Хыялларың – канатларың синең

Сабина Мавлетова

Сабина МӘҮЛЕТОВА әнисе Саҗидә ханым белән.

Мәктәпләрдә яңгыраган соңгы кыңгыраудан соң чыгарылыш сыйныф укучылары ничектер үсеп, олыгаеп киттеләр сыман. Әйе, гамьсез балачак еллары артта калды шул. Хәзер аларның барысын да бер генә сорау борчый: нишләргә? Кайсы уку йортына документларны тапшырырга? Сайлаган юл дөресме? Мин дә шушы сорауларны Челно-Вершины районы, Совет Норлаты авылында туып үскән Сабина Мәүлетовага би­рергә булдым.  Без аның белән ямь-яшел тал-тирәкләр арасыннан тын гына агып ятучы инеш буендагы  болында очраштык. Кыз һәм аның әнисе Саҗидә ханым каз бәпкәләрен саклыйлар иде.

- Мин үзебезнең авылда тугызынчы сыйныфны тә­мамлаганнан соң Озёркино авылына йөреп урта белем алдым. Уку елларында спорт белән мавыгып киткән идем. Төрле ярышларда катнашып, югары уңышларга ирешергә насыйп булды. Район күләмендә үткәрелә торган “Талантлы балалар” номинациясендә спорт буенча җиңүче булып танылдым. Шулай ук башка район һәм өлкә күләмендә үткәрелә торган чаңгы, җиңел атлетика ярышларында призлы урыннар яулап килдем. Ә рәсем ясау буенча Татарстанның Норлат шәһәрендә үткәрелгән конкурста җиңүче булып чыктым. Буш вакытларымда китаплар укырга, биергә яратам, шигырьләр язгалыйм. Бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган баллар саны документларымны Самараның политехник университетына тапшырырга мөмкинлек бирде. Хыялым — МЧС хезмәткәре һөнәренә укып чыгып, ке­шеләргә ярдәм итү, — дип ур­так­лашты планнары белән Сабина.

Аның әнисе, Саҗидә Хафиз кызы, шушы авыл мәктәбендә математика һәм рус теле укытучысы булып эшли. Әлбәттә, ул кызын да укыткан:

- Кызыбыз МЧС хезмәткәре булырга теләгәч, без каршы килмәдек. Чөнки ул кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп үсте, йорт эшләрендә дә бик булышты — кирәксә, сыер сава, туры килсә — көтү көтә, ә инде бәрәңге бакчасын утау — аның төп эше. Эшләп үскән бала мәрхәмәтле, кешеләрне һәм эшне хөрмәт итүчән була. Димәк, шушы һөнәрне сайлап, ул бик дөрес эшләгән, һәм без аның хыялына аяк чалмаячакбыз.

Сабинага һәм башка абитуриентларга ак юллар телибез. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашсын, әти-әни­лә­регезгә кайгы китермичә, намусыгызга тап төшермичә, иле­безгә, халкыбызга хезмәт итәргә язсын.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено