Иртән эшкә, кичен өйгә ашкынып яшәүчеләр бәхетле 

IMG_6707 (1)

«Сәлам» гәҗитәсенең журналистлары Наилә Хөсәенова (сулда), Миләүшә Газимова Әлфия апа Суфиянова (уртада) белән мәҗлестә.

Дөньяда шундый кешеләр бар: йөзләрендә кояш уйный, күзләреннән нур бөркеп тора. Әлфия апа Суфиянова нәкъ шундыйлардан. Аның белән танышып сөйләшкәч, шушы беренче күрешүдән үк күңелемдә аңа карата җылы хисләр, уңай тәэсирләр туды. Ә инде Әлфия апаның 70 яшьлек юбилеена багышланган дини мәҗлестә кунак булып, башкаларның аңа карата мөнәсәбәтен күргәч, бу хисләремдә ялгышмавымны аңладым. Аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр икән.

Ул кеше белән йомшак кына сөйләшә, аралашканда җылы кулы белән синең кулыңа кагылып куя. Бу үзара туганлык  хисләрен уятып җибәрә. Әлфия апа — нечкә күңелле, хисчән ханым.  Ә инде аның нечкә кылларына да кагылсаң, ул күз яшьләрен дә тыя алмастыйга әйләнә.

Самар татарларының күбесе Зубчаниновка бистәсендә яшәгән иң карт милләттәшләребезнең берсен, 102 яшен тутырып вафат булган Минхәер бабай Нуршакировны әле дә онытмады. Әлфия апа – аның кызы.

Ул Татарстанның Нурлат районында урнашкан Биккол авылында туган. Аның әти-әнисе дә шушы авылдан.

Әле өйләнешкәнче әтисе Минхәер дуслары – ирле-хатынлы Гайнулла һәм Миңҗиһан белән вербовка буенча Мәскәүдә эшләп кайта. Аннары тагын анда бару мөмкинлеге барлыкка килгәч, дусты Гайнулла Минхәергә Мәскәүгә өйләнеп барырга киңәш итә. “Гаиләләребез белән дус булыр идек”, — ди ул.

Шулай моңа кадәр бер-берсен әле мәдрәсәдә укып йөргән чаклардан ук бик яхшы белгән әтисе белән әнисе өйләнешәләр һәм дуслары белән бергә Мәскәүгә юл тоталар. Бу 32-33нче еллар була.

Биредә Минхәер мотор төзү заводына урнаша, ә Зәтия тулай торакта тегүче булып эшли башлый.  Ә сугыш башлангач, бу заводны Куйбышев шәһәренә күчерәләр. Шулай Минхәергә дә ул шәһәргә күчеп урнашырга туры килә. Әниләре исә өч баласы белән туган авылына кайта.

Минхәер абый Куйбышевта урнашып, землянка салганнан соң, Зәтия апа үзенең бик якын дусты Сара апа белән үгез җигеп, авылдан ире янына кузгала.

-       Ул вакытны әни белән Сара апа бик еш исләренә төшерәләр иде.  Үгезгә таудан төшәргә авыр, көче җитми. Хайван хайван инде, күпме генә үгетләсәләр дә, баскан да тора. Минем әни ябык, кечкенә иде. Шуңа күрә Сара апа үгез урынына үзе җигелеп, савыт-саба, киемнәр төягән, балалар утырган  арбаны таудан төшерә башлый. Шунда арба әйләнеп, бөтен әйберләр һәм балалар төрле якка очалар. Әнием мине югалтып, елый башлый. Ә ватылган банкадан аккан кызыл компотны күргәч, минем каным дип белем, чак һушыннан язмыйча кала.  Ә мин ике мендәр арасына кысылып калганмын икән.

Сара апа күрше авылдан иде. Алар әни белән бик дус булдылар, ул бик шук хатын иде, әниемә бик күп булышты, рәхмәт инде үзенә. Без аның балалары белән әле дә аралашабыз. Самар Җәмигъ мәсҗиде янында, төрле татар чараларында дини әйберләр сатучы аның кызы Асия Шәрәфетдинованы күпләр белә торгандыр, — дип сөйли Әлфия апа.

Шулай Әлфия апаның гаиләсе Куйбышевта урнаша. Кыз Зубчаниновканың 147 санлы җитештерү-техник мәктәбендә укый. Белем алганда укучылар “Прогресс” заводына эшкә дә йөриләр. Мәктәпне тәмамлагач, аларга, гомум белем алу турындагы аттестаттан тыш, шулай ук төрле һөнәр таныклыгы да биргәннәр.

Актив кыз буларак, Әлфия хор, чигү түгәрәкләренә дә йөрергә дә өлгерә.

-       Без яшәгән Зубчаниновка урамын татар урамы, дип йөртә идек, чөнки биредә татарлар бик күп яшәде. Башка милләтләр белән дә дус яшәдек. Чуашмы, татармы, урысмы, мукшымы – без берсен дә милләт буенча аермадык, барысы белән бертигез тату яшәдек.

