Ихластан башкарылган эшләр генә саваплы була

загруженное (2)Күрше Ульян өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты һәм Самара татарлары арасындагы бәйләнешләр күптән, 25 ел элек үк башланган иде. Анда татар оешмасы да, татар газетасы да алданрак барлыкка килгәнлектән, самаралыларга алар салган сукмактан атлавы җиңелрәк булды. Без бүген дә ульянлылардан үрнәк алып яшибез һәм киңәшеп эшлибез.

Менә Самарада бер-ике ай элек кенә барлыкка килгән  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия ханым Әюпова да үзенең эшен күршеләрнең эшчәнлеген күреп кайтудан башлаган иде. Ә бүген менә Ульян өлкәсенең татар оешмалары вәкилләре бездә кунакта. Арадан иң олылары – тугыз ел буе биредә “Ак калфак” оешмасын җитәкләп баручы хаҗия  Асия Галәүтдин кызы МӨЛЕКОВА. Укучыларыбыз игътибарына аның белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

- Разия ханым Әюпова һәм бер төркем хатын-кызларыбыз Казанда узды­рылган татар хатын-кыз­лары форумында катнаш­каннан соң, Самарада да “Ак калфак” оешмасы бул­дыру идеясе белән кабынып киттеләр. Ә Сездә бу ни­чегрәк булган иде?

- Нәкъ шулай ук. Тугыз ел элек, Казанның меңьеллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларында Россиянең төрле почмакларында татар хатын-кызлары оешмалары эшләп килүен белдек һәм бик кимсендек. Автобуста кайтканда ук иптәшләрем белән киңәшеп, шәһәребездә “Ак калфак”ны оештырып җибәрергә карар кылдык. Менә тугыз ел вакыт үтеп тә киткән, бик күп эшләр башкарылган. Хәзер алдыбызда тагын да зуррак максатлар тора.

- Сез, Асия ханым, Казан­ның меңьеллыгы чара­ларына очраклы рәвештә ба­рып эләкмәгәнсез бит инде. Татар хә­рәкәтенә ничек һәм кайчан кереп китүегез турында тәф­сил­ләбрәк сөй­ләсәгез иде.

- Алдыгызда Россиянең беренче кооператоры утыра. Ә бу болай булды. 1986 елның 25 мартында шул чактагы илебез җитәкчесе Михаил Горбачев кооперативлар ачу турында карар кабул иткән иде. Ә Ульян шәһәре — Владимир Ленинның туган җире, бөтен эштә дә алдынгы булырга тиеш. Шуңа да күрәсең, икенче көнне үк мине өлкә башкарма комитетына чакырттылар һәм кооператив ачып җибәрергә тәкъдим ясадылар. Мин ул вакытта авыру, астма буенча икенче группа инвалид идем. “Ашыкмагыз ул хәтле, гаиләм белән киңәшим әле”, — дип кайтып киттем. Тор­мыш иптәшем икеләнде ике­ләнүен, ә улларым: “Әни, син булдырасың. Алын”, — ди­де­ләр. Шулай итеп риза булдым.

Кафе өчен шәһәр үзәгендә урнашкан элеккеге «Медтех­ника» оешмасы бинасын бир­деләр. Аңа ремонт ясаучы бригада эшчеләре белән талаша-талаша, өлкә башкарма комитетына кадәр барып җитә идем. Шул елның апрелендә Ульянда беренче кооператив эшли башлады, дигән рапорт Мәскәүгә барып иреште.

Мин белгечлегем буенча экономист бит. Барысын да санап-исәпләп  эшкә алынам. Әле дә шулай булды. Ун төрле коймаклар, пирожкилар, башка камыр ризыклары пешереп сата башладык. Ашларыбызны да тәмле итеп пешерергә тырыша идек. Шулай клиентларыбыз көннән-көн арта торды. Салымнар да зур түгел иде бит әле. Ә бер айдан соң хезмәт хакымны алгач, хәйран калдым. 370 сум! Инженерлар 120 сум алып эшләгәндә мин өч тапкыр күбрәк акча алганмын! Ирем Мөстәкыймгә: «Әтисе, бар ронога, тап берәр балалар йортын. Ятимнәргә ярдәм итәрбез, бу хәтле акчаны үзебезгә генә тотарга ярамый, Ходай Тәгалә риза булмас», — дидем.

…Чардаклы районында урнашкан балалар йортында безне бик куанып каршы алдылар. Рамазан, Корбан гаете, Балалар көне, Яңа ел дисеңме,  без ятимнәргә бүләкләр ташыйбыз, телевизор, келәм кебек кирәк-яракларны алып бирәбез. Шулай утыз ел буе, кафебыз ябылганчы, дәвам итте.

