Татарстан Конституциясе көне уңаеннан сораштыру / Рустам Минниханов поздравил татарстанцев с праздником

63a84194f59e8ac2e088c03ef05024c3_M6 ноябрь Татарстанда Конституция кабул ителгән көн буларак билгеләп үтелә. 7 бүлек һәм 126 маддәдән торган әлеге документның республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын халык аңлыймы? Гомумән, алар законнарны беләме һәм кулланамы? Әлеге уңайдан без төрле өлкә вәкилләренең фикерләрен сораштык. Аларның иң кызыклыларын укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Разил Вәлиев, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:

- 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. Республикабызда Конституцияләр элек тә бар иде, тик аларның берсен дә мөстәкыйль дип атап булмый. Ник дигәндә, ул илкүләм Конституцияләрне күчереп, шуларның Татарстанга кагылышлы урыннарын бераз үзгәртү юлы белән барлыкка килә иде. 1992 елда исә без беренче мәртәбә  Конституциябезне тулысынча үзебез яздык. Татарстан халкына нәрсә кирәк, аның нинди ихтыяҗлары, таләпләре бар, халык тормышын яхшырту өчен әлеге документка нинди маддәләр кирәк – барысын да уртага салып сөйләштек һәм Конституцияне кабул иттек. Дөрес, соңрак әлеге документка шактый гына үзгәрешләр кертергә туры килде, чөнки ул Россия Конституциясенә караганда бер елга алданрак кабул ителгән иде. Бу бик авыр процесс булды – кайбер мөмкинлекләребез юкка чыкты. Тик ничек кенә булмасын, бүгенге көндә Конституциябез халыкның төп ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә. Ул – иң камил Конституцияләрнең берсе дип саныйм. Әлбәттә, киләчәктә аңа үзгәрешләр керер, иң мөһиме, алар бары тик яхшы якка гына булсын.  

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүгенге көндә Татарстанда 400дән артык закон бар. Аларның барысы да Конституция маддәләреннән чыгып кабул ителгән кануннар. Миңа калса, Татарстанда яшәүче һәр граждан законнарны белергә тиеш. Хәзерге вакытта безгә халыкка законнарны аңлату, өйрәтү өлкәсендә актив эшләргә кирәк. Яшьләр өчен бу бигрәк тә актуаль мәсьәлә. Шушы максаттан инде ике ел дәвамында Татарстанның Дәүләт Советы тәкъдиме белән мәктәпләрдә Парламент дәресләре үткәрелеп килә. Ноябрь аенда үтәчәк дәресләрнең төп темасын исә “Законнар кайда туа?” дип билгеләдек. Тагын бер тәкъдимем – киләчәктә мәктәпләрдә Хокук буенча махсус дәресләр кертергә кирәк, дип саныйм.

Марат Галиев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары:

- Бүгенге көндә Татарстанда Конституциядән дә мөһимрәк документ юк. Тик кайсы гына дәүләтне алма, биредә  яшәгән халыкның яртысыннан артыгы үз илендәге законнар турында “белмим” дип җавап бирәчәк. Бездә дә шул ук хәл – халыкны республикадагы законнарны яхшы белә дип әйтеп булмый. Шәхсән мин әлеге вәзгыятьне начар дип әйтә алмыйм. Әгәр дә кеше кануннарны белми икән, димәк, ул үз тормышыннан канәгать дигән сүз. Ә менә әлеге уңайлы тормыш ниндидер сәбәпләр аркасында җимерелсә, кеше теләсә-теләмәсә дә әлеге кануннар белән кызыксына башлаячак. Мәсәлән, кешенең хокук һәм бурычларын гына алыйк.  Баланың әлеге төшенчәләр турында күзаллавы, беренче чиратта, гаиләдә башлана. Ә гаиләдә исә ул җәмгыятьтә формалашкан ниндидер кагыйдәләр буенча күзаллана. Шул рәвешле, халык законнарны яхшы белмәсә дә, күпмедер дәрәҗәдә барыбер шулар буенча яши, дип әйтергә мөмкин.

Артур Галимов, юрист:

- Конституцияне юкка гына төп закон дип атамыйлар. Әлеге документның 15нче маддәсе нигезендә ул иң югары юридик көчкә ия. Шул рәвешле, бер генә закон да Конституция нормаларына каршы килергә тиеш түгел.  Мин, һәр юрист кебек үк,  кеше үз хокук һәм бурычларын белергә тиеш, дип саныйм. Ник дигәндә, әлеге өстәмә белем кешегә үз хокуклары бозылу очракларын шундук ачыкларга һәм аларны яклау өчен тиешле чаралар күрергә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта әлеге кешегә башка гражданның хокукларын ялгыш кына да бозу куркынычы янамый. Үз хокукларыңнан явызларча файдаланырга тырышу исә – шулай ук начар гамәл. Шуңа күрә һәрберебез “бер кешенең хокуклары башланганда, икенчесенең хокуклары бетә” дигән гыйбарәне истә тотып эш итәргә бурычлы.

Фәрит Салихов, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:

- Җәмгыять белеме дәреслегендә укучылар өчен махсус “Татарстан Конституциясе” дигән бүлек бар. Укучылар Конституциянең кабул ителү тарихын белүне кирәк дип санамаса да, законнар алар өчен шактый кызык. Беренче чиратта, укучыларны үз хокуклары кызыксындыра. Соңгы елларда яшүсмерләрнең мондый белемгә ихтыяҗы аеруча артты кебек. Кайчакларда әлеге темага шактый күп вакыт сарыф итәргә туры килә. Миңа калса, яшьләрнең үз хокукларын белергә омтылуы бик уңай күренеш.  Алар бу турыда белем туплап кына калмый, ә үз хокукларыннан актив рәвештә файдаланырга да тырыша.

intertat.ru

* * *

Сегодня в Республике Татарстан очередной выходной. Внеплановым отдыхом обязаны Дню Конституции республики.
Президент РТ Рустам Минниханов обратился ко всем татарстанцам с поздравлениями. «Основной закон Татарстана, как и любой другой правовой акт, разрабатывался и принимался в интересах всех наших граждан. Конституция своим строгим языком учит нас быть настоящими патриотами своей республики», — сказал в своем обращении Президент.

Просмотров: 1305

Комментирование запрещено