Була бит шундый кешеләр!

Тэнзилэ

Гаиләбезнең якын дусты, күп еллар Тольяттиның татар милли-мәдәни автономиясендә хезмәт итеп, мил­ләттәшләребез арасында зур ихтирам казанган Тәнзилә ханым Хәйруллинага шәһәребездә ислам динен ныгыту, татар телен укыту юлында уңышлар теләп, мин – Якуб, хатыным Мәрьям, балаларыбыз һәм оныкларыбыз, танылган адвокат Ибраһим Хасиятуллин һәм аның тормыш иптәше Разия ханым рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Тәнзилә ханым — һөнәре буенча укытучы, Ставрополь районының Татар Выселкие авылында балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. Аллаһы Тәгалә аңа зур тырышлык һәм оештыру осталыгын кызганмаган. Тольяттида татар җәмгыяте оешканнан бирле ул анда хезмәт куя, мәчеттә балаларга һәм хатын-кызларга гарәп графикасын һәм дин нигезләрен укыта, ә 81 санлы шәһәр мәктәбендә күптәннән инде татар балалары өчен якшәмбе мәктәбе оештырып җибәргән иде. Ул ел саен Болгар, Биләр, Казан, Ульян шәһәрләренә экскурсияләр оештыручы да, хаҗга баручыларны сәфәргә әзерләп, озатучы да… Ә быел Тәнзилә ханым үзе дә хаҗ гамәлен кылып кайтты. Аның кайтуына шәкертләре корбан чалып, 81 санлы мәктәп ашханәсендә мәҗлес әзерләп куйганнар иде.

Гомумән, бу мәктәптә Тәнзилә ханымның тырышлыгы белән еш кына Корбан, ифтар мәҗлесләре, дин әһелләре белән очрашулар үткәрелеп тора һәм халык монда бик теләп килә. Менә хаҗилар кайту уңаеннан үткәрелгән мәҗлестә дә 200ләп кеше катнашты. Араларында әби-бабайлар һәм апа-абыйлар гына түгел, яшь җилкенчәк тә күп иде. Барысы да ислам динебез таләп иткәнчә юынып, пөхтә һәм тыйнак киенеп килгәннәр. Өстәлләр хәләл ашамлыклар белән тулы. Шундый урынга килеп керүе дә рәхәт бит, сулыш иркенәеп киткәндәй була.

Мәҗлесне Тәнзилә ханым үзе башлап җибәрде. Аннан сүзне 15 ел буе имам булып хезмәт итүче Ислам хәзрәт Гомәров дәвам итте. Дин белгече әхлак, тәрбия, корбан чалу турында Коръән китабыннан мисаллар китереп сөйләде, телебезне, динебезне саклау өчен тырышучы милләттәшләребезгә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен сорады.

Шушы мәктәп урнашкан квартал мәчете һәм Татар Выселкие авылы мәчете имамнары да Корбан гаетенә багышлап Коръән аятьләре укыдылар, шушы мәҗлесне оештыручыларга, аеруча Тәнзилә ханым Хәйруллинага исәнлек-саулык, бәхет теләделәр. Шуннан соң без Тәнзилә ханым алып кайткан Зәмзәм суыннан авыз итеп, ашка керештек.

Мәҗлестә кечкенә бала­ларның да булуы мине бик куандырды. Янымда гына шушы кварталның участок инспекторы булып эшләүче Рәис Мөнасипов һәм аның ике яшьтәге улы утыралар иде. Әле бик кечкенә булуына карамастан, Айдар да кул күтәреп дога кыла, тәртип бозмыйча, тын гына олыларны тыңлап утыра. Ә әнисе йөгерә-йөгерә аш таратып йөри. Шушы күренеш сөенеч түгелмени!

Мәктәптәге Корбан мәҗ­лесенә килгән һәр кешенең йөзеннән бәхет нуры балкый иде. Милләттәшләре, мө­сел­ман кардәшләре арасында кешеләргә иман өләшүче, милләт өчен янып-көеп яшәүче Тәнзилә ханым Хәйруллина да бу көнне үзен бик бәхетле хис итә иде.

 

Якуб Абдуллов, хезмәт ветераны.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1856

Комментирование запрещено