Бервакыт шулай әнием чирләгән күрше апага сөт кертеп чыгарга кушты. Йомышны үтәргә баргач, мин бу гаиләнең урысча да, татарча да түгел, ә миңа аңлашылмаган ниндидер чит телдә сөйләшкәнен ишетеп кайттым һәм бу турыда, аптырап, әниемә сөйләдем. Ә ул елмаеп: “Кызым, алар бит мукшылар”, — дип җавап бирде. Менә бит без хәтта кешеләрнең нинди милләттән икәнлекләрен дә белмичә, бик дус яшәгәнбез, — дип исенә төшерә милләттәшебез.

Укып бетергәч, өченче дәрәҗәле фрезерчы Әлфия Фрунзе исемендәге заводка эшкә урнаша. Бу аның озын хезмәт юлының башы була.

Фрунзе заводында санау машиналары операторы, контролер, аннары май комбинатында нормировщик, хезмәт буенча инженер вазифаларын башкара милләттәшебез. Югары белем алу ниятеннән, читтән торып План институтына укырга да керә.

Аны тәмамлаганда, кыз Әнвәр исемле егет белән танышып, аңа кияүгә чыга. Ире медицина институтында белем ала торган була.  Укуын тәмамлагач, алар аның туган ягы Шенталыга кайтып урнашалар.

Үткәннәре турында сөйләшкәндә Әлфия ханым еш кына күзләрендәге яшьләрен сөртә-сөртә утырды. Бик тә йомшак күңелле кеше буларак, ул вакыттагы хисләрне яңадан кичергәндер ул.

Шенталыда да, кайда гына эшләмәсен, Әлфия Суфиянова үзен җаваплы, эшен җиренә җиткереп башкаручы, гадел хезмәткәр буларак таныта. Ул башта банкта кредит инспекторы, аннары элеваторда экономист, соңрак урман-промышленность хуҗалыгында кадрлар, план бүлеге мөдире булып хезмәт итә. Шулай ук Самар өлкәсе пенсия фондының Шенталы районындагы бүлекчәсендә эшли. Кайбер эш урыннарында махсус белгечлеге булмаса да, тора-бар үз вазифаларын яхшы өйрәнеп, эшнең барлык нечкәлекләренә төшенә ул. Тырыш хезмәте өчен аның Мактаунамәләре, рәхмәт хатлары да бихисап.

Пенсия фондындагы хезмәт елларын аеруча яратып исенә төшерә Әлфия ханым. Биредә яхшы хезмәте өчен аны һәрвакыт мактыйлар. Комиссия вәкилләре тикшерү белән килгәч тә, лаеклы эше өчен аңа махсус рәхмәт сүзләре әйтә торган булалар. Әле пенсиягә чыккач та, ул биредә ике ел эшли.

Әлфия апа сүзләренчә, аңа тормышта күбесенчә яхшы кешеләр генә очраган.

-       Җитәкчеләрем Гаврил Александрович Бутинов, Михаил Антонович Лемешко, Петр Васильевич Буланов миңа ярдәм итеп тордылар, бик мәрхәмәтле кешеләр иде. Рәхмәт инде үзләренә, — ди Әлфия апа.

Шулай шул, үзең яхшы булсаң, кешеләр сиңа карата да яхшы булалар. Синең башкаларга мөнәсәбәтең үзеңә шулай ук әйләнеп кайта.

Әлфия апаның ире Әнвәр дә Шенталыда лаеклы урыннарда эшли. Үзәк хастаханәдә башта хирург, аннары хирургия бүлеге мөдире, баш табиб урынбасары булып хезмәт итә ул. Бүгенге көндә пенсиядәге Әнвәр әфәнде мәчеттә гарәп графикасын укыта.

Алар Әлфия апа белән бергә дини укуларга йөргәннәр. Гомумән, әңгәмәдәшем кечкенә чактан дини мохитта, аның нечкәлекләрен сеңдереп үскән. Үскәндә әтисенең әнисе – Дәү әнисе алар белән яши торган була. Нәкъ ул оныкларын дингә өйрәтә дә инде.

Әлфия апаның олы углы Ринат Шенталыда яши, КАМаз машинасында эшли. Кечкенәдән шофер булырга хыялланган ул.

Икенче углы Айрат Самарның Пирогов исемендәге хастаханәдә травмотолог.

Икесе дә тормыш корып, әти-әниләренә оныклар бүләк иткәннәр.

-       Сез бәхетлеме? – дип сорадым мин Әлфия ападан.

-       Шөкер, бәхетле. Дин юлыннан атлыйм. Гомерем буе хезмәтемне яратып, тырышып эшләдем. “Әгәр кеше иртән эшенә ашыга, ә кичен өенә кайтырга ашыга икән, димәк, ул – бәхетле кеше”, — дигән гыйбарә бар. Мин нәкъ шулай эшемә, аннан өемә ашыга идем, — дип җавап бирде Әлфия апа Суфиянова.

Әлфия Суфиянова белән Миләүшә Газимова серләште.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1946

Комментирование запрещено