Зубчаниновка бистәсендә азан моңы…

з1Самарның Зубчаниновка бистәсендә урнашкан «Болгар мирасы» мәчетенең тышкы матурлыгы, мөселманнарны гына түгел, башка дин кешеләрен дә сокландырадыр. Көнчыгыш стилендә төзелгән әлеге гыйбадәтханәнең ап-ак бинасын ике биек манара бизи, ә алар башындагы ярымайлар һәм мәчет гөмбәзе кояштай балкып, ерактан күренеп тора. Еракларга ишетелгән азан моңы Зубчаниновка бистәсендә яшәүче милләттәшләребезне Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра, халыкка иман нуры өләшә…

Бүгенге әңгәмәдәшем шушы «Болгар мирасы» мәчетенең имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов.

– Расих хәзрәт, иң элек үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Кайда дини гыйлем алдыгыз?

– Мин үзем Похвистнево районы Гали авылында туып-үстем. 1992 елда мәктәпне тәмамлап, Гали авылы мәдрәсәсенә укырга кердем. Аннан соң Төркиянең Трабзон, Әмәт шәһәрләрендә дини белемемне арттырдым. Ә инде ике ел армия сафларында Кавказда хезмәт итеп кайткач, Казанның «Россия Ислам университетын» тәмамладым.

Дин өлкәсендә хезмәтемне Камышлы авылында башлап җибәреп, бу район үзәгенең бер мәчетендә дүрт ел имам булып тордым. Аннан соң туган авылыма кайттым һәм мине үзем тәмамлаган мәдрәсәгә завуч итеп билгеләделәр, шул ук вакытта биш ел урта мәхәлләдә имам вазифаларын да үтәдем.

Ә инде 2010 елда бирегә имам булып билгеләндем.

– Элек-электән мәчетләрне мөселманнар күпләп яшәгән җирдә төзегәннәр. «Болгар мирасы» гыйбадәтханәсе дә Зубчаниновка бистәсендә шул сәбәптән салынганмы? Биредә мөселманнар күп яшиме?

– Чынлап та, биредә яшәүче дин кардәшләребезнең саны байтак. Аларның барысы да, бигрәк тә олы яшьтәгеләре, Самарның Җәмигъ мәчетенә йөри алмый, шәһәребезнең үзәк өлешендә урнашкан Тарихи мәчет аннан да ераграк. Ә бистәдә «Болгар мирасы» гыйбадәтханәсе төзелгәч, монда яшәүче мөселманнар да Аллаһы йортына барып, намаз уку бәхетенә иреште. Моның өчен мәчетебезне салдырган «Болгар мирасы» фондын нигезләүче, эшмәкәр Гомәр әфәнде Батршинга, Самар өлкәсе мөфтиятенә һәм мәчетне төзүгә өлеш керткән һәр кешегә дә Аллаһы Тәгаләбезнең рәхмәте яусын.

– Намазга күпме кеше йөри?

– Гыйбадәтханәгә көн саен намаз укырга кеше күпләп килә, дип әйтә алмыйм, кайчакта ун-унбиш, кайчакта егермеләп кеше дә була, җомга намазларына 400ләп ир-ат җыела.

Бистәдә яшәүче татар гаиләләре арасында гореф-гадәтләребезне, дин йолаларын үтәүче кырыкка якын актив гаиләне беләм. Алар мәчеткә даими йөриләр, мәҗлесләр үткәрәләр. Без бер-беребез белән аралашып яшибез.

Татарлардан башка Зубчаниновка бистәсендә башка милләттән булган мөселман кардәшләребез дә яши. Зур дини бәйрәмнәрдә алар да килеп, мәчеткә 600гә якын кеше җыелганы да була. Мондый көннәрдә гыйбадәт уку залларыбызның икесе дә тулы була, ә мәчеткә сыймаган дин кардәшләребез йортка һәм урамга намаз укырга чыга.

– Хатын-кызлар да йөриме?

– Әлбәттә. Мәчетебездә берничә гыйбадәт залы булып,  икенче кат махсус хатын-кызлар өчен җиһазландырылган. Алар җомгадан гаири көннәрдә мәчеткә килеп, намаз укыйлар, махсус дәресләргә дә киләләр.

– Ә нинди дәресләр укытыла?

– Без фикх дәресләре бирәбез. Фикх – ул динне аңлау дигән сүз. Хәзерге заман яшьләре арасында төрле секталарга бирелеп китү модада. Фикхны белгән кеше моның ише оешмаларны урап уза, бозылып йөрми. Гомумән, Ислам дине кануннары буенча яшәгән мөселманнар тыныч күңел белән, беркемгә дә зыян китермичә һәм беркемнән дә зыян иттермичә яши. Бигрәк тә яшь буынга дини-әхлакый тәрбия бирүгә зур әһәмият бирәбез.

Шулай ук гарәп графикасы өйрәнелә.

Хатын-кызлар өчен дәресләр атнасына өч тапкыр: шимбә, якшәмбе һәм җомга көнне уза. Ир-атлар – чәршәмбе, ә яшьләр сишәмбе көнне мәчеттә узган дәресләргә җыела.

з– «Болгар мирасы» мәчетендә дини йолалар үткәреләме?

- Әйе. Биредә сабыйларга исем кушабыз, үлгән кешегә җеназа укыйбыз. Гыйбадәтханәнең икенче катында никах укыр өчен махсус бүлмә дә бар.

– Мәчетләрдә булган төрле проблемалар турында еш ишетелеп тора. «Болгар мирасы» имамы буларак, сезне нәрсә борчый?

- Мәхәлләбезнең иң зур проблемасы – үзебезнең җир булмау. Мәетләрне үз йолаларыбыз буенча күмү өчен, мөселман зираты булдыру кирәк. Әлегә без мәетләрне Петра Дубрава, Смышляевка бистәләрендәге зиратларга илтеп күмәргә мәҗбүрбез. Тик анда мәетне ләхет алмыйча күмеп куялар, ә безгә үзебезчә кабер казырга рөхсәт итмиләр.

Хакимиятебезгә дә, дин әһелләребез алдында да бу сорауны җае чыккан саен күтәрәм, тик әлегә ул чишелми кала бирә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Расих хәзрәт. Укучыларыбызга, дин кардәшләребезгә нинди теләкләр теләр идегез?

– Һәр әти-әни башлангыч дини тәрбияне гаиләдә бирсәләр иде, чөнки шулай булмаганда сезнең балаларыгыз интернет челтәренә кереп, анда адашып китү һәм Ислам секталарының берсенә эләгеп китү ихтималы күбәя. Ә балага дини гыйлем бирү өчен һәр әти-әнигә, иң кимендә, Ислам дине нигезләрен яхшы белү кирәк.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да иман байлыгы, жаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек
бирсен, күңелләребез саф, чиста булсын.

Алия АРСЛАНОВА.

«Самар татарлары» журналы№1 (10), 2015 ел.

Просмотров: 1291

Комментирование запрещено