Хәким Галидән тәкъдим итә

книга цвБез, бердәмлеклеләр, аның белән үткән гасырның туксанынчы еллары уртасыннан бирле таныш идек инде. Похвистнево районы Гали авылында туып үскән, Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге инструменталь заводында эшләүче Габделхәким Закир улы Насыйровның “Бердәмлек”тә шигырьләрен бастырган идек. Ә инде 1996 елда ул чакта Яр Чаллыда нәшер ителүче “Аргамак” журналында якташыбызның туган ягына, атасыз, ятим үскән балачак дусларына, туган авылының күмәкләштерү чорындагы тормышына багышлап язылган “Карлыгачлар тагын кайтырмы?” дигән повестеннан өзекләр күргәч, без аларны “Бердәмлек”тә дә бастырган идек. Укучыларыбыз әсәрне яратып кабул иттеләр. Дөрес, повестьта исемнәре искә алынган кайбер кешеләрнең туганнары, ризасызлык белдереп, хатлар да язгалаган иде. Тик нишлисең бит, тарихка каршы барып, аны яңадан дөресләп язу мөмкин түгел.

Бу әсәрнең аерым китап булып чыгуы турында да ишеткән идек.

загруженноеМенә, күптән түгел генә якташыбыздан (ә ул әсәрләрен Хәким Галидән исеме астында иҗат итә) шатлыклы хәбәр килеп иреште. Ул үзенең яңа әсәрен “Дала җилендә әрем тәме” дип аталган романын аерым китап итеп бастырып чыгарган икән.

Озак та үтмәгәндер редакциягә безгә почта аша китап үзе дә килеп җитте. Ул яхшы калын тышлыкта эшләнгән һәм аңа “Дала җилендә әрем тәме” романы белән бергә авторның әле тагын “Сарбах”, “Без сугыш чоры ятимнәре”, “Сайланган сазга”, “Күк күкрәтеп көз уртасында явып узган яшенле яңгыр”, “Авылларны ятим иткән бөек төзелеш” дип аталган төрле елларда, төрле темаларга язылган хикәяләре, публицистик язмалары да кертелгән.

Мин якташыбызның романын һәм башка хикәяләрен шул ук кичне зур кызыксыну белән укып чыктым. Гали авылының тарихына, ничек килеп чыгуына, аның шул чактагы кешеләренә багышлап язылган бу романны дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. Ә калган әсәрләрдән “Күк күкрәтеп көз уртасында явып узган яшенле яңгыр” хикәясе аеруча күңелгә хуш килде.

Ул яшьләргә ничек итеп саф тәрбия бирү темасына язылган һәм аны авторның уңышы дип атарга да буладыр.

Китап Яр Чаллы шәһәренең “Диамант” нәшриятында 1000 данә белән басылган һәм аны сатып алу мөмкинчелеге дә бар. Теләүчеләр түбәндәге адреслар һәм телефоннар буенча мөрәҗәгать итә алалар:

Гали авылы, җирлеге — 8-927-727-93-08 — Идрис Муллабаев. Самара шәһәре, «Бердәмлек» газетасы редакциясе — 8 (846) — 995-16-89; 8-927-735-88-17.

Ә без якташыбыз Хәким ага Галидәнгә (аңа быел 70 яшь тула) исәнлек-саулык, яңа иҗади уңышлар телик.

Бүген без “Бердәмлек” укучыларына язучы Рәшит Бәшәрнең яңа китап турында рецензиясе һәм Хәким Галидәнең “Дала җилендә әрем тәме” романы хакында кайбер фикерләрен тәкъдим итәбез.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

“Бердәмлек”нең баш мөхәррире.

Рецензия

Самара өлкәсенең Гали авылында буй җиткергән Хәким Галидән исеме вакытлы матбугатта еш күренеп тора. Әле бер газетта, әле икенче газета битләрендә йә берәр кызыклы хикәясе, йә шигыре басылып чыга. «Мәйдан» журналының да даими авторы ул.

Дала җилләрен иярткән Хәким Галидән көннәрнең берендә, туксанынчы еллар ба¬шында, җил-җил атлап, «Аргамак» журналына килеп кергән иде. Егерменче гасыр азагындагы үзгәреш җилләре тәэсирендә Чаллы шәһәрендә әнә шул исемдәге бик һәйбәт журнал нәшер ителә башлаган чаклар иде бу. Буш кул белән килмәгән. «Карлыгачлар тагын кайтырмы?» исемле җыйнак кына повесть алып килгән.

