“Новая волна” Казанга күчәрме? / В Казани начался сбор подписей за перенос «Новой волны» — обращение направят Владимиру Путину (ВИДЕО)

78856d435dbe9cd3f8ebf9694f872c69_MКазан шәһәре Думасының XXXIX сессиясендә депутатлар Юрмалада уза торган “Новая волна” фестивален Казанда уздырырга тәкъдим итте. Фестивальне башкалада уздыру тәкъдиме белән язылган ачык хат Россия мәдәният министры Владимир Мединский һәм композитор Игорь Крутойга юлланды.

Композитор конкурсның үткәрү урынын үзгәртү турында төгәл карар әле кабул ителмәгәнлеге турында хәбәр итте. Ул ел ахырына кадәр билгеле булачак. Казаннан кала, “Новая волна” Кырым, Сочи, Баку яки Калининградта уза ала, дип фаразлана. Соңгы көннәрдә исемлектә күренмәгән Санкт-Петербургның да “Новая волна”ны кабул итәргә җыенуы турында хәбәр таралды.

“Новая волна” Казанны таныта

Универсиаданы уңышлы уздыру, заманча инфраструктура, фестиваль оештыручыларының шәһәр, республика белән эшлекле элемтәләр булдыру – болар барысы да фестивальне үткәрү урыны итеп Казанны сайларга этәрә. Шунысын әйтергә кирәк: нәкъ менә Игорь Крутой Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантанасының генераль продюсеры булган. 2015 елда узачак Су спорты төрләре буенча чемпионатның тамашаларын уздыру да аңа йөкләнгән. Казанда чыгыш ясарга күп кенә эстрада һәм шоу-бизнес йолдызлары да теләк белдергән.

Фестивальне Казанда уздыру әһәмияте халыкара аренада шәһәр брендын ныгыту, кунакханә, рестораннарны тутыру кебек икътисади яктан табыш алу белән бәйле. Гади халык өчен “Новая волна” – ул Россия һәм чит ил йолдызлары катнашында ел саен уздырыла торган гаять зур бәйрәмдә катнашу.

Быел, Латвия Тышкы эшләр министрлыгының “кара исемлегенә” эләгү сәбәпле, Олег Газманов, Иосиф Кобзон һәм Валерия кебек Россия артистлары   фестивальгә кертелми. Бу аларның Украинадагы вакыйгалар турындагы фикерләре аркасында килеп чыккан.

“Новая волна” уздырылу дәвамында Россия эстрадасында күп кенә яңа исемнәр ачылды. Моннан тыш, Казанның ике музыкаль төркеме дә бу фестивальдә катнашты. Шуларның берсе “Мураками” төркеме булса, икенчесе – “Jukebox Trio”. Соңгылары Алла Пугачеваның махсус призына лаек булды.

Казанны яклап тавыш бир!

Татарстан башкаласында “Казандагы “Новая волна” өчен” дигән иҗтимагый совет булдырылган. Аның вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга фестивальне Казанга күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән хатка имзалар җыю башлады. Шушы комитетны берничә иҗтимагый оешма бергәләп барлыкка китергән. Алар арасында Кече һәм урта эшмәкәрлек ассоциациясе, Казан, Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, «Молодежь Казани» оешмасы, шәһәр Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары бар.

Барлык теләүчеләр инициативаны бүгеннән үк хуплый ала: имзалар җыя торган пунктлар югары уку йортлары, зур сәүдә үзәкләрендә ачыла. Социаль челтәрдә утыручылар new-wave-kazan.ru сайтында тавыш бирә ала. Акция иртәгә дә дәвам итәчәк. Җыелган имзалар җомга көнне Россия Президенты администрациясенә тапшырылачак.

Татар артистлары да катнашачак

- Мондый чаралар һәрвакыт уңай нәтиҗәләр бирә. Әлеге фестиваль Казанны танытырга булышачак. Моннан тыш, яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк, – дип ассызыклый Татарстанның һәм Казанның рестораторлар һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе, «Татинтер Ресторантс» ҖЧҖ генераль директоры Зөфәр Гаязов.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да бу идеяне биш куллап хуплый. “Юрмалада әлеге чарага 2-3 мең тамашачы килсә, без исә 7-8 мең кеше җәлеп итәчәкбез”, – ди Татарстан Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин.

