузылып ята. Көне дә бит нинди матур! Күк йөзе шундый тыныч, зәп-зәңгәр! Кызык, ә зәңгәр күзле кызлар үзләре дә күк йөзедәй саф, чиста, эчкерсез, самими микән?
Шул вакыт: “Коткарыгыз! Кот­карыгыз! Батам!” — дип кычкырган аваз ишетелә. Нәкыйп сикереп торып баса да елга борылышында берәүнең бата-калка йөзеп баруын күреп ала. Ул ике сикерүдә борылыш турына килеп җиткәндә батучы инде кычкырмый-нитми, су төбенә төшеп бара. Егет суга сикерә, ләкин берничә тапкыр чумып та батучыны таба алмый. Өченче чумуында гына кулына кызның очын чәчләре эләгә. Егет аны шул чәчләреннән сөйрәп ярга алып чыга. Үзенең дә хәле бетеп, яшел чирәмгә тәгәри. Һәм шунда ук торып утыра. Кыз хәрәкәтсез бит! Сулышы юк! Егет иелеп аның эченә баскалап суын чыгара, ясалма сулыш алдыра. Кыз аңына килеп, күк йөзедәй зәңгәр, матур күзләрен ачып җибәрүгә өстенә иелгән егетне күреп, уңайсызланып, елмаеп куя.
- Син… кем?
- Минме? Мин… Нәкыйп. Ә син…син… суга баткан идең бит…
…Мәхәббәт ничек килә, дип сорасалар, берәү дә аның нинди төстә, нинди кыяфәттә буласын аңлатып бирә алмас иде. Әлегә кадәр мондый саф хисләрне татып карамаган Нәкыйп белән дә шундый могҗиза булды бугай. Шушы көннән башлап Нәкыйп белән Иркәгөл су коенырга бергәләп йөри башлыйлар..Алар кызарып-алсуланып аткан матур таңнарны бергәләп каршы алалар, иң якты хыял диңгезендә йөзәләр. Алар бе­лән бүген саф мәхәббәт, ихлас ярату идарә итә…
Айлы төннәрнең берсендә, егет кызның йөрәгенә үтәрдәй итеп: ”Зәңгәр чәчәгем, җаным, минеке, бары тик минеке генә булуыңны телим”, — диде пышылдый. Мәхәббәттән исергән Иркәгөл җир йөзенә бары тик сөю һәм сөелү өчен генә яратылган диярсең. Ул да егетнең кочагына сеңеп аңа буйсынганын сизми дә кала.
Менә шулай матур җәйләр үтә, кояш көзгә борыла башлый. Нәкыйпнең әтисе килеп, әнкәсенең үлем түшәгенә ятуы турында сөйли. Билгеле, егет әтисе белән үз авылларына кайтып китә. Бичараның авыруы берничә елга сузылыр, дип кем уйлаган?!
Нәкыйп яңадан колхозда эшли башлый. Ә күпмедер вакыт узгач, Иркәгөлдән хат килеп төшә. Ул анда үзенең балага узуы, әти-әнисеннән куркып, төннәрен елап чыгулары турында яза. Егет җавап бирми…
Нәкыйпнең әнкәсе өйдәге хатын-кыз эшләрен эшли алмый башлагач, туганнары, үза­ра киңәшеп, егетне уңган, хез­мәт сөючән Фәридәгә өйлән­дереп куялар.
Нәкыйп Иркәгөлне оныта алмыйча газапланса да, вакыт барын да үз урынына куя. Озак­ламый Фәридәсе аңа кыз бала бүләк итә. Гаиләдәге бөтен ярату, наз, игътибар Гөлнарага күчә. Ул яшьли тормышка чыгып, әти-әнисен оныклы итә, тик тиздән иреннән аерыла…
Нәкыйпнең әтисе мәңгелек йортка күчеп озак та үтми, кинәт Гөлнара да вафат була. Онык­лары Илшат Нәкыйп белән Фәридә өстенә кала. Тик ул бернигә дә сәләтсез, укуны, хезмәтне яратмый торган булып үсә, район үзәгендәге күңел ачу клубында типтерергә ярата. Әби-бабасына карата да мәрхәмәтсез була, пенсия акчаларын талап алып, эчеп бетереп бара. Өйдәге талаш-кычкырышка түзә алмыйча Фәридә дә авырый башлый. Аны җир куенына иңдергәч, Илшат бабасына кабахәт сүзләр әйтеп, аны әбисенең үлемендә гаепли.
Менә шундый авыр язмышлы Нәкыйпның авыр чакларында яшьли сөйгән Иркәгөле, аның сабыен ятим итеп, җиде юл чатында ташлап калдыруы турында исенә төшеп, бәгырен телгәли. Шул хәтле газап кичергәндә ул үзенең төзәтә алмаслык хаталарын барлый, Аллаһыдан ярлыкау сорый. Иркәгөлдән дә кичерүне сорар иде дә бит, юк шул инде Иркәгөл җир йөзендә, юк! Аның сабыеның язмышы да билгесез.
Нәкыйп бабай кайтып-кайтып үз-үзенә сорау бирә: никләр генә ул үзенең яраткан Иркәгөлен алып кайтып уртак сабыйларын бергәләп үстермәделәр икән? Нәрсә соң бу? Ир горурлыгымы, әллә хатын-кыз затын түбәнсетүме? Гөнаһсыз сабыйны чит итеп, ялгышумы?!
Әйе, төннәрен йоклый алмый карт Нәкыйп, аның ирен­нәре бертуктамый: ”Кайда соң син, Иркәгөл?” — дип кабатлый. Кызганыч, бик кызганыч! Үкенечле үткән тормышны кайтып төзәтү юллары юк шул, юк!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1047

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>