Һәр гаиләнең төп максаты — уңай тормыш кору, игелекле балалар үстерү

1Камышлы районының Иске Ярмәк авылында үрнәкле гаиләләр күп. Шуларның берсе — Дәмил һәм Хәлимә Хәсәншиннар гаиләсе. Дәмил — югары белемле авыл хуҗалыгы белгече. Ул колхозда баш зоотехник булып эшләгәндә малчылык өлкәсендә мөһим мәсьәләләр хәл ителде, ә колхоз рәисе булып эшләгәндә – зур-зур проектлар тормышка ашырылды: авылга су һәм газ кертелде, спорт комплексы, кафе, тегермән, техника ремонтлау өчен, җылы гаражлар, азык-төлек комбинаты, ике катлы идарә бинасы төзелде, асфальт юл салынды Мәдәният йорты, ике катлы балалар бакчасы, мәчет төзелде һәм башка күп нәрсәләр эшләнде.

Хәлимә шулай ук малчылыкта эшләде. Ул Самар өлкәсе күләмендә алдынгы сыер савучы булып танылды, өлкә советы депутаты итеп сайланды. Алар икесе дә — эшне батырып, җиренә җиткереп эшли торган кешеләр. Колхоз таралгач та үз йортларында маллар тоттылар. Унҗидешәр баш мөгезле эре терлек, шул исәптән сигез баш сыер тоту — ул һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел.

Аларның йортында такта ярдыру өчен, үзләренең пилорамалары да бар. Аны уллары Рамил корган. Бу бәрәкәтле йортта үскән кешеләр – тырыш һәм уңган халык. Хасетләнү, нәфесләнү кебек сыйфатлар аларга бөтенләй чит һәм ят күренеш. Балаларына да әти-әнисеннән, әби-бабасыннан уңганлык, булдыклылык, динлелек, белемгә омтылу һәм зиһен байлыгы бирелгән.

Дәмил һәм Хәлимә балаларын эш белән, үзләренең шәхси үрнәгендә тәрбияләгәннәр. Үсә төшкәч, әле балалары үзләренең ата-анасына да үрнәк булырлык дәрәҗәгә ирештеләр. Уллары Рамил Самар авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап, инженер-механик һөнәренә ия булгач, үзенең туган авылындагы колхозда баш инженер булып эшләде. Халык аны хаклы рәвештә “алтын куллы егет” дип мактый. Нинди генә катлаулы эшкә тотынмасын — ул аны җиренә җиткереп башкара. Колхоз таралганнан соң, ул Самар шәһәрендә үз һөнәре буенча эшли. Гаилә корып яши.

Рамил студент чагыннан ук намаз укый. Үз гомеренә аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган, тәртип бозып йөрмәгән. Ул — кешегә ярдәмле, ачык йөзле һәм тәрбияле шәхес. Аның Ислам диненә килүе һәм аңа чын күңелдән бирелүе дә үзенчәлекле. Студент чагында ул төрле диннәр тарихы белән кызыксына. Ахырдан Исламның иң хак дин булуына инана һәм Ислам гыйлемен ныгытып өйрәнә, аңардан тайпылмыйча, башкаларга үрнәк булып яши.

Кызлары Рамилә — югары белемле экономист, авыл мәктәбендә бухгалтер булып эшли. Алар үз гаиләсе белән авылда яшиләр һәм ике бала үстерәләр. Аның кызы Юлия — өлкән класс укучысы. Ул кечкенәдән мәчеткә йөреп, дин тәртибен өйрәнде. Мәктәп тормышында, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Ул матур җырлый, бии һәм яхшы укый. Ул уңган. Өй эшләрен алып баруда да әбисенең һәм әнисенең беренче ярдәмчесе. Ул авылда, районда һәм өлкә күләмендә үткәрелә торган төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар ала. Казан шәһәрендә үткәрелгән «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” исемле бәйгедә Юлия дә җиңүчеләр исемлегенә керә.

Дәмил һәм Хәлимә үзләренең өченче балалары — кызлары Раилә белән дә хаклы рәвештә горурлана алалар. Ул да — югары белемле экономист, шулай ук нефть эшкәртү буенча да югары белем алган, һәм хәзер нефть эшкәртү өлкәсендә эшли. Аның әле тагын бер югары белеме бар, ул — чит ил телләре белгече. Татарстан дәүләте дүрт кешене сайлап, аларга өстәмә әзерлек бирү өчен, Мисырга укырга җибәрәләр. Шулар арасында Раилә дә була. Раилә дин гыйлемен тирәнтен өйрәнгән. Үзе һәм ике баласы намаз укыйлар.

