Мул уңышлы көзге бәйрәм / Умеем трудиться и отдыхать!

Самара шә­һә­р татар милли-мәдәни ав­то­но­мия­се рәисе Рифкать ХУ­ҖИН һәм аның директоры Ли­нар СА­БИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Самара шә­һә­р татар милли-мәдәни ав­то­но­мия­се рәисе Рифкать ХУ­ҖИН һәм аның директоры Ли­нар СА­БИРОВ авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиләр.

Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,

Сөмбеләне кем белә?

Сөмбеләне шулар белә -

Кем эшенә өлгерә.

Мул уңышлы көзге бәйрәм

Һәркемне сөендерә.

Борынгыдан татар халкы, кырларда һәм бакчаларда урып-җыю эшләре тәмамлангач, уңыш бәйрәме Сөмбеләгә әзерләнә башлый. Көзге муллык  бәйрәмен мул өстәлләр әзерләп, көр күңел белән каршы алырга тырышканнар.  Һәр өйдә яңа оннан төрле камыр ашлары пешерелгән, муллык билгесе булып хезмәт итүче чәкчәк һәм бавырсаклар өстәлләргә менеп утырган.

Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда ундүртенче тапкыр уздырылган Сөмбелә бәйрәмендә “Көзге өстәл” күргәзмәсе нәкъ борынгы татарларның бәйрәм өстәле кебек бай булып, сый-хөрмәттән сыгылып тора иде.

Камышлы районы осталары күргәзмәсендә роза чәчәге сыман кисеп бизәлгән карбыз игътибарны җәлеп итә. Яшелчә тулы кәрзиннәр, зур-зур кабаклар, бавырсаклар, cамавыры кайнап торган өстәлләр һәр тамашачыны үз янына чакырып тора сыман.  Бу байлыкның “хуҗалары” — татар милли киеме киеп утырган  кеше хәтле зур курчак әби белән бабай елмаеп каршы ала.

Янәшәдә Елховка районы вәкилләре бизәгән өстәл. Аларның күргәзмәсе бер өстәлгә генә сыймаган, уңган хуҗабикәләр пешереп килгән алма бәлешләре, кышкылыкка дип тозлап куйган кыяр һәм помидорлары, озаграк саклана торган яшелчәләре матур итеп ике өстәлгә урнаштырылган. Күргәзмәне яхшы итеп оештырылуын күзәтеп торучы районның баш инженеры Николай Налесниковтан бәйрәмгә нинди кәеф белән килүләре турында сорашып тордым.

- Кәеф шәп! Мул уңыш вакытында җыеп алынган, көз¬ге чәчү эшләре беткән. Хәзер инде көнбагышны урып-җыю эшләре тәмамланып килә.  Дө¬рес, кырларыбызны, өлкәбезнең күпчелек районнарындагы кебек үк, күбесенчә инвесторлар эшкәртә. “Биатон” һәм “Агро-Самара” — авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче иң зур инвестор компанияләре. Районыбыздагы “Борма”, “Золотой колос” кебек хуҗалыклар төрлекчелек белән шөгыльләнә башларга ниятли. Аларның теләкләре дә гамәлгә ашыр, дип өметләнәбез.

Авыл халкының авыр эшен зурлаучы бүгенге кебек чаралар тагын да яхшырак, тагын да тырышыбрак эшләргә, үз эшеңнең әһәмиятен, кешегә кирәк булуыңны тоемларга мөмкинлек бирә. Моның өчен оештыручыларга — “Самара өлкәсе хөкүмәтенә, Самара шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга, аның ярдәмчесе Линар Сабировка, өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка, гомумән, бәйрәмне оештыруда катнашкан һәр¬кемгә тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез, — диде.

“Риваять” татар фольклор ансамбле.

“Риваять” татар фольклор ансамбле.

Камышлы күргәзмәсе.

Камышлы күргәзмәсе.

“Ак калфак” күргәзмәсе.

“Ак калфак” күргәзмәсе.

Теплый Станның “Игенче” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Сә¬ет Кәнәфиев тә сүзен оештыручыларга рәхмәт әйтүдән башлады:

- Авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү традициягә кереп бара, һәм бу безне бик  куандыра. Бер-беребез белән аралашу, мәгълүмат алышу өчен генә дә “Сөмбелә” бәйрәмендә әйдәп баручы хуҗалык хезмәткәрләренең очрашып сөйләшүе — бик файдалы һәм кирәкле чара, — диде ул.

