Самарда татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” дип аталган тамаша узды (ФОТОРЕПОРТАЖ һәм ВИДЕО)

1-DSC_08245 апрельдә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда татар эстрадасы йолдызлары катнашында “Зур концерт” дип аталган тамаша узды.

Мондый концертлар төнге күк йөзен хәтерләтәләр: сәхнәдәге җырчылар да һавадагы йолдызлардай җемелдиләр. Тик йолдызларның барысы да бертөрле булса, артистлар исә үзенчәлекле. Аларның һәркайсының үз образы, имиджы һәм, әлбәттә, үзенә генә хас тавышы. Мондый концертлар тамашачыга шул төрлелекләре белән ошыйлар да инде. Шуңа күрә зал халык белән шыгрым тулы, бигрәк тә яшьләр бик күп иде.

1-DSC_0801

Халык һәрбер җырчыны яратып, ачык йөз белән, бик яхшы кабул итте. Бар көченә озак кына кул чапкан тамашачы өчен концертны алып баручы Гөлназ Сәфәровага һәм Айваз Садыйровка һәр артистны кат-кат сәхнәгә чакырып чыгарырга туры килде. 

1-DSC_0803

Тәүге тапкыр Самар татарлары алдында чыгыш ясаган Илназ Гарипов тамашачыларның күңелен яулады.

1-DSC_0806

Һинд кызы образындагы җырчы Индиваның тавышы да нәкъ һинд киноларындагы җырчыларныкы төсле…

1-DSC_0809

…Һәм, әйтергә кирәк, моңлы, үзенчәлекле аның тавышы.

Ленар Сәйфиев

Ленар Сәйфиевның чыгышы тамашачылар өчен матур бер бүләк булды.

1-DSC_0812

Чара кысаларында Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сарае администраторы, Самар шәһәрендә татар концертлары оештыручы Флорида Әгъләм кызы Локманаваны да туган көне белән тәбрикләделәр.

Чара кысаларында Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сарае администраторы, Самар шәһәрендә татар концертлары оештыручы Флорида Әгъләм кызы Локманаваны да туган көне белән тәбрикләделәр.

1-DSC_0824 1-DSC_0826

Эльвира Хамматова

 «Язмышларны булмый үзгәртеп» һәм «Дусларым» җырларын башкарган Эльвира Хамматова моңлы тавышы, мөлаем йөзе белән тамашачыны үзенә җәлеп итте.

1-DSC_0837

«Эзлә мине, тап син мине чәчәкләр арасыннан», — дип җырлаучы Динә һәм Рафаэль Латыповларны тамашачылар аеруча җылы, яратып кабул иттеләр.

1-DSC_0832

«Рәхмәт, әнкәй, рәхмәт яусын, без дә бит буш килмәдек. Алып кайттык әнә сиңа кило ярым перәнник, — дип җырлаучы Нияз Җәләлов.

1-DSC_0845

Төрле стильләрдә җырлаучы Морат Гайсинны алкышларга күмеп, сәхнәгә кат-кат чакырып алдылар.

1-DSC_0841

ИлГәрәй "Куян күчтәнәчләре"

ИлГәрәй «Куян күчтәнәчләре» җырын һәрберсенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп башкарды.

Тыйнак, җитди Эльмира Сөләйманова

Тыйнак, җитди Эльмира Сөләйманова “Күңел кошы” җыры белән.

1-DSC_0861 1-DSC_0862

Җыры “Кирәк түгел” дип аталса да, халыкка ихлас күңелдән, сандугачтай сайраучы, Элмира кебек җырчылар, чыннан да, кирэк икән.

Җыры “Кирәк түгел” дип аталса да, халыкка ихлас күңелдән, сандугачтай сайраучы, Элмира кебек җырчылар, чыннан да, кирэк икән.

1-DSC_0869

Популяр җырчы Булат Нигъмәтуллингә “Бис!”ка җырларга да туры килде.

1-DSC_0876

Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Минһаҗев белән Марат Галимов Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган яңа җырларын һәм иҗатларына гашыйклар яратып өлгергән хитларын тәкъдим иттеләр. 

1-DSC_0880

«Артур & Марат» дуэтына тамашачылар арасында “Браво!” дип кычкырып, сызгыручылар да булды.

1-DSC_0885

Эстрадага кепка киеп, гитара тотып килеп кергән Ләйсән Гыймаева «Син кояшым» җырын башкарганда әкияттәге патша кызын хәтерләтте.

“Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, Раяз Фасыйховның чыгышы белән тәмамланды.

“Зур концерт” күләме буенча гына түгел, ә эчтәлеге буенча да зур булып, Раяз Фасыйховның чыгышы белән тәмамланды.

1-DSC_0893

Әлеге фотосурәтне  «дежавю» дип атар идем: шушы ханым әле күптән түгел генә Раяз Фасыйховның Самарда үткән  сольный концертында да нәкъ шулай чәчәк бәйләме белән җырчы янында басып тормадымы?

Концертның видеоязмасын да тәкъдим итәбез:

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Лилия РӘХМӘЕВА видеоязмасы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1494

2 комментариев

  1. Римма НУРЕТДИНОВАГА фотосурәтләре эчен ,Лилия РӘХМӘЕВАГА видеоязма эчен Алла саулык бирсен! Эшлерегезде унышлар, алдагы кеннерегезде де безне шулай шатландырып яшерге насыйп булсын. Концерт бик ошады!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>