Армиягә барыргамы, юкмы?

Зулфия Даржеманова15 НОЯБРЬ – БӨТЕНРОССИЯ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫЛАР КӨНЕ

Ватаныңны саклау бурычы, иртәме, соңмы, һәр егет алдына килеп баса. Хезмәткә бару вакыты якынлашкан саен ата-аналар алдында да нарасыеңны армиягә җибәрергәме, әллә берәр сылтау яки чир табып, өйдә калдырыргамы, дигән сорау килеп баса. Бәлки җавапны Камышлы районының хәрби инспекторы булып хезмәт итүче Зөлфия Мәрдегелим кызы ДӘРҖЕМАНОВА бирә алыр?

- Менә тагын егетләрне армиягә озату вакыты килеп җитте. Бу көзне Камышлы районыннан барлыгы егермеләп егеткә чакыру кәгазе җибәрелде. Районыбызда балалар туып, малайлар үсеп тора, шуңа күрә ел саен ике дистә чамасы егетне армия сафларына озату мөмкинлеге бар.

- Егетләр армиягә теләп баралармы соң?

- Күпләр хәрби комиссариатка үзләре килеп, армия хезмәтенә тизрәк алуыбызны сорап йөриләр. Югары уку йортлары студентларының укуларын бүлеп тә хезмәткә киткән очраклар бар. Нишләтәсең бит, хезмәт итәргә теләмәүчеләр дә юк түгел. Ләкин алар бик аз.

- Ул-бу хәл булганы юкмы соң? Барысы да хезмәтләрен тутырып исән-имин кайтып торалармы?

- Аллаһыга шөкер, начар хәлләр булганы юк әлегә. Армиядә тазарып һәм үсеп киткән егетләрнең балкып-елмаеп хәрби исәпкә басарга килеп керүләрен күрү безнең өчен әйтеп бетергесез шатлык. Армия хезмәтендә булган егетләрне кызлар да бик ярата бит. Алар тиз арада өйләнеп, матур гаиләләр коралар, авылда калып, кайсы кайда эшли башлый. Андыйларны полициягә, сакчы хезмәтенә бик теләп алалар. Биатлон буенча чемпион исемен яулаган авылдашыбыз Эдуард Латыйпов та хәрби хезмәттән соң уңышларга ирешә алды бит. Ә хәзер кара син аны, Камышлыны бөтен дөньяга данлы итте!

- Армиядә хезмәт итүчеләргә хезмәт хакы түләргә җыеналар икән. Хак сүзме бу?

- Әлегә андый хәбәрне ишеткәнебез юк. Ә менә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр районның хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алалар. Контрактниклар хезмәткә өч елга алына һәм аларга лаеклы хезмәт хакы түләнә.

- Алар кай җирләрдә хезмәт итәләр соң?

- Анысы безгә билгесез. Кытай чигенә дә, Сахалин кебек җир читенә дә китү очраклары булгалады.

- Контрактниклар үз гомерләрен куркыныч астына куеп, төрле “кайнар” нокталарда хезмәт итәргә мәҗбүр. Хезмәтләрен тутырып кайткач, аларны ни көтә?

- Яхшы хезмәт күрсәтүчеләргә фатир да, төрле ташламалар да бирелә, аларга югары уку йортына керүе дә җиңелрәк, диләр.

- Яше җиткән егетләргә армиядә хезмәт итәргә кирәкме, Сез ничек уйлыйсыз?

- Егет кеше өчен армия – зур тормыш мәктәбе. Ул кичәге малайларны чыныктыра, авырлыкларга каршы торырга өйрәтә. Ир кешене эшкә алганда да беренче чиратта армия хезмәтен үткәнме, юкмы, икән¬леген карап алалар. Димәк, кичәге солдатларны тәртипкә өйрәнгән, җитәкчене җитәкче дип белә торган кешеләр, авыр минутта иптәшенә ярдәмгә килергә әзер торучы шәхесләр, дип таныйлар. Шуңа күрә бүген хәрби хезмәткә чакырылучыларны да, Ватан алдында бурычын үтәп кайтканнарны да бәйрәмнәре белән котлап, уңышлар һәм сәламәтлек телик. Ә ата-аналарга түземлек һәм сабырлык юлдаш булсын!

Әңгәмәдәш Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1927

Один комментарий

  1. Безгэ Элмэткэ паркка килгэч танышкан идек. Мин Усманда тудым,Камышлыга кайтып эти белэн инэйнен загс кэгазен дэреслэп алырга дип сэйлэшкэн идек.