“Яктылык”лылар спортта да алдынгы

яктылык218-23 ноябрьдә Волгоградта Олимпия уеннары программасына кертелгән грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегенә ярыш үткәрелде. Әлеге спорт төре белән җитди шө­гыль­ләнүче Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да читтә калмады. Ярыштан нинди нәтиҗә белән кайтулары турында әлеге спорт төре буенча мәктәпнең тренеры, спорт мастеры Руслан Йосыпов сөйләде.

- Волгоградка Россиянең төр­ле төбәкләреннән 500дән артык спортчы җыел­ган иде. Шулар арасында Са­­мараның “Яктылык” татар мәктәбенең җыелма коман­дасы әгъзалары Камил Әх­мәтвәлиев, Хусанбой Сайдрак­манов һәм Әб­декә­рим Шералиев бар иде. “Якты­лык”лылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Камил Әх­мәт­вәлиев 35 килограммга кадәр үлчәүдә алты очрашуның би­шесендә җиңеп, өченче урынны яулады. Димәк, ул Россиянең җыелма командасына үтү чиратында өченче урында тора, дигән сүз. Әлбәттә, бу безнең “Яктылык” мәктәбе өчен генә түгел, өлкәбез өчен дә зур казаныш, минемчә. Калган яшүсмерләребезгә, приз­лы урын­нарга чыгу өчен, очколар җитеп бетмәде. Башка ярыш­ларда алар да һичшиксез уңышлы чыгыш ясарлар, дип уйлыйм, — диде ул.

Без җиңүчене котлап, ярышларда гына түгел, укуда да уңышлар теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1905

Комментирование запрещено