Хыяллар чынга аша

мочалеевкаДингә тартылучылар көннән-көн арта бара. Безнең Мәчәләй авылында да ислам кануннарына таянып яшәүчеләр, мәчетләребезгә килеп намаз укучылар байтак. Тик менә Үзәк мәчеттә намаз алдыннан тәһарәт алырга мөмкинлек булмавы, мәчет рәисе буларак мине бик борчый иде. “Авылыбыздагы мәчетләргә йөрүче дин әһелләренең күбесе олы кешеләр бит. Мәчеткә  су кертеп, тәһарәт урыны булса, борчылмыйча намазга басарлар, мәчетебезгә килгән кунакларга  да уңай булыр иде”, — дип уйлый идем.

Һәм менә, Аллаһыга шөкер, бу хыял әкрен генә чынга ашып бара. Мәчетебезгә су керттек, әле менә җылыткыч, кабинкалар куеп, тәһарәт алу урыны да ясарга уйлыйбыз. Әлбәттә, ярдәм куллары сузучы авылдашларыбыз булмаса, бу эшләрне үзебез генә башкара алмас идек. Рәфыйк Исмәгыйлов су кертү эшләрен башлап йөрде, Подбельский муниципаль торак хуҗалыгы оешмасының баш инженеры Сафиулла Рәхмәтуллин трактор-фреза бирде, эш хакын билгеләде. “Восток” оешмасы директоры Ринат Искәндәров һәм инженер Хәмит Мамышев акчалата зур ярдәм күрсәттеләр, ә эшкуар Наил Субеев трактор белән булышты.

Мәчетебезгә уңайлыклар кертүгә ярдәм иткән бу авылдашларга бик рәхмәтлебез һәм аларга эшләгән эшләрендә зур уңышлар телибез. Аллаһы Тәгалә барысына да исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

 

Шамил Мамышев.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1414

3 комментариев

  1. минем туган урамым

  2. Минем хатын шуннан(әй, анда бит «катын» диләр) . Шәп аул, шәп кешеләр

  3. МЕЧЕТЬ 1 ОЙ БРИГАДЫ.