“Новая волна” бездә үтсә, милли колорит, һичшиксез, сакланачак, ди депутатлар. Беренчедән, бу татар артистларының “Новая волна”да катнашуы белән билгеләнсә, икенчедән, килгән кунакларны татар милли ризыклары, мәдәнияте, тарихы белән җәлеп итүне дә истән чыгармаска кирәк.

Бюджеттан бер тиен дә тотылмаячак

Николай Рыбушкин исә Казанны Венеция, Вена кебек шәһәрләрдән бер дә ким түгел, дип ассызыклады. “Без бит Рудольф Нуриев фестивален дә бик яхшы итеп уздырабыз. “Turkvizyon” фестивален югары дәрәҗәдә узуы турында һаман бәяләмәләр килә. Икътисади яктан Казан Латвиядән бер башка өстенрәк. Без бу фестивальне уздыруны җиңеп чыгачакбыз”, – диде ул.

Иҗтимагый совет вәкилләре бу чараны уздыру өчен шәһәр бюджетыннан бер тиен дә тотылмаячак, дип ышандыра. “Новая волна” – коммерцияле проект. Аны оештыруга инвесторлар җәлеп ителә. Шул сәбәпле, шәһәр казнасы, киресенчә, әлеге фестивальне уздыру барышында тулыланачак кына. Ә шәһәрлеләргә килгәндә, бу аларга бернинди начар йогынты ясамаячак, ди алар.

Белешмә: “Новая волна” яшь башкаручылар конкурсы 2002 елдан бирле Латвиянең Юрмала шәһәрендә һәр елның июлендә уза. Яңа конкурс үткәрү идеясе композиторлар Игорь Крутой һәм Раймонд Паулста туа. Әлеге музыкаль форум Россиядән читтә дә яңа талантларны ачарга булыша. Алты көн дәвамында конкурста катнашучылар һәм танылган артистлар чыгыш ясый.

Айрат Сибагатуллин, Татарстанның мәдәният министры:

– Казан әлеге конкурсны кабул итәргә әзер. Аны уздырып, без бик күп нәрсәгә ия булачакбыз. Туристлар ташкыны артачак, татарстанлылар яхшы тавышлы башкаручыларны ишетәчәк. Казанда танылган шәхесләрне күрү мөмкинлеге дә булачак. Мин, һичшиксез, әлеге конкурсны карар идем.

Анастасия Стоцкая, “Новая волна-2003” җиңүчесе:

– Казанда чыгыш ясаганым бар. Ничек каршы алганнарын яхшы хәтерлим. Фестиваль сезнең шәһәрдә үтсә, һичшиксез, Казанга киләчәкмен!

Салават Фәтхетдинов, җырчы, Татарстанның халык артисты:

– Без күп тапкыр теләсә нинди дәрәҗәдәге чараны уздыра алуыбызны исбатладык. Безне белеп кенә калмыйлар, безгә ышаналар. Юрмалада карарга күнеккән “Новая волна” яратучыларын күңелләрен кайтармабыз, дип ышанам. Казан конкурсны уздыру өчен менә дигән шәһәр. Моның өчен барлык мөмкинлек, мәйданчыкларыбыз, тарихыбыз бар. Яңа талантлы башкаручыларны ишетер өчен мин бу чарага килер идем.

intertat.ru

 * * *

В Татарстане создан общественный комитет «За «Новую волну» в Казани», который приступил к сбору подписей под обращением президенту РФ Владимиру Путину. Как сообщили соучредители комитета сегодня на пресс-конференции в центре семьи «Казан», отдать свой голос за перенос «Новой волны» из Юрмалы в столицу РТ можно на сайте  new-wave-kazan.ru. Также сегодня в городе открывается 30 пунктов по сбору подписей, куда могут прийти все желающие. 20 точек будет работать в образовательных учреждениях, еще 10 – в торговых центрах.  Акция будет проходить два дня. Планируется, что обращение направят Путину уже в пятницу, 5 декабря.

Депутат Госсовета РТ, один из инициаторов идеи проведения фестиваля в Казани Николай Рыбушкин зачитал текст обращения к главе государства: «Латвия, которая вводит все новые антироссийские санкции, такого праздника не заслуживает. А в Казани, которая всегда была местом встречи культур Европы и Азии, он пройдет на совершенно новом уровне. Просим Вас одобрить проведение «Новой волны» в нашем городе», — говорится в тексте. Об этом сообщает «БИЗНЕС Online».

 

Просмотров: 1354

Комментирование запрещено