Редакциядә эшләүче егетләр озын-озакка сузмый гына әсәрне җәмәгатьчелек хөкеменә тапшырдылар. Тел-стиль чараларына бай, адәм ба¬лаларының эчке кичерешләрен бик оста сурәтләгән әлеге повесть күпләрне биһуш иткәндер дип беләм.

Хәким Галидән менә шул рәвешле татар әдәбиятына Самара халкының сөйләм үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, бик борынгы чорларга ук барып тоташкан йолаларын алып килде. Үзе әйтүенчә, Гали авылында яшәүчеләргә ундүрт милләт каны кушылган.

Шул халык турында ул һичшиксез зур бер әйбер язарга тиеш иде. Һәм язылды ул әсәр. Укучы тәүге тапкыр кулына алачак «Дала җиле» Самара татарлары турында сөйли. Автор ата-бабаларыннан ишеткән риваятьләргә, документаль материалларга нигезләп, хәтер яңарта.

«Тын гына тирбәлгән әби чәченә төренгән киң далада тулы тынлык. Чикерткәләр сайравы бу тынлыкка зәгыйфьлек китерми. Дала кешесенә тынычлык иңдереп, җанга ятышлы аһәң генә өсти» кебек, бик тә салмак, якты җөмләләр белән башланып китә бу кыйсса.

Тора-бара укучы үзе дә әкренләп шул иксез-чиксез дала киңлекләренә кереп югала. Әсәр аны үзенә ияртеп ерак заманнарга алып китә.

Ат карагы Артай, аның уң кулы булган Сәлимгәрәй, Сә¬лимгәрәй балалары Әхмәтнәсир, Солтангол… Шактый камил эшләнгән бу образлар укучыны битараф калдырмый, үткәннәребез турында уйла¬нырга, хәсрәтләнергә дә, шатланырга да мәҗбүр итә.

Һәр адымын уйлап ат¬лаучы тәвәккәл дә, тапкыр, хәйләкәр дә Әхмәтнәсир әсәр¬нең төп каһарманы. Ялчы хатыннан туып, егет булып өлгергәч, егерме биш елга патша хезмәтенә алынган, Азов, Төньяк сугышларында катнашкан, Петр I нең үзе белән очрашкан, сугыштагы һәм тыныч вакыттагы гаярь¬леге, миһербанлыгы өчен хәрби хезмәттән азат ите¬леп, бик зур җир биләмәсе белән бүләкләнгән ир-егет Әхмәтнәсир.

Автор әнә шул бер образга татар язмышын сыйдыра алган. Бу әсәр Гали авылының барлыкка килүе турында сөйли. Без авыл тарихы турындагы теге яки бу китапны укыгында, аның кайчан нигезләнүен, кайсы тыкрыкта, кайсы урамда ничә кеше яшәвен беләбез. Статистика мәгълүматлары бе¬лән дә танышабыз. Бар да бар кебек. Әмма… Ул китапларның күпчелегендә кеше язмышлары гына юк. Язмышлар юк икән, димәк, әсәр дә юк.

Хәким Галидән бөтенләй башка юлдан киткән. Ул бик ерак заманнардан бүгенге көнгә әйләнеп кайта. Кеше язмышлары аша кайта. Уйландыра-уйландыра, сискәндерә-хафаландыра кайта. Кем идек? Кем булдык? Бүген кем без? Киләчәгебез нинди булыр? Ул менә шул мәңгелек сорауларга җавап эзли.

Рәшит БӘШӘР,

Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Чаллы шәһәре мэры Гранты иясе,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Соңгы сүз

Әсәрне укып чыккач: «Өч гасыр элек булып узган хәл¬ләрне автор каян белеп бетергән, әсәрдә хаклык бармы?» — дигән сорау туачак. Бу табигый хәл.

Балачагымнан, атам аша һәм башка олы яштәге бабайлардан ишеткән риваятьләргә таянып язылган әдәби әсәр бу. Кышкы озын төннәрдә күрше-тирә, туганнар һәм ыру-кардәшләр очрашып кич утырганда, төр¬ле маҗаралар, авылыбыз тарихына кагы¬лышлы хәлләр турында сүз чыга иде. Инәкәй мәрхүмә коймак пешерер иде. Мич башында тара¬тып киптергән көнбагыш чиртеп, башларыннан узган хәлләрне сөйләрләр иде. Ата-бабаларыбыз  язмышын, көнкүрешен һәркем үзе белгәнчә, үзе ишеткәнгә таянып фараз кылыр иде. Кемнәр генә килми иде безгә! Шулар араcында Муратов Зәки абый белән хатыны Рәшидә апа, Тархан якларыннан килеп урнашкан Нургали абзыйларның (Таз Нургалие) сөйләгәннәре күңел түрендә уелып калган. Муратов Зәки абый, авыл мәк¬тәбендә завуч булып та, колхоз идарәсендә дә эш¬ләгән белемле һәм бик са¬быр, интеллигент кеше иде. Авыл тарихы белән төптән кызыксынган шәхес  иде. Хатыны Рәшидә апа, чыгышы белән Тамиян якларыннан, авылыбыз мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләде.