А фойеда халык җыела тора. Төркем-төркем булып әле бер күргәзмәне, әле икенчесен карыйлар, кызыксынып теге яки бу ашамлыкның ничек пешерелүе, чигү-тегү әйберләре белән кызыксыналар.

Күптән түгел өлкәбездә барлыкка килгән Самара өлкә “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы рәисе Разия ханым Әюпова җитәкчелегендә хатын-кызлар да чигү-тегү әйберләре һәм аш-су  күргәзмәсен оештырганнар иде. Янәшәдә  “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара ханым Насыйрова бер төркем хуҗабикәләргә һәм туташларга милли бизәкле күлмәкләрен, калфак һәм изүләрен күрсәтә. Шунда ук кул эшләре осталары мастер-класс та оештырып җибәргәннәр.

Ә Самара “Яктылык” татар мәктәбенең милли этика һәм технология дәресләре укытучысы Асия Сәйфетдинова күргәзмәгә укучылары чиккән кулъяулыклар, йомшак җылы оекбаш-бияләйләр алып килгән иде.

Тамашага килүчеләрнең күпчелеге “Идел” ансамбле җитәкчесе Мидхәт Әминов янында кайнаша. Гармунын сузып җибәрүе булды, уртага Самараның  “Дуслык” оешмасы президенты  киңәшчесе Идеал Галәүтдинов килеп керде. Аңа  кушылып, башкалар да бии башладылар.

Җырлап-биеп, бер-берсе белән аралашып, газета-журналларга язылып, күргәзмәләрне карап чыккан халык залга кереп утыра башлады. Шул арада “Сөмбелә” бәйрәменең мөхтәрәм кунаклары да килеп җитте һәм чараның төп өлеше башланды. Аны бик матур итеп Казанның “Риваять” татар фольклор ансамбле ачып җибәрде. Гомумән, әлеге ансамбль, быелгы “Сөмбелә” бәйрәменең кадагы буларак, бөтен бәйрәмне бизәде, туңган күңелләребезгә җылы татар моңы салып китте.

Килгән кунакларны һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларын Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин тәбрикләде һәм “Сөмбелә” борынгыдан килгән татар халык бәйрәме булуын искә төшереп: “Киләчәктә дә матур йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне онытмыйча, бердәм булып яшик”, — дип, бәйрәмне башлап җибәрде.

Самара өлкәсе авыл ху¬җалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Сергей Ершов агымдагы елда өлкәбезнең авыл хуҗалыкларында зур эш башкарылуы турында әйтеп үтте:

- Өлкәбез җыеп алынган ашлык буенча Идел буе федераль округында өченче урынны били. Бүгенге бәйрәмдә без авыл хезмәтчәннәренең авыр  хезмәтен зурлап, тук тормышыбыз өчен рәхмәтләребезне белдерәбез. Аларга өлкә хөкүмәтенең Мактау һәм Рәхмәт хатларын тапшырырга рөхсәт итегез, — диде.

Өлкәбезнең алты районыннан килгән алдынгылар — сыер савучылар, механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, фермерлар, крестьян хуҗалыклары җитәкчеләре бүләкләнгәннән соң, “Волгопродмонтаж” төзү компаниясе исеменнән Самара шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин һәм директоры Линар Сабиров хатын-кызларга — мультиваркалар, ә ир-атларга перфораторлар тапшырып чыктылар. Шулай ук Самара өлкәсенең “Туган тел” татар җәмгыяте әзерләгән пакетларда талкыш-каләвә, чәкчәк һәм бу оешма нәшер иткән журналлар бар иде.  Камышлы районы савучысы, “Правда” колхозы ветераны  Маһирә апа Ягъфарованың бүләкләрен тотып карый башлаган идем. Ул:

- Бүләкнең зурысы да, кечкенәсе дә булмый. Ә менә  авыл кешесен шәһәргә алып килеп шулай зурлаганнары, эшебезгә тиешле бәя бирә белүләре — безгә иң зур бүләк.  Бәйрәмне оештыручыларга һәм иганәчеләргә зур рәхмәт.

Кызганычка, гөрләп эшләп торган колхозларыбыз таралып, яшьләребезнең шәһәрләргә китеп бетүе борчый. Авылларга яшь белгечләр җитешми, ә эш күбәйгәннән-күбәя бара — дип, шатлыклары һәм борчулары белән уртаклашты.

