Карасаң — күзне иркәли, тыңласаң — тавышы йөрәккә май булып ята… (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0015Үткән җомга кичендә, 20 марта, Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында популяр җырчы Раяз Фасихов самарлыларга үзенең җиденче сольный концертын тәкъдим итте. 

Эстрада «казаны»нда кемнәр генә кайнамый бүген. Җырчыларның кайберләре яшен тизлегедәй калкып чыга да, шунда ук тиз генә эреп юк була. Алар урынына икенчеләре килә. Һәрхәлдә, эстрада буш тормый, чөнки җырлаучыларны тансыклар заман түгел, буа буарлык алар. Күңелне айкарлык, һәр авазны йөрәге аша уздыра алган җырчылар гына тансык хәзер. Соңгылар рәтендә булучы Раяз Фасыйхов — кыска гына вакыт арасында тамашачының мәхәббәтен казанып өлгергән егет.

1-DSC_0013

Самарда иң элек «Татарча солянка» концертларында чыгыш ясаган Раязны шәһәребез татарлары яратып кабул итеп, бу яшь җырчыга чын-чынлап гашыйк булдылар. Әйе, күпләр килешер: анарда артист өчен кирәкле бөтен сыйфатлар да бар бит. Сәхнәгә карасаң — күзне иркәли, тыңласаң — тавышы йөрәккә май булып ята…

Раяз Фасыйхов тамашачыны үзенең моңлы, ягымлы тавыш тембры, гадилеге, тыйнаклыгы белән әсир итә. Ул башкарган сагышлы, тирән мәгънәле җырлар һәркемнең күңел түреннән ургылып чыккан хисләрне яңарта. Һәрбер җырын тамашачының йөрәгенә үтеп керерлек, күңеленә сеңеп калырлык итеп башкара шул Раяз.  Мондый сәләт бөтен кешегә дә бирелмидер ул, бу сыйфатка ия икәнсең икән инде, аны түкми-чәчми башкалар белән дә уртаклашырга тиеш буласың. Раяз Фасыйхов шулай эшли дә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтенә шөкер итеп, яңадан-яңа җырлар яздыра, клиплар төшерә һәм инде менә тамашачыларын җиденче сольный концерты белән куандыра.

1-DSC_0014

Җанлы, моңлы җырлар бәйләменнән торган программа, гомумән, мәхәббәт темасына багышланган иде. Нәзәкатьле, үзәкләргә үтеп керә торган җырлар башкарылды. Иң күп алкышларны “Сөям димә”, “Сириннәр”,  “Ярат әле”, “Киек казлар”, “Эзлим сине”, “Минем белән кал әле” хитлары белән җыйгандыр Раяз. “Ак әби”, “Әнигә” кебек хатын-кызларга багышланган җырлары белән дә  сөендерде ул гүзәл затларыбызны, ә “Милләттәшләрем” дигән җыры белән тамашачыларда горурлык хисе уяткандыр. Артистның талантына мөкиббән киткән самарлылар җыр саен диярлек букетлар чыгарып торырга да онытмадылар.

1-DSC_00151-DSC_0081 1-DSC_0094

Концертта контраст та булды. Ничек дисезме? Монда классик әсәрләр дә, попса да яңгырады. Контраст душ файдалы, дип әйтәләр бит.  Тегесен дә, бусын да җырлый алган Раяз җырларын кайсы якка гына “бөгеп” җырласа да, аларның нигезендә татарлык ятты.

Раяз Фасыйхов Илһам Шакировның “Йөр син безнең урамнарда”, “Ак калфак” җырларын да башкарды. Берничә куплетларын легендар шәхескә пародия ясап, аның кебек тә җырлады ул. Бу мизгелдә тамашачыны сахра киңлекләренә алып китте, тарихи сәхифәләрне айкады сыман.

Исегездә булса, моңлы, лирик җырлары белән сәхнәгә килеп кергән Раяз “Татар җыры”  концертында Илһам Шакиров белән “Идел буе каеннары”н башкарган иде. Артист шушы вакыйганы искә алып:

-         Илһам абый белән күптәннән таныш мин. Аның белән, гомумән, бер гасырда яшәү, сөйләшеп тору да бер бәхет бит. Ә аның белән бергә шундый зур концертны тәмамлау, әле өстәвенә аның легендар “Идел буе каеннары” белән – анысын әйтеп тә торасы юк, — диде.

Якташыбыз Рөстәм Вәлиевның Алмаз Хәмзин белән бергә иҗат иткән, заманында Әлфис Кыямов популярлаштырып калдырган «Кил син» дигән җырын да башкарды Раяз. Ул вакытта экранда атаклы гармунчы Рөстәм абыйның фотосурәте күрсәтелде. Раяз Фасихов дөньядан вакытсыз китеп барган әлеге шәхескә үзенең җылы мөнәсәбәтен менә шулай белдерде.

