“Милләтебез хәзинәләре” лагерендә ял иткән Самар шәһәре балалары үзләрен яхшы яктан күрсәтеп кайтканнар

Лагерь кысаларында самарлылар ТНВ канылында бара торган "Яшьләр Онлайн" тапшыруында да катнашканнар.

Лагерь кысаларында самарлылар ТНВ канылында бара торган «Яшьләр Онлайн» тапшыруында да катнашканнар.

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балалары арасында иң популяр ял итү урыннарының берсе булып саналган “Милләтебез хәзинәләре” лагеренең быелгы сменасы үз эшен төгәлләде. Самар өлкәсенең татар милли хәрәкәтендә актив катнашкан уналты бала да, шуларның тугызы шәһәребезнең “Яктылык” татар мәктәбендә укучылар,  14 көн дәвамында (13-26 август)  Казан янында урнашкан әлеге лагерьдә тел, тарих, көрәш, татар ашлары, ди-джейлык, бию серләре буенча иҗат остаханәләрендә белем туплады, Казанның истәлекле урыннарына экскурсияләргә барды, төрле флэшмоблар оештырды.

“Милләтебез хәзинәләре” лагерендә ял иткән самарлыларның барысы да иҗади балалар: кемдер бии, кемдер җырлый.  Һәм алар анда үзләрен яхшы яктан күрсәтеп кайтканнар.

o6GEnIZ3LmE

- Биредәге ялны бернинди диңгез яры белән дә, дөнья сәяхәте белән дә чагыштырып булмый, билгеле.  Аның программасы тыгыз эшләнгән иде. Безнең бер минут та тик торганыбыз булмады. Шулай 14 көн сизелми дә узып китте. Безгә көн саен татар теле дәресе укытылды. Вокал, бию, тарих, гарәп теле, кул эшләре, журналистика, татар ашлары буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә без яңа һөнәрләргә өйрәнеп, сәләтләребезне камилләштердек, — дип сөйләделәр лагерьдә ял итеп кайткан Самар шәһәренең 121нче санлы мәктәбендә укучы Фәрзанә Мәхмүтова һәм «Яктылык» мәктәбендә белем алучы Альбина Әбсәләмова.

“Милләтебез хәзинәләрендә үткәрелгән “Сабантуй” кебек чараларда балалар халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан танышканнар. Моннан тыш башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләрдә булганнар. Казанда урнашкан музей-театрларга барганнар, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылганнар. Смена дәвамында үткәрелгән конкурсларда үзара көч сынашып, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашырганнар. Самарлылар әлеге бәйгеләрдә үзләрен лаеклы тәкъдир иткәннәр.  Шулай, “Татар гүзәле” конкурсында — Гөлназ Галимова, ә “Татар егете” бәйгесендә Сабир Галимуллин җиңү яулаганнар. Камилә Шәкүрова “Танцпол йолдызы” номинациясендә икенче урынны алган. «Моңлы сандугач» конкурсында өченче урын Альбина Әбсәләмовага бирелгән.

Лагерь кысаларында Самар шәһәренең 121нче санлы мәктәбендә укучы Фәрзанә Мәхмүтова, «Яктылык» мәктәбе укучылары  Альбина Мингалиева һәм Солтан Әхмәтҗанов ТНВ канылында бара торган  «Яшьләр Онлайн» тапшыруында да катнашканнар.  Ул бу көннәрдә эфирга чыгачак!

Лагерь кысаларында самарлылар ТНВ канылында бара торган "Яшьләр Онлайн" тапшыруында да катнашканнар.

Лагерь кысаларында самарлылар ТНВ канылында бара торган «Яшьләр Онлайн» тапшыруында да катнашканнар.

cgXWDb4IQhEbq_qIsMuulI

Лагерь кысаларында самарлылар ТНВ канылында бара торган "Яшьләр Онлайн" тапшыруында да катнашканнар.

Тапшырудан соң.

“Милләтебез хәзинәләре” лагеренең ябылу тантанасында самарлылар Роберт Миңнуллинның шигырьләрен укыганнар, флэшмоб оештырганнар.

Әлеге лагерь аша Самардан ун бала октябрьдә Казанда үтәчәк Татар яшьләре лидерлары мәктәбенә дә юллама алганнар икән. Алар көзен дүрт көн дәвамында лекцияләрдә, гамәли дәресләрдә, фикер алышу, бәхәсләрдә катнашачаклар, татар интеллегенциясе вәкилләре белән очрашачаклар. Моннан тыш, яшь лидерлар өчен мәдәни программа да әзерләнәчәк.

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 2490

Комментирование запрещено