Балам — татлы җимешем

гайнутдиновы

Гайнутди­новлар гаиләсе.

30 ноябрь — Әниләр көне

Хәзерге заманда бала тудырып үстерергә атлыгып торучылар сирәк. Дөрес, сабый чакта аларны ашатып-эчертеп, аркасыннан сөеп, йокларга яткырасың. Ә бала үскән саен аның мәшәкатьләре турында сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмас иде. Дөньяга яраклы акыллы, намуслы, вөҗданлы, әхлаклы кеше тәрбияләр өчен әти-әнигә бик зур көч түгәргә туры килә. Моны үзе кичергән кеше генә аңлый ала, минемчә.

Ә менә бүгенге көндә Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәүче Рафаэль белән Резидә Гайнетдиновлар бернидән дә курыкмыйча, өч малай тудырып, үстереп тәрбиялиләр. Менә шушы гаилә белән танышырга баргач, түрдә утырган, итәгендә сырпаланып, иркәләнүче сабыйларның әбиләре — ак әби — Мәрьям апа, игьтибарымны җәлеп итте.

Сөйләшә торгач, менә ниләр сөйләде ул миңа:

- Ирем Нәүфәл күптән вафат инде. Безгә Аллаһы Тәгалә бала тудырып үсте­рергә язмаган икән. Бу бә­хетле мизгелләрне күрү бә­хете насыйп булыр әле, дип яши торгач, ирем кырык сигез, үзем утыз сигез яшемә килеп җиткәнлегебезне сизми дә калганбыз. Шуннан соң үзара киңәшләштек тә, гаиләбезгә  улыбыз Рафаэльне тәрбиягә алдык. Бер яшьлек кечкенә сабыебызны кулыбызга алгач, андагы шатлык-сөенечләребез турында аңлатып бетереп тә булмый. Без бит аны акча эшләр өчен алмадык. Картлык көнебездә зур таяныч булыр әле, дип өметләнеп үстердек. Улыбыз бик инсафлы, миһербанлы, кешелекле булып үсте. Мин хәзер аның һәм киленем тәрбиясендә, гамәл кылып, оныкларымны сөеп, рәхәтләнеп яшим. Кызганычка каршы, ирем генә бу бәхетле көннәрне күрә алмый, үлеп китте шул.

Миңа йорт хуҗасы Ра­фаэль­нең үзен күреп сөй­лә­шергә насыйп булмады. Ул җаваплылыгы чикләнгән “Бай­текс” нефть оешмасында машина йөртүче булып эшли икән. Мин килгән көнне каядыр китеп барган иде. Нишләтәсең бит, аңа зур гаиләсен туйдырыр өчен ялсыз да эшләргә туры килгәли. Барысы турында миңа Резидә ханым бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Мин аңардан сезнең күп балалы гаиләгезгә хөкүмәт ярдәм итәме соң, дигән сорауны да бирдем.

- Өченче улыбыз Даниель тугач, ай саен җидешәр мең сум акча ала башладым. Бу начар түгел, әлбәттә. Ә менә бишенче сыйныфта белем алучы Данир белән өченче сыйныфта укучы Динарның  нәрсә ашап, нәрсә киеп яшәве беркемне дә никтер кызыксындырмый. Аларга бирелгән зур булмаган пособие акчасын ашауга тотабыз, ә уку әсбаплары белән кием-салым сатып алуга ул гына җитми.

Даниель тугач, өебезгә ремонт ясарга йөз мең сум акча бирелде. Ул ярдәм бик тә урынлы булды. Безгә пластик тәрәзәләр куйдырып, цемент һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга ярап куйды. Төзелеш материаллары бик кыйбат бит хәзер. Җитмәгәненә үз акчабызны тоттык инде.

Гайнетдиновларның өйләре ике бүлмәдән һәм кухнядан тора. Шунда гомере буе балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан һәм биш мең сум пенсия алучы карт әниләре Мәрьям апа да сыйган. Билгеле, закон буенча исәпләгәндә, монда балалар өчен тиешле утыз квадрат метр һәм яшәү шартлары юклыгы әллә кайдан күренеп тора.

- “Яшь гаилә” программа­сына басып, яңа өй салырга теләсәң, моның өчен хөкүмәттән өч миллион сум акча алыр өчен саклык кенә­гәңдә үзеңнең бер миллион сум акчаң булырга тиеш. Кулыбызда шул кадәр акчабыз булса, без ярдәм сорап йөрмәс тә идек әле, авыл җирендә бу акчага рәхәтләнеп өй салып булыр иде, -  дип уй фикерләре белән уртаклашты Резидә ханым. Аның бу сүзләрендә хак­лык зур. Бездә авыл җирендә гомерләре буе авыр эшләрдә бил бөккән карт-карчыкларга һәм гөнаһсыз сабыйларга карата ярдәм күрсәтелмәве бер­кемгә дә сер түгел.

Сөйләшә торгач, тагын шунысы билгеле булды. “Аз керемле гаилә” дип аталган программа буенча Гайнетдиновлар хөкүмәттән бүлеп бирелгән утыз биш мең сум акчага бозаулар алып үстергәннәр. Шулай берникадәр күләмдә акча эшләгәннәр. Алар сыер асрап та балаларын сөт белән тәэмин итеп торалар, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерү дә ярдәм итә. Ә өченче балалары өч яшенә җиткәч, гаиләгә ана капиталы да бирелергә тиеш.

Резидә ханым мәктәптә җыеш­­тыручы булып эшли, ә ба­лалар күбрәк Мәрьям әби карамагында. «Балаң баласы — балдан да татлы», — ди ул бу турыда.

Гайнетдиновлар гаиләсе белән аралашкач, күңелемдә чишелеп бетмәслек күп сораулар барлыкка килде. Ләкин аларга төгәл итеп кем генә җавап бирер икән?! Ана капиталын кулга төшергәнче, кечкенә Даниельгә бирелгән җиде мең сум акча кием-салымга, сабыйны ашатыр өчен тотылса, ә авыра-нитә калса, дәваланырга акча кайдан табасы?! Чөнки радио-телевидениене, интернетны ачып җибәрсәң, кызганычка каршы, күп кешеләрнең авырып киткән балаларына ярдәм сорап инәлгәннәрен күргәч, тетрәнеп куясың! Мондый хәлләрдән Аллаһы Раббыбыз үзе сакласын инде! Язмам башында әйтеп үткәнемчә, хәзерге көннән-көн бар нәрсә дә кыйммәтләнеп торган заманда кем генә күп бала тудырып  үстерергә ашкынып торсын икән? Бигрәк тә ыгы-зыгылы, шау-шулы, баскан саен акча таләп иткән зур шәһәрләрдә? Ә Гайнетдиновлар гаиләсенә килгәндә, аларга Аллаһы ярдәм бирсен, дип әйтер идем. Чөнки сәламәтлегеңне биреп, тудырган балаларыңны тиешенчә тәрбияләп үстерү зур түземлек һәм энергия таләп итә бит.

Тәрәзә артында көзге, томанлы көн. Бүген Әниләр көне. Без ихлас күңелебездән җир йөзендәге барлык аналарны һәм шул исәптән Мәрьям әби белән Резидә ханымны да шушы изге, матур бәйрәм белән котлап, киләчәктә беркайчан да җир йөзен сугыш афәтләре тетрәтмичә, “көзге”, “томанлы” көннәр күрмичә, үстергән балаларның рәхәтендә тынычлап яшәргә язсын иде, дигән теләктә калабыз!

Нурия ХӘЛИМОВА.

Яңа Усман авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1900

Комментирование запрещено