Дәмил һәм Хәлимә Хәсәншиннар, аларның балалары һәм оныклары тәрбияле, эш сөючән, белемгә омтылучан булып үскәннәр һәм үсәләр.

Гаилә башлыгы Дәмил әфәнде озак еллар җирле колхозны җитәкләгән. Ул эшләгән дәвердә авыл хуҗалыгының һәр тармагы үсеш юлында булып, киң җәелгән төзелеш эшләре алып барылды. Тормыш шартлары күпкә җиңеләйде, һәм авылда бик күп матур үзгәрешләр булды.

- Дәмил әфәнде, Сез колхоз рәисе булган чорда авылда зур эшләр башкарылды. Моңа ничек ирешә алдыгыз?

- Барысына да теләк һәм зур тырышлык кирәк. Без эшләгән чорда колхоз гөрләп торды. Без сөтне генә дә һәр көнне 10ар тонна хөкүмәткә сата идек. Икмәк һәм ит сату планнарын да һәрвакыт үтәп килдек.

Безнең районда бары тик өч колхозның гына банкта акчалары бар иде. Шул исәптән безнеке дә. Ләкин дә су һәм газ кертү кебек зур проектларны тормышка ашыру өчен, кредитлар алмыйча мөмкин түгел иде. Акчаны сорый белергә дә кирәк шул. Бу — бик четерекле мәсьәлә. Мәсәлән, губернатор сайлаулары алдыннан Константин Алексеевич Титов хуҗалыгыбызга килгәч, без аңа: “Сез элек тә безгә бик зур ярдәм иттегез. Шуңа күрә без районда беренче булып авылыбызга газ керттек. Бөтен халык Сезгә рәхмәтләр укый. Инде су кертергә дә ярдәм итсәгез – без Сезгә мәңге рәхмәтле булыр идек,” — дип, төрле расчётларны күрсәтеп, аны бу эшкә акча бирергә күндерә алдык.

Шуңа ул: “Сез сораган бер миллиард сум акчаны биреп булмас, шуның яртысын бирербез,” — диде.

Шулай итеп, авылдан җиде чакрым ераклыктагы чишмәдән авылга су керттек. Хәзер һәр көнне авылга 500 тонна су килеп тора. Чишмә авылдан 45 метрга югарырак булганга, торбалардан су үз агымы белән килә. Бу чишмә борынгыдан “Салкын чишмә” дип аталган. Төрле җирләрдән килеп, мичкәләр белән боярларга биредән су ташый булганнар. Авылыбыз халкы хәзер менә шушы боярлар эчкән чишмә суын эчеп, рәхәтләнеп яши.

Газ керткәндә без аеруча нык тырыштык. Самар шәһәрендәге кредит бирү бүлегенә без бер төркем булып, кат-кат барып: “Янәшәбездә генә Татарстан авыллары. Аларның урамнарында асфальт, өйләрендә су һәм газ, ә без интегеп яшибез. Безнең дә алар кебек яшисебез килә,” — дип йөри торгач, кредитны алдык. Монда губернаторның да зур ярдәме тиде. Торбаларны Татарстаннан алып, Тольятти заводына ташыдык. Биредә аларга тутыгуга каршы катлама ягып бирделәр. Авылдан ундүрт чакрым ераклыктан газ торбалары сузганда, егетләребез көндез дә, төнлә дә эшләделәр. Газны - авыл эченә керткәндә дә бик зур эшләр башкарылды.

- Сездә сирәк очрый торган бер сыйфат бар – зур акчалар белән эш итеп тә, аларга кызыкмагансыз. Сезнең кулларыгыз һәм күңелегез чиста. Бу һәркемгә мәгълүм хәл. Моның сере нәрсәдә?

