Губернатордан зур бүләк / Необычный подарок от Губернатора

DSC_0469Губернатор Николай Меркушкин быел җәй өлкәбезнең Похвистнево районына эшлекле визит белән баргач, беренче чиратта данлыклы Гали авылы, аның фермерлары, фермалары, уңдырышлы кырлары һәм, әлбәттә инде, “Авыл яме” агротуризм үзәге белән танышып йөргән иде. “Авыл яме” хуҗасы Расих Латыйпов белән сөйләшкәннән соң губернатор:

- Бик кызыклы проект һәм өлкәбезнең бик матур урынында урнашкан. Хуҗасы да үзенең эшен бик яратып башкара, күрәсең. Без аңа ярдәм итәрбез, — дип әйткән булган.

Губернатор сүзе — аткан ук. Усть-Кинель авылында уздырылган көзге ярминкәдә Расих Латыйповны күреп алгач, Николай Иванович аңа дөя бүләк итәргә җыенуы турында хәбәр иткән. “Авыл яме”ндә яшәүче атлар, пони, ишәк, төен, тавис кошы, тавыклар һәм сайрар кошлар янына  шушы көннәрдә Казахстаннан бер яшьлек дөя кайтарылган.

Тәкәббер дөя атлар абзарына кергән һәр кешегә өстен кыяфәттә карап ала да тагын арты белән борылып баса. Казахстанның иркен далаларын сагынадыр, күрәсең. Бераздан күнегер әле. Аңа аерым караучы да беркетелгән һәм ул дөяне туристлар атландырып йөрергә өйрәтергә җыена.

Лилия БУРМИСТРОВА.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

* * *

Губернатор Николай Иванович Меркушкин свой летний рабочий визит в муниципальный район Похвистневский начал с ознакомления с туристическим комплексом «Сельский уют», что находится в Алькине. Вместе с сопровождающими его в поездке лицами и руководителем центра агротуризма, предпринимателем Расихом Музагитовичем Латыповым он обошёл все имеющиеся на территории объекты, задал множество вопросов, беседовал с местными жителями, работающими в этом учреждении отдыха, а они в свою очередь активно вступали в диалог с главой региона.

- Интересный проект в красивейшем уголке самарского края, которым занимается увлечённый человек. Мы будем помогать ему в реализации новых планов, — поделился впечатлениями губернатор.

Сказано — сделано. На XVI Поволжской агропромышленной ярмарке Николай Иванович, встретившись с Р.М. Латыповым, сообщил, что дарит ему верблюда, чтобы разнообразить, так сказать его зоопарк, находящийся в «Сельском уюте».

И вот теперь к лошадям, пони, ослику, павлинам, белкам, курам, красивым птичкам-певуньям привезли из Казахстана на машине «Газель» годовалого верблюда. Вид у него важный, на зашедших в конюшню людей он смотрел свысока и даже как-то презрительно. Но ничего. Спесь у него пройдёт. Об этом постарается «воспитатель», закреплённый за ним. Он же научит двугорбого красавца катать на себе туристов. Питанием верблюд обеспечен. В его рационе все виды грубых кормов. Так что для переселенца созданы все условия.

Лилия БУРМИСТРОВА.

Похвистневский район.

КОНТЕКСТ:

Николай Меркушкин: «Мы будем активно развивать агротуризм в Самарской области» (ФОТОРЕПОРТАЖ И ВИДЕОСЮЖЕТ) / Николай МЕРКУШКИН: “Самара өлкәсендә агротуризмны актив үстерәчәкбез”

BD183532-UwBBAFYAIA,740,,,14 августа врио губернатора Николай Меркушкин посетил центр агротуризма «Сельский уют», расположенный в селе Алькино Похвистневского района.

Просмотров: 1297

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>