Утызынчы еллар тирәсендә, авыл советы бинасы янып,  авыл тарихы язмалары юкка чыккан. Шул язмаларны искә төшереп, яңасын язалар. Сугыш чорында анысы да юкка чыга. Зәки абый күп еллар буе эзләнүләр алып бара һәм ул язмаларның Әсәкәй, Тархан якларына китеп эзе югалуы ачыклана. Бүгенге көндә дә кемдә дә булса ул язмалар саклана торгандыр, бәлки бер заман калкып чыгар, дигән өмет бар.

Ишетеп белүем буенча, безнең Насыр бабай, патша хезмәтенә алынып, унбиш ел тирәсе хезмәттә була. Ул чынлап та, ялчы анадан туып, ятимлектә үсә. Бай хатыны, үз баласын егерме биш елга патша хезмәтенә җибәрәсе килмәгәнлектән, иренә ялчы хатын белән үз баласын танырга рөхсәт бирә. Шуның аркасында патша хезмәтенә Насыр бабайны җибәрәләр. Риваятьләр буенча, башкорт атлы гаскәрләре белән ул төрекләргә каршы яу барган. Таза гәүдәле бабам, балачактан кызыксынучан, эшкә җитез булып үсә. Шифалы үләннәрнең серләрен белә. Кымыз ясау, тире иләү һәм уктан ату һөнәрләрен үзләштерә. Кышкы озын төннәрдә хатын-кызлардан да остарак итеп оек бәйли торган була.

Төньяк сугышында катна¬шып яра ала. Соңгы берничә  елын өлкән офицер утарында денщик булып хезмәт итә. Бай малаеның борынына каты кыр тараканы кереп чиргә сабышуы, төрле дәвалаучыларның бу чиргә дөрес диагноз бирә алмый үлем юраулары, бабамның ул баланы үзенчә дәвалап, үлемнән алып калуы, чынлап та, булган хәл. Бу турыда атам сөйләгәннәрнең барысы белән дә, әлбәттә, килешеп бетә алмыйм. Кызу мунчада берничә көн себерке белән чабып, кайнар һәм салкын сулы лаканнар өстендә каплап торуы хактыр. Шәмнәр дә кабызгандыр. Атам сөйләве буенча, каты таракан суда үз шәүләсен күреп, аталану ниятеннән борыннан сикереп төшкән, имеш. Моңа ышана алмыйм. Кайнар пар астында чабынып, кайнар су өстендә томалап тоту нәтиҗәсендә үлеп төшәргә мөмкин. Анысы хаклыкка туры килә. Ничек кенә булмасын, таракан эрен белән төшә. Кышның соң¬гы аенда, малайны аякка бастырып, Раштуа бәйрәме алдыннан шәһәргә алып кайта. Бәхилләтү йөзеннән аңа ирек бирүләре дә мөмкин. Шуңа ияртеп, җир биләмәләре бирү, күп кенә акча белән обоз торгызып, ун кешедән торган хәрбиләр карамагы астында озату өчен, минемчә, ул гына аз. Һәрхәлдә, бабамның патша хезмәтендә күрсәткән башка төрле гамәлләре дә булган. Бу очракта мин бабам урынына үземне куеп карадым. Аның белән бергә Азов ныгытмасын алуда катнаштым. Шереметев белән күзгә-күз очрашып, швед¬лар белән сугышта ныгытмалар алдым.

Өч ел буе ил чигендә хезмәт итү дәверендә миңа эчке эшләр министры Семичастный белән күзгә-күз очрашырга туры килгән икән, нигә ул патшаның үзе белән очрашмаска тиеш? Петр I дән ул бары өч яшькә генә кече була. Күңеле дөреслектә булган кеше ник әле каушап калырга да, шаулатып җавап бирмәскә?! Мин үзем шундый идем. Өч ел буе армия сафларында хезмәт итү чорында ике мәртәбә унбиш көнлек ялга кайтып китү бәхетенә ирештем. Ялагай булмадым, булдыклы идем. Чөнки мин бабам каныннан!

Авылым тарихы турында язу ниятем күптәннән бар иде.