Легендар җырчыларыбыз тарафыннан башкарылган җырларны гына түгел, әле халыкка бигүк мәгълүм булмаган, архив тузанында яткан әсәрләрне дә сайлап алган иде Раяз.

-         Татар халык җырларына мәхәббәтне Ләлә әбием тәрбияләде. “Улым, күңелгә бәлзәм булып ята торган көйләрне җырла” дип әйтә иде ул. Бүгенге көндә минем сәхнәдә булуыма иң нык куанучы да улдыр, мөгаен. Әбием үзе җырлый да иде, үзешчән спектакльләрдә дә катнашкан, гомер буе җырчы булырга хыялланган. Гөлсем Сөләймановалар рәтендә йөрергә тиешле кеше. Тик сугыштан соңгы авыр еллар аңа талантын үстерергә мөмкинлек бирмәгән.

Әтием Наил дә — үзешчән музыкант, гармунда уйный, җырлар яза. «Улым, җырчы булгач, минем җырларымны да сәхнәгә чыгарырсың инде», – дип әйтә иде ул миңа. Ә чынлыкта киресенчә килеп чыкты. Әти язган «Кыр казлары» җыры мине халыкка танытты, - дип сөйләде Раяз тамашачыларга.

1-DSC_0097

Концертта Раязның 6 яшьлек кызы Венера да чыгыш ясады. Әтисе белән бергәләп “Инде хәзер килмисең” җырын башкарды ул. Нәни кызның чыгышы тамашачылар алкышы белән хупланды. Венераның беренче дулкынландыручы адымнары киләчәктә ныклы адымнар белән алышынсын иде!

1-DSC_0022 1-DSC_0030 1-DSC_0034 1-DSC_0036

Раязның концерт программасына шулай ук бертуган энесе Рәсим Фасихов, ТНВ каналындагы “Музыкаль дистә” хит-парады нәтиҗәләре буенча “Болгар радиосы” музыкаль премиясен тапшыру тантанасында катнашкан якташыбыз Лилия Мингулова, популяр җырчы Ильвина  чыгышлары да кертелгән иде.

- Безнең өйдә гармун уйнамаган, җырламаган беркем юк иде. Барыбыз бергә җыелганда гармун кулдан кулга йөри. Гармунны күтәрә ала башлагач, өйрәтә башлыйлар иде инде безне уйнарга.  Рәсим дә бик талантлы егет, күп төрле уен коралларында уйный, әтием кебек җырлар иҗат итә һәм башкара, — дип таныштырды Раяз тамашачыларны энесе белән.

Рәсим абыйсына тагылып, аның исеме артына сыенып кына яшәүче егет түгел, ә мөстәкыйль, Раяздан бик күп нәрсәләр белән аерылып торучы шәхес икән. Ул традицион татар җырларын башкармый, аның иҗат юнәлеше башкачарак, көйләре  чит ил музыкасын хәтерләтә. Барысына да “Иске карурман”ны гына җырлап йөреп булмый, билгеле. Яңа буын бераз башкарак җырларда тәрбияләнә бит. Аларга якынрак жанрларны бирергә тырыша Рәсим. Самарлылар аның җырлавын яратып кабул итте кебек.

1-DSC_0039 1-DSC_0043 1-DSC_0049

Шенталы районының Татар Әбдекие авылында туып үскән Лилия Мингулованың кабатланмас моңына һәм иркәли торган тембрына, Илвинаның  яхшы куелган көчле тавышына да сокланып утырдылар самарлылар һәм ахырдан үзләренә күп алкышлар бүләк иттеләр, аларның чыгышларыннан канәгать калуларын әнә шуннан аңладым да инде. 

1-DSC_0108 1-DSC_0111 1-DSC_0114 1-DSC_0122 1-DSC_0127 1-DSC_0129

Татарстанның атказанган артисты, танылган баянчы Ринат Вәлиев та үзенең әсәрләрен башкарып үтте һәм тамашачыларның җаннарына рәхәтлек өстәде. Әлегәчә күз алдында аның һәрчак елмаюлы ачык йөзе саклана, колакларда гармун чыңы тынмый, күңелләрдә шатлык хөкем сөрә.

1-DSC_0056 1-DSC_0060 1-DSC_0072 1-DSC_0074

1-DSC_0146

Гомумән, бу программа тамашачыны битараф калдырмады шикелле. Концерт тәмамлангач та, әле озак кул чабып озаттык артистларны, алардан һич аерыласы килмәде. 

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1867

Комментирование запрещено