Ә инде 9 май, 23 февраль, 7 ноябрь көннәрендә су­­гыш, хезмәт ветераннарын җыеп сыйларга кирәк, дигән фәр­ман рәсми рәвештә өлкә хөкүмәтеннән төшерелде. Өс­тәлдә “фронтовой” йөз грамм да булырга тиеш, диделәр. Ничек инде? Мин бит мөселман кешесе, аракы, сыра сатмыйм. Ә монда олы кешеләргә аракы салып торыйммы? Юк, тагын бер кат юк! Киттем хөкүмәт йортына. Мин әйтәм: “Дәшмәгез дә, сөйләшмәгез дә! Мин аракы сатмыйм! Ветераннар арасында мөселман канкардәшләрем дә бар. Шуларны җыеп, аракысыз гына мәҗлес үткәрергә риза”. Бик ачуландылар, әлбәттә. Ә инде чигенергә теләмәвемне күреп, күнделәр.

Шулай итеп, мин беренче көннән үк кафе тирәсендә татар кешеләрен җыя башладым. Аннары, “Туган тел” татар оешмасы барлыкка килгәч, үзем дә аларга бүлмә бүлеп бирдем, һәм шунда милли мәсьәләләребезне дә бергәләп хәл итә башладык.

Лаеклы ялга китәргә карар кылгач, губернаторыбыз миңа «Ульян өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре» дигән Мактау­лы исем биргән иде. Эшкуарлар арасыннан андый исемне алучы да мин беренче булганмындыр, мөгаен.

Халык кафебызны әле дә оныта алмый. Кайвакыт үземне бер дә таныш булмаган ят кешеләр туктатып: “Какие вкусные были у вас блины! До сих пор скучаем!” — диләр. Шундый вакытларда күңелем кинәнеп китә. Үзебез өчен түгел, халык өчен, дип эшләдек бит без. Һәм нәтиҗәсе дә көттермәде.

- Шул вакытта мил­ли эшләрдә дә катнаш­кан­сыздыр инде?

- Әлбәттә. Холкым шундый минем. Бер эшкә алынсам, кире чигенмим. “Туган тел”не оештырганда да, “Чишмә” те­ле-радио тапшыруларын га­мәл­гә керткәндә дә башлап йө­рүчеләр арасында идем. Хәзер инде менә “Ак калфак” белән рәислек итәм.

Аны башлап җибәрү дә бик авыр булды, әлбәттә. Алты кешедән торган актив җыелды. Бүлештек — кем балалар, кем танышу бүлекләре, кем мә­дәният белән җитәкчелек итә. Тора-бара безнең тирәдә йөз­ләгән инициативалы хатын-кызлар тупланды, алар да үзләренең дус-ишләрен оешмага алып килделәр. Районнарда да филиаллар булдырылды. Шулай итеп, быел үткәрелгән конференциябезгә, ап-ак яу­лык­­ларын бәйләп, 225 хатын-кыз җыелды.

- “Ак калфак” оешмагыз нинди эшләр белән танылып өлгерде соң?

- Безнең төп максатыбыз — халыкка гореф-гадәтләребезне кайтару, телебезне, мәдә­ния­тебезне саклау. Без моны “Аулак өй”ләрдә, кич утыру вакытларында, җырлау һәм бию аша да, “Танышу клублары”, “Әниләр мәктәбе”,  төрле шәһәр һәм илләргә оештырыла торган экскурсияләр аша да халыкка җиткерергә тырышабыз.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсен “яхшы” билгеләргә тәмамлап кайтканнан соң, Ислам дине нигезләрен укыта башладым. Быел инде 6нчы чыгарылыш ясалды, барлыгы 129 кешегә дин белемен бирдем. Алар барысы да “Ак калфак”ның “Хаҗиләр мәктәбе”нә йөриләр. Кем хаҗга барган шул бармаганнарга барысы турында да сөйли, өйрәтә, әзерли.

Сабан туйларында безнең оешмага аерым сәхнә бирелә. Бу бәйрәмне без бик яратабыз! Җиз самаварыбызны гөжләтеп җибәрәбез дә өем-өем итеп пешереп китергән коймаклар белән халыкны сыйлыйбыз. Ә үзебез милли киемнәребезне киеп сәхнәгә менеп утырабыз. Кем бәйли, кем эрли, кем хикәят сөйли, ә кемдер моңлы борынгы татар көен сузып җибәрә. Чәй эчеп утырган арада бик күп милли йолаларыбызны күреп өлгерергә була.

- Асия апа, гомерегезнең зур өлешен җәмәгать эшенә багышлагансыз. Күпме акча, күпме вакыт сарыф ителгән. Ул вакыт гаиләгездән, онык­ларыгыздан алынгандыр. Үкенмисезме?

- Кешеләр миңа чын кү­ңелдән елмаеп “рәхмәт” әйт­сәләр, шул барысын да каплый. Мин алырга түгел, бирергә яратам бит. Беркайчан да, беркемнән дә акча сорамадым да, алмадым да. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, ихлас­тан эшләнгән эшләр генә са­вап­лы була.

Әңгәмәдәш — Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено