Рустам Минниханов встретился с представителями татарской общины Азербайджана / Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

iLg-ty76wEkС представителями татарской общины Азербайджана встретился вчера во второй половине дня временно исполняющий обязанности президента Татарстана Рустам Минниханов.

Встреча прошла в постпредстве Татарстана в Азербайджане (Баку). Приветствуя участников встречи, Минниханов поблагодарил активистов татарской общины в Азербайджане за вклад в сохранение татарского языка и культуры, преумножение общих духовных ценностей. 

Минниханов вкратце рассказал о проектах, которые реализует Татарстан для сближения татар во всем мире. «Сегодня важно помочь татарам, независимо от страны проживания, сохранить родной язык, традиции своего народа, — сказал он. — Для этого была разработана программа дистанционного онлайн-обучения татарскому языку «Ана теле», создан и успешно работает спутниковый телеканал «ТНВ-Планета», который транслируется за рубежом».

Минниханов также рассказал о проводимых в республике форумах, в которых принимают участие представители татарских общин и диаспор, проживающие в разных странах и разных регионах России, это в том числе всемирный форум татарских женщин, форум татарской молодежи, сообщает пресс-служба казанского Кремля.

Председатель Центра татарской молодежи Азербайджана «Яшьлек» Диаз Ахмеджанов просил оказать финансовое содействие в проведении татарского праздника Сабантуй. Он отметил, что с каждым годом этот праздник проводится все с большим размахом, в прошлом году Сабантуй в Баку собрал более 3 тыс. участников. Кроме того, Диаз Ахмеджанов предложил организовать и провести в Баку форум татарской молодежи стран Кавказа и Закавказья. Минниханов дал поручение оказать содействие этой инициативе.

* * *

Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Әлеге чара ТРның Азәрбәйҗандагы (Баку) даими вәкиллегендә узды.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Азәрбайҗан татар җәмәгатьчелеге активистларына татар телен һәм мәдәниятен саклап калуга керткән өлешләре, уртак рухи хәзинәләрне арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татарларын берләштерүдә Татарстан гамәлгә ашыручы проектлар турында кыскача гына сөйләде. Бүген татарларга, кайсы илдә яшәүләренә карамастан, туган телне, үз халкының традицияләрен саклауда ярдәм кирәк, диде ул. Моның өчен «Ана теле» татар телен дистанцион өйрәтү буенча онлайн-программа эшләнде, «ТНВ-Планета» спутник каналы булдырылды һәм уңышлы эшләп килә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук республикада уздырылучы чаралар, шул исәптән татар хатын-кызлары форумы, татар яшьләре форумы һәм башкалар турында сөйләде.

Очрашуда катнашучылар алдында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та чыгыш ясады. Ул шулай ук татар халкы традицияләрен саклап калу буенча Бөтендөнья татар конгрессы эше турында сөйләде.

«Туган тел» татар мәдәнияте республика җәмгыяте рәисе Гөлҗан Мәсәутова Татарстан җитәкчелегенә һәм Рөстәм Миңнехановка Азәрбайҗан татар җәмәгатьчелеге үсешенә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

– «Туган тел» җәмгыяте Азәрбайҗанда Татарстанны лаеклы тәкъдир итә, – диде ул. – Без ел саен Сабантуй татар милли бәйрәмен Бакуның иң матур мәйданнарда уздырабыз, татар композиторы Салих Сәйдәшев юбилеен бәйрәм иттек, татар шагыйрьләренең, рәссамнарының иҗат кичәләрен уздырабыз, Татар теле көнен, Татар ашлары көнен билгеләп үтәбез.

Гөлҗан Мәсәутова хәбәр иткәнчә, 2014 елда ул Азәрбайҗанның Россия ватандашлары координация советы рәисе итеп сайланган. Ул Рөстәм Миңнехановка Баку урамнарының берсенә Габдулла Тукай исемен бирүдә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.

«Яшьлек» Азәрбайҗан татар яшьләре үзәге рәисе Диаз Әхмәдҗанов Сабантуй татар бәйрәмен уздыруда финанс ярдәме күрсәтүне сорады. Ул билгеләп үткәнчә, Бакуда Сабантуйга былтыр 3 меңнән артык кеше килгән. Моннан тыш, Диаз Әхмәдҗанов Кавказ һәм Кавказ аръягы татар яшьләре форумын оештыруны һәм уздыруны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов бу инициатива буенча ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде.

Очрашу барышында егерменче гасыр Азәрбайҗан мәдәни тормышында татар театр зыялылары роле турында, татар композиторларының мәдәни мирасы турында атаклы Азәрбайҗан композиторы, Рөстәм Яхинның дусты Муса Мирзоев сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Азәрбайҗан татар җәмәгатьчелегенең аеруча актив вәкилләренә ТР Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов 13-14 апрель көннәрендә Азәрбайҗанда эш сәфәрендә булачак, дип хәбәр итә Президентның хезмәте.

Просмотров: 1019

Комментирование запрещено