Барыбызга да үрнәк булырлык Динара ханым

1-DSC_0643

Динара Садрет­динова яшьләр форумын­да чыгыш ясый.

«Россия» телевидениесе каналында “Мөселманнар” про­граммасын алып баручы Динара Садретдинованы белмәгән мөселман кешесе юктыр, мөгаен. Җомга саен ул илебезнең төрле почмакларында яшәүче дин кардәшләребезне ис­лам динендә булган яңалыклар белән зәңгәр экран аша таныштырып тора.

Ә менә узган атнада Динара ханым Самарага килеп, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте оештырган “Ислам, уңыш һәм син” дип аталган яшьләр форумы эшендә катнашты.

Әлеге форумга 300гә якын кеше җыелып, Россиядә ислам яшьләре алдында торган проблемалар турында фикер алыштылар. Уфадан Россия мө­селманнарының Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт хәзрәт Әхмәров, Россиянең спорт мас­теры, олимпия, дөнья һәм Европа чемпион­нары исемнәрен алган Таһир Хайбуллаев, Са­мараның 2нче ипи заводы директоры Ри­­­нат Фәйзетдинов, Самара шәһәренең татар мил­ли-мә­дәни автономиясе советы вәкиле Илдар Тренгулов кебек дин кардәшләребез чыгыш ясап, үзләренең тормышларын­да һәм эшчәнлекләрендә Ис­­лам дине ничек ярдәм итүе турында сөйләделәр.

Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунак Динара Садретдинованың чыгышы хатын-кызның Исламда нинди урын алып торуына багышланган иде. Бу теманы ул соңрак “Яктылык” татар мәктәбендә шәһәребезнең мө­селман хатын-кызлары белән очрашуда да ныклап ачарга тырышты.

Мөселман хатын-кызла­ры­ның баш киеме — хиҗап киеп телевидение тапшыруларын алып баручы белән күрешергә теләгән ханымнар һәм туташлар белән мәктәпнең актлар залы шыгрым тулган иде.

Самара өлкәсе мөфтие Та­лип хәзрәт Яруллин ерак араларны якын итеп килүләре һәм Самарада яшәүче дин кардәшләребез белән очрашып, яшьләргә, мөселман ха­тын-кызларына үзләренең вә­­газьләрен җиткерүләре өчен Динара ханымга һәм тап­шы­руның иҗат төркеменә үзенең рәхмәтен белдерде.

“Яктылык” мәктәбенең мил­­ли этика һәм технология дәресләре укытучысы Асия Сәйфетдинова Динара ха­нымның Ингушетия Рес­пуб­ликасының атказанган мә­дә­ният хезмәткәре, Татарстан, Да­гыстан, Карачаево-Чер­кес­сия республикаларының ат­ка­занган артисты исемнәрен йөртүе, хатын-кыз буларак күпләргә үрнәк булып торуы турында әйтеп үткәннән соң, сүзне аның үзенә бирде.

Динара ханым елмаюы, басынкы тавышы белән ау­диториянең игътибарын шунда ук үзенә җәлеп итте.

- Самарада яшәүче дин кардәшләребез белән очрашуыма мин бик шатмын. Шәһәр искиткеч матур, киләчәктә сезнең янга ешрак килергә тырышырмын, — дип сүзен башлады ул. — Бүген мин сезнең белән Исламда гүзәл затларның роле турында сөйләшәсем килә. Күпләр, Ислам динендә хатын-кыз кимсетелә, дигән ялгыш фикер йөртәләр. Ә безнең халыкта элек-электән хатын-кызларга, аналарга карата тирән ихтирам яшәгән. Ислам дине хатын-кызны, ананы олуг дәрәҗәгә күтәрә, аңа хөрмәт һәм тәрбия күрсәтүнең ни­кадәр саваплы булуын аңлата. Пәйгамбәребез дә: “Җәннәт аналар аяк астында”, — дигән бит. Ислам динендә ир-ат белән хатын-кызның хокуклары тигез, чөнки Аллаһ каршында һәркем тигез. Ир-ат белән хатын-кызның табигатьләре бер үк булмаганлыктан алар­ның икесенә ике төрле вазифа йөкләнгән. Алар бер-берсен тулыландырып торалар, ә бу җәмгыятьнең үсеше өчен бик мөһим. Иҗтимагый тормышка икесе дә үз өлешен кертергә хокуклы, — диде Динара ханым. Ул чыгышында атаклы мөселман хатыннары турында сөйләп узды.

Хәер, Россия мөфтиләре советының “Рухи берләшү өчен” медале, Россия Феде­рациясе халыкларының милли мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш керт­кәне өчен Рәхмәт хаты һәм башка күпсанлы бүләкләргә лаек булган кардәшебез үзе дә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә күренекле хатын-кызларыбызның берсе булып тора.

- Мин үзем артист булырга хыялланып, ГИТИСны тәмамладым. Шулай да дингә әкренләп килеп баштан үземдә аңа ихтыяҗ булуымны тойдым, аннан соң инде намазга бастым. Ислам диненең бөтен кагыйдәләрен үти башлагач кына, башыма хиҗап кияргә җөрьәт иттем. Шуннан соң мин үз-үземне чынлап та якланылгандай тойдым. Татар хатын-кызлары мөселман кие­мендә аеруча гүзәлләр бит алар, — диде Динара ханым.

Мәскәүдән килгән мөхтәрәм кунак “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары, укучы кызлар һәм аларның әниләре белән шундый дус атмосферада байтак вакыт аралашты, аларның күп сорауларына бик теләп җавап бирде, үзенең гаиләсе турында сөйләп узды.

Гомумән, “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов мәктәпкә әледән-әле танылган милләттәшләребезне чакырып, очрашулар оештырып тора. Әлбәттә, төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу үсеп килүче буынга да, ата-аналарга да бик мөһим, минемчә. Мәсәлән, бүгенге очрашуга килгән туташлар һәм ханымнар, Динара Садретдинова белән аралашып, чын мөселман хатын-кызының чиста күңелле, саф ниятле, рухи яктан матур булырга тиешлегенә, мөселман киемендә дә матур, заманча күренергә мөмкин икәнлегенә тагын бер мәртәбә инандылар.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1799

Комментирование запрещено