“Сөмбелә” бәйрәмендә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре генә түгел, өлкәбезнең милли тормышына зур өлеш керткән милләттәшләребез дә бүләкләнде. Мәсәлән, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе каршында шөгыльләнүче футбол һәм волейбол командалары өлкә ярышларында беренчелекне яулап килүе өчен Самара шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов аларга Рәхмәт хатлары һәм кубоклар тапшырды.

Бу Сөмбеләдә элек күрелмәгән хәл дә булды. Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы инс¬титутында укытучы милләттәшләребез — профессорлар һәм доцентларның, укытучылар һәм аспирантларның зур эше дә билгеләнеп, аларга да бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм җыр-бию белән үрелеп барды. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә күп еллар эшләп килүче “Йолдыз” бию театры, авыл үзешчән сәнгать коллективлары чыгышлары тамашачыга чын бәйрәм бүләк итте. Яшь талантлар — Похвистнево районы Гали авылының яшь һәм бик талантлы җырчысы Фаил Абдуллов, Кошки районы Иске Фәйзулла авылы егете Риналь Миннебаев, Самарадан Искәндәр Сәетов, Денис авылы сандугачы Рамилә Хәбирова кебек  тәҗрибәле җырчылар чыгыш ясадылар. Бәйрәмне бик матур итеп Линар Абсаттаров һәм Эльвира Йосыпова алып бардылар.

Самарада традициягә әве¬релгән “Сөмбелә” бәйрәме күңелләрдә бары тик җылы хисләр генә калдырды. Аны оештыручыларга — Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә, шәһәр  милли-мәдәни автономиясенә, өлкә татар милли-мәдәни авто¬номиясенә, “Волгопродмонтаж”  төзү компаниясенә, “ИПОЗЕМбанк”ка,  “Мир колес” ачык акционерлык җәмгыятенә, талкыш-каләвә ясау остасы Мәүлет Низамовка зур рәхмәт¬ләребезне җиткерәсе килә.

Алия АРСЛАНОВА.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

25 октября 2014 года во Дворце торжеств (на пл. им. Кирова) прошел традиционный татарский национальный праздник урожая «Сэмбелэ». Таким образом, уже в 14 раз татарская национальная общественность завершает сельскохозяйственный год. Его главным организатором выступила национально-культурная автономия татар города Самара при поддержке Правительства Самарской области, Дома дружбы народов и Самарской областной татарской национально-культурной автономии (СОТНКА).

Вся подготовительная работа шла в тесном сотрудничестве с районными управлениями сельского хозяйства и культуры. Так что праздник имел двойное содержание. С одной стороны, здесь чествовали передовиков полей и ферм, с другой – еще раз посмотрели народные таланты сельской глубинкии убедились: не хлебом единым жив наш крестьянин.

Все главные национальные праздники у татарского народа связаны с культом и почитание матери-природыи земли. Если после окончания весенне-полевых работ татары отмечают «Сабантуй», то «Сэмбелэ» – праздник окончания уборки урожая.

Добрая традиция два раза в год отдавать дань уважения земле-кормилице и тем, кто на ней трудится,у народов Среднего Поволжья уходит в далёкое прошлое. А вот в наши дни «Сэмбелэ» был возрождён усилиями татарских национально-культурных организаций не так давно, в 2000 году. И с тех пор каждый год, в октябре,татарские общественные организации собирают в областном центре своих соплеменников – лучших тружеников сельского хозяйства, кого в советские годы называли и сейчас по праву называют  тружениками полей и оказываютвсяческие почести.

Особый колорит празднику этого года придала сельскохозяйственная выставка-конкурс «Осенний стол», организованная в фойе. А представительницы нескольких ателье, специализирующихся на пошибе национальной и мусульманской одежды, и женского общества «Ак калфак» провели здесь мастер-классы для умелиц. Также на праздничной площадке  традиционно  проходили танцы,  пляски и игры.

Открыл концертную программу ансамбль «Риваять» из Казани. Этот молодойколлектив, состоящий сплошь из молодых артистов, в первый раз побывал в нашем городеи самарский зритель в первый раз увидел фольклорные вокально-хореографические композиции в его исполнении. 

Поздравляя передовиков села, участников и зрителей праздника Сембелэ, заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия Самарской области, руководитель управления растениеводства и земледелияС. Ю. Ершов отметил, что именно руками этих людей сегодня создаётся продовольственная безопасность региона,а сам «Сэмбелэ» символизирует венец огромной, трудной и вместе с тем – благороднейшей работы на земле.

