“Җиңүле май” акциясендә катнашырга чакырабыз / Примите участие в областной акции «Победный май»

med_gallery_3019_19_4381942015 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез

Шушы зур бәйрәм уңаеннан Самара өлкәсенең Мәдәният министрлыгы һәм Самараның универсаль фәнни китапханәсе “Җиңүле май” дип аталган акция уздыруны тәкъдим итте.

2014 елның маенда ук башланган акция якташ­ла­рыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлык­ларын һәр гаиләгә, һәр кеше күңеленә җиткерү өчен эшләнә. Катнашырга мөмкинлеге булган ветераннар һәм аларның туганнары яисә күршеләре иң якын китапханәгә кереп, сугышта булган туганнарының документларын, орден-медальләр белән бүләкләнү кенәгәләрен, фотосурәтләрен, хатларын, га­зеталардан кисеп алынган язмаларны, кулдан язылган истәлекләрне һәм шуның кебек башка материалларны китерә алалар. Ахырда бу документлар бөтен Россия халкының уртак казанышы булып хезмәт итәчәкләр.

Шушы материаллар ниге­зендә регионның электрон хәр­би альбомы төзеләчәк,  “По­бедный.РФ” дип аталган мәгъ­лүмати портал һәм аның басма варианты эшләнәчәк, эфирга теле- һәм радиотапшырулар чыгачак, күптөрле башка чаралар да уздырылачак.

Бүгенгә Самара өлкәсенең 7 районында яшәүче йөзләгән кеше акциягә кушылган ин­де, гаилә архивларыннан 300­ләп документ җыелган. Ә 1 сен­тябрьдә проектның мәгъ­лүмати сайты да эшли башлаган.

Барыгызны да шушы акция­дә катнашырга чакырабыз, аны уздыруда ярдәм итүегезне кө­тәбез.

 Белешмәләр өчен телефоннар: 263-45-62 — Елена Ка­хидзе, 335-67-12 — Юлия Ря­бова.

 

Владислав ЛИХАЧЕВ,

яшьләр эшләре департаменты җитәкчесе.

«Бердәмлек».

♦♦♦

9 мая 2015 года пройдут праздничные мероприятия, посвященные 70-летию Победы советского народа в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов. Эта победа — определяющая веха в истории нашей страны и губернии.

В преддверии этого знаменательного события министерство культуры Самарской области и ГБУК «Самарская областная универсальная научная библиотека» вышли с инициативой провести на территории Самарского региона областную акцию «Победный май». Акция стартовала в мае 2014 года при поддержке Губернатора Самарской области. Основная задача Акции — сохранение в каждой российской семье памяти о подвигах земляков в Великой Отечественной войне. Участие в Акции подразумевает, что каждый житель региона может принести в ближайшую библиотеку Самарской области военные документы, а именно наградные книжки, фотографии, письма, вырезки из газет, рукописные воспоминания или другие материалы. Памятные документы станут общим достоянием всех жителей России. Собранные материалы станут основой для создания электронного военного альбома жителей региона, информационного портала «Победныймай.рф», печатного издания, цикла теле- и радиопередач, газетных публикаций и проведения иных мероприятий, посвященных участию жителей нашей области в Великой Отечественной Войне.

На сегодняшний день к Акции присоединились более 100 участников из 7 муниципальных районов Самарской области. Собрано более 300 документов из семейных архивов жителей региона.

С 1 сентября 2014 года работает информационный сайт проекта: http://победныймай.рф.

Контактная информация:

Руководитель проекта: Кахидзе Елена Николаевна, заместитель директора Самарской областной универсальной научной библиотеки по новым технологиям, тел. (846) 263-45-62

Координатор проекта: Рябева Юлия Владимировна, заведующий редакционно-издательским отделом Самарской областной универсальной научной библиотеки, тел. (846) 335-67-12.

Более подробную информацию смотрите в прикрепленном ниже положении.

polozhenie_pobedny_may_-_utverzhd

 

Просмотров: 1616

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>