2011 елның гыйнварында авылым мәктәбендә «Галинең асыл затлары» дигән кичәгә чакырып алдылар. Авылдашларыма карата иҗат иткән җырым да бар иде, бик теләп катнаштым. Шул оч¬рашу кичәсендә, «Сохраняя вековые традиции» дигән исем астында, авыл тарихының дүрт йөз еллыгына багышлап чыгарылган китап бүләк иттеләр. Авылым тарихының башлангыч чорына бу китапта барысы бит ярым урын би¬релгән. Шуңа карамастан, бу язма миңа көчле этәреш бирде. Чаллыга кайту белән, эзләнү эшләре башлап җи¬бәрдем. Чаллы шәһәре, Камаз китапханәләреннән, унҗиденче, унсигезенче гасырны тасвирлаган китаплар яздырып алдым. Янәшәбездә генә булган мәктәп китапханәсеннән Петр I турында язылган китаплар яздырып алып, уку залында утырып, башка китаплар белән танышып чыктым.

Авылым тарихын тасвирлаган автор Гайнанова Лилия ханым белән бәхәскә керү теләгем юк. Ул ханымның бу эшкә күпме көч куйганын, нинди зур хезмәт башкарып чыга алганын аңлыйм һәм чын күңелдән хөрмәт итәм! Элекке заманда кемнәр язган тарихны, дигән сорау туа. Күп очракта аны, бүлмә эченә бикләнеп, кешеләрдән ишеткән хәбәрләргә таянып, дьяклар язган. Чыңгыз хан бу очракта, тарих язучысын үзе белән ияртеп йөртеп, булып узган хәлләрне яздырган. Шуңа да карамастан, тарихны тулысы белән ачыклап язучы кеше юктыр, һәр язучы үз фикереннән чыгып, үзе аңлаганча тасвирларга тырышкан. Бер үк чор турында төрле авторлар язган китаплар белән танышырга туры килде. Бер үк хәлне һәркем үзенчә тасвирлаган. Шулай булгач, нигә әле миңа, укырга мавыктыргыч итеп, эчтәлекле итеп, бабам турында язмаска, дигән уй туды. Бер уңайдан, кайбер тарихчылар фикере белән килешмичә, үз фикеремне әйтеп узу урынлы булыр дип уйладым. Борис Петрович Шереметевка карата, патшаның мин-минлеге аркасында кылынган кайбер хата¬ларны аның өстенә йөкләү белән килешеп бетмим. «Ашаган белми, тураган белә!» — дигән әйтем бар халык телендә. Кайбер очракта тарихчыларның, ялагайлык аркасында, дөреслекне үзенчә борып язулары да мөмкин.

Әсәрдә тасвирланган геройларны үз исемнәре белән атап, шәһәр, ныгытма исемнәре, дата¬ларын ачыклап, тарихка таянып язарга тырыштым. Катлаулы итми генә, хәзерге заман күзлегеннән чыгып язылуга карамастан, бу әсәр¬не, кайбер очракта, авыл мәктәбендә кулланырга мөмкин булыр дип уйлыйм.

Кызганычка каршы, әкренләп тамырлар онытылып, аралар өзелеп бара. Узган гасыр башында гына да әле Әсәкәй, Тархан, Тамиян яклары белән аралашу, кыз бирү, кыз алу йолалары бар иде. Анам ягыннан әбекәйнең чыгышы Әсәкәй Солтанголыннан. Элеккеге заманда йөз, ике йөз чакрым ара, ат җигеп йөрүгә карамастан, зур ара саналмаган. Безнең бабайлар Бөгелмә, Әлмәт якларына, Сорочинск базарларына кадәр йөргәннәр. Сүземне түгә¬рәкләп шуны әйтәсем килә: риваятьләргә таянып язылган минем эчке халәтем, күңел җимешем бу. Якынча гына булса да авылым тарихына ачыклык кертү иде теләгем. Тарихны якынрак белгән бабайлар күптән бу дөньяда юк. Мин үзем дә җитмеш яшьлек бабай. Үз сүземне әйтми мин дә китеп барсам, эзләр бөтенләйгә югалачак. Ана телендә белем алмаган хәзерге буын балаларына бу язмалар, бәлкем, кирәк тә булмас. Тора-бара тормыш үзгәреп үз тәртәсенә керер, халык аңга килер, дигән өметтә калам. Җан азыгы булмаган җирдә акчаның, байлыкның бәрәкәте, тормышның кызыгы, яме юк! Бу бит көн кебек ачык хәл, туганнар!

 Хәким ГАЛИДӘН.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1570

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>