- Безнең ата-бабаларыбыз үз гомерләренә мал тотып, җир эшкәртеп яшәүче уңган һәм булдыклы кешеләр булганнар. Бабам уңышлы тормыш алып барган. Колхозлашу чорында аларны раскулачивать иткәннәр һәм Иркутск якларына сөргенгә җибәргәннәр. Әтиемнең кулыннан эш килгәнгә, аны бригадир итеп куйганнар. Анда аның өстеннән язып, унбер елга төрмәгә утыртканнар. Биек күпер салганда, ул егылып төшә. Кул-аяклары һәм башка җирләре сына, имгәнә. Срогы тулгач та, авылга кайтырга рөхсәт булмый. Алар Төркмәнстанның Мари шәһәренә китәләр. Мин менә шунда туганмын. Авылга күчеп кайткач та, әтиемә колхозда эш бирмиләр. Ат сорарга баргач: “Без атларны колхозчыларга гына бирәбез,” — дия торган булганнар. Шундый нужалар күргәч, әтием миңа җан әрнүе белән: “Улым, зинһар, байлыкка кызыгып, хур була күрмә. Колхозның, хөкүмәтнең энәсенә дә тиясе булма,” — дип әйтте. Бу сүзләр гомерлеккә минем бәгыремә сеңеп калды. Шуңа күрә бу яктан күңелем саф һәм тыныч. Читтән килгән төзүчеләр кат-кат “взятка” тәкъдим итсәләр дә, мин моңа бирешмәдем. Балаларыбызны да
шулай тәрбияләдек.

- Сез — тәҗрибәле җитәкче һәм югары белемле авыл хуҗалыгы белгече. Әйтегез әле, колхоз техникасын саклап калып, эшләрне шулай ук уңышлы дәвам итеп була идеме?

- Әлбәттә, була иде. Авыррак булса да, гөрләтеп эшләргә була иде. Һәрнәрсәнең, һәр чорның үз юлы, үз тәләпләре бар. Аларны табарга, күрә белергә генә кирәк. Хуҗалыкның исемен алмаштырып, юнәлешен үзгәртеп, аның эшчәнлеген дәвам итү өчен бик күп мөмкинлекләр бар иде. Заманнар үзгәргәч хуҗалыгыбыз туздырырга, таларга оста кешеләр кулына гына калды шул.

- Үз авылыгызның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

- Минем гомерем шушы авылда, колхоз эшендә үтте. Хәзер күп җирдә авыллар таркала, җирләр чәчелми, халык эшсезлектән интегә. Ләкин дә безнең авылда хәзер бөтен җирләр дә чәчелә диярлек. Буш җирләрне эшкәртергә теләүчеләр һаман да табыла торалар.

Менә без дә киявем Айрат Шамкаев белән 50 гектар җир эшкәртергә алындык. Яшьләрне эшкә өйрәтеп, аларга уңай юллар күрсәткәндә һәм җирне хөрмәт итү ул буыннан-буынга бирелгәндә генә авыллар яшәячәк.

Авыллар яшәсә, илебез тыныч һәм тук булыр. Алтмыш биш яшемә җиткәндә дә, Аллаһыга шөкер, әле эшлибез, тырышабыз. Техника туплыйбыз. Яшьләребез уңышлы гына эшләп киләләр. Үрнәк күрсәтергә ветераннарыбыз да эшли. Мәсәлән, Гатин Мәдхәт абый әле җитмеш биш яшендә дә улы белән җирдә хезмәт итәләр. Җир эше — авыр хезмәт. Җирне чын күңелдән хөрмәт иткәндә генә, ул үзенең уңышын бирә.

Ә авылның киләчәге – ул безнең кулда. Авылда муллык күктән төшми. Җирдә көнне-төнгә ялгап хезмәт иткәндә генә, ул уңышын биреп, куандыра.

Авыллар – тормыш чишмәләре. Чишмәләр корыса, елгалар, күлләр кибәләр, табигать мескенәя. Кызганыч ки, авылларның хәле мөшкелләнгән саен җәмгыятебез рухи бөлгенлеккә төшә бара. Авылларның киләчәген кайгырту – ул һәр аңлы кешенең изге бурычы.

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы.

Просмотров: 1884

4 комментариев

  1. Соседи мои! Как же рада вас видеть!!!

  2. МОЛОДЦЫ….ЕРМАКОВЦЫ….ЧЕСТЬ… И ХВАЛА ВАМ…….ДАЙ БОГ ВАМ ВСЕМ…ЗДОРОВЬЯ…И СЧАСТЬЯ…МИРА….

  3. Исян булыгыз!!! картаймагыз!!! сез авылга урняк кеше!!!

  4. как я рада вас видеть , передо мной всё детство пролетело , мои соседи , самые близкие родственники , здоровья вам и вашим детям