Вот имена славных земледельцев и животноводов районов Самарской области, кто чествовал народ 25 октября. Это — директор ООО «Урожай»  Челно-Вершинского муниципального района Гумер Гарифуллин, оператор машинного доения фермерского хозяйства  Челно-Вершинского муниципального района Зульфия Сатдарова, водитель фермерского хозяйства Челно-Вершинского муниципального района Юсуп Мухаметзянов, председатель  ПСК «Степная Шентала» Кошкинского муниципального района Рамиль Гизатуллин,  механизатор ООО СХП «Кармала» Кошкинского муниципального района Менир Туктаров, оператор машинного доения ПСК им. Фрунзе Кошкинского муниципального района  Рузалия Губайдуллина,  тракторист-машинист ООО «Игенче» Елховского муниципального района Равиль Зайнуллин, главный агроном ООО «Игенче» Елховского муниципального района Юнус Канафиев, механизатор ООО «Колос» Елховского муниципального района Наиль Валитов, фермер с.Алькино Похвистневского муниципального района Камил Исхаков, живодновод и тракторист-машинист его хозяйства Фанис Исхаков и Мударис Юсупов,   фермер Шенталинского муниципального района Минзакир Шафигуллин,  механизаторООО «Карабикулово» Шенталинского муниципального района Накиф Махмутов, скотник фермерского хозяйства Шенталинского муниципального района Якуп Зиятдинов, глава крестьянского хозяйства Камышлинского муниципального района  Булат Салахов, оператор машинного доения, ветеран колхоза «Правда» Камышлинского муниципального района Махиря Ягфарова, тракторист-машинист КФХ И. Ж. Каюмова Камышлинского муниципального района Ильшат Диндаров были  отмечены почетными грамотами областного Минсельхоза и памятными подарками оргкомитета.

Подарки от ЗАО «Волгопродмонтаж» передовикам сельского хозяйства вручили заместитель директора данной организации, председатель Татарской национально-культурной автономии г. Самара (ТНКА г. Самара) Ривгат Хузини исполнительный директор организации Ленар Сабиров.

Посланцы татарских сел привезли в Самару не только хорошие вести о добром урожае и высоких надоях, но выступления артистов художественной самодеятельности. Свое умение на сцене показали Рузалия Хакимова (Камышлинский район), Рамиля Хабирова (Шенталинский района), Фаиль Абдулов и Дарземан Салихов (Похвистневский район), Нурсина Зайдуллина  (Челно-Вершинский район), Венера Юнусова и Асхат Кабиров (Елховский район), Риналь Миннибаев (Кошкинский район), а также самарский исполнитель Искандер Саитов.

Отрадно и то, что на празднике присутствовала целая группа   преподавателей и сотрудников Самарской сельскохозяйственной академии – кузницы кадров для сельскохозяйственных и обрабатывающих предприятий:  доктора наук, профессора  Хайдар Зуфарович Валитов и Исмагиль Насибуллович Хакимов, старший учебный мастер Асхат Салимович Залалдинов,  старшие преподаватели Альфия Талгатовна Валиуллина и АлинаНиколаевна Иванова, доценты Рамиль Магданович Мусин, Танзиля Нурулловна Юнушева, Марат Рафаэлович Фатхутдинов, Руслан Рустамович Мингалимов, Дамир Забикулович Багаутдинов. Организаторы мероприятия поблагодарили и этих дорогих гостей мероприятия, вручили им памятные подарки.

Депутат Думы городского округа Самара Минахмет Халиуллов также поздравил собравшихся гостейс праздником и вручил награды участникам волейбольной и футбольной команд Татарской национально-культурной автономии Самарской области, которые несколько год подряд занимают почетные первые места на разного рода областных соревнованиях.

Программу мероприятия также украсили выступления непременных участников театра танца «Йолдыз», созданного при школе «Яктылык», артистов художественной самодеятельности из районов Самарской области, руководителя Самарского ансамбля «Идель» Мидхата Аминева.

СПОНСОРЫ МЕРОПРИЯТИЯ:

ЗАО «Волгопродмонтаж», ООО «ИПОЗЕМбанк», СОТНКА, ТНКА г.Самара, СОТО «Туган тел», ООО «Мир колес», Минахмет Халиуллов, Мавлюд Низамов.

Р. Р. Нуретдинова, Ш. Х. Галимов.

КОНТЕКСТ:

ФОТООТЧЕТ: в Самаре отметили «Сэмбелэ-2014»

Просмотров: 2173

Комментирование запрещено