Без бер зур гаиләдәй яшибез

2Миннәхмәт кызы Галия Соболева өчен Самарның «Заря» Мәдәният Сарае икенче өе булып тора. Һәм бу күп вакытын биредә үткәргәнгә дә түгел, ә монда эшләүче коллективның бер зур гаиләдәй яшәгәненә күрә шулай.

Кошка районындагы Моховой авылында җиде балалы гаиләдә туып-үскән Галия ханым кечкенәдән актив, яшьтәшләре арасында лидер була. Җитәкчелек итү сәләте, бәлки, аның яшелчә заводы директоры булып эшләгән әтисеннән күчкәндер.

Подбельский шәһәренең педагогия училищесын тәмамлаган кыз Самарга килеп, апасы эшләгән Металлистлар заводына хезмәткәрләргә эш бүлеп бирүче булып урнаша. Бу хезмәтне башкарган өч ел эчендә ул үзен тырыш, җаваплы, акыллы эшче итеп күрсәтә. Шуңа күрә аңа заводның «Заря» клубында хуҗалык бүлеге мөдире булырга тәкъдим итәләр.

– Баштан мондый җаваплылыкны үз өстемә алырга курыктым, бик дулкынландым. Тик әле бүген дә мине ризалашырга үгетләгән Елена Анисимовнага рәхмәтлемен. Ул безнең заводта нәкъ шушы вазифаны башкара иде, – дип исенә төшерә әңгәмәдәшем.

Аннан соң аны хуҗалык бүлеге буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Политехник институтын тәмамлап, югары белем дә ала Галия ханым.

Тора-бара үз эшен җиренә җиткереп, тиешле дәрәҗәдә башкаручы милләттәшебезне клубның
мөдире итеп кую турында сүзләр ишетелә башлый. Ә бит бу вазифага алты кандидатура була! Шулай 1992 елда эшчеләр коллективы җыелышында бертавыштан Галия Соболева «Заря» клубы мөдире итеп сайлана.

– Сез 1981 елда бирегә завхоз булып килүегезгә инде күп еллар үтеп киткән. Артка борылып карасак, барысын да ташлап китәсе килгән мизгелләр булмадымы? – дип сорадым Галия ханымнан.

– Дөресен генә әйткәндә, булды. 1996 елда, клубны заводтан шәһәр карамагына тапшырганда, бик авыр чор кичердек без. Хәтта эшчеләргә хезмәт хакы түли алмадык.

– Сезне нәрсә тоткарлап калды соң?

– Без хезмәткәрләр һәм биредә шөгыльләнүче коллективлар белән һәрвакыт бер зур гаиләдәй эшләдек һәм эшлибез дә. Мин аларны, икенче өемне ташлап китә алмадым. Чыннан да, ул авыр вакытларда «Заря» клубыннан бер генә кеше дә китми.

– Ул чорда олылар һәм балалар коллективларының клубта калуы Галия Миннәхмәтовнаның гына казанышы, чөнки ул безне барыбызны да үз канаты астына алып, нарасыйларыдай яклап-саклап яши. Янгын куркынычсызлыгы техникасы таләпләрен үти алмаганга, электриканы сүндергән вакытта музыкаль коллективларга төрле җирләрдә репетиция ясау мөмкинлеге булды, тик алар: «Без өебездә эшләргә телибез», дип, барыбер бирегә киләләр иде.

Галия Миннәхмәтовнаны бөтен хезмәткәрләре хөрмәт итәләр, чөнки ул аларның һәрберсенә үз җаен таба белә, аңларга тырыша, ихтирам белән карый, хәтта шәхси тормышларын да кайгырта. Ул эштә дә, өендә дә – уңган-булган хуҗабикә, – дип сөйли җитәкчесе турында «Заря» Мәдәният Сарае мөдиренең урынбасары Хәмит кызы Тәскирә Сханова.

Мондагы иҗат коллективлары шәһәр, өлкә, бөтенроссия, халыкара конкурсларда, фестивальләрдә катнашып, үзләренең югары әзерлекләрен күрсәтәләр һәм лауреат дипломнары, Гран при алалар, призлы урыннар яулыйлар. Аларның барысы да диярлек «Заря» клубында бик күп еллар иҗат белән шөгыльләнәләр.

3«Идел» халык татар эстрада җыры ансамбле дә биредә 20 ел эшләп килә инде. Коллективның сәнгать җитәкчесе – танылган гармунчы Мидхәт Әминов Галия Соболевага үзләренә шулкадәр яхшы мөнәсәбәