10 ноябрь – Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне
Похвистнево округының эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полковник Таһир Әбүзәров хезмәтен тутырып, лаеклы ялга чыкканнан соң Самараның “Волгопродмонтаж” предприятиесендә эшли, персонал өчен җавап бирә.
Авылдашым Таһир Әбүзәров үзенең карьерасын 1981 елда Богатое районының яшүсмерләр эшләре буенча участок инспекторы дәрәҗәсендә башлап җибәргән иде. Оперуполномоченный, өлкән участковый, районның эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары булып хезмәт итте. Аның сәләтен күреп, 2008 елда Похвистнево шәһәренең эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп куйдылар. Анда аңа Төньяк Кавказга командировкага да барып кайтырга туры килгән иде. Ә 2011 елда ул полициядә хезмәт итү өчен аттестация үтте. Шуннан соң гына пенсиягә чыкты һәм авылдашларыбыз Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар белән бергә “Волгопродмонтаж” предприятиесендә эшли башлады. Хәзер ул татар иҗтимагый оешмалары эшендә дә катнашырга вакыт таба.
Минемчә, “бывший” полковниклар да, “бывший” милиционерлар да булмый. Алар бүген дә авыл-шәһәрләребезнең тынычлыгын саклаучылар санында. Шуңа күрә Тупли авылыннан чыккан эчке эшләр органнары полковнигы Таһир Әбүзәровны һәм Харис Рәхмәтуллинны, бүгенге көндә полициядә хезмәт итүче Шәрифулла Ярулловны, Минәхмәт Давыдовны, Равил Шакмаевны һәм барлык милләттәшләребезне профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар телибез.
Якуб АБДУЛЛОВ.
Тольятти шәһәре.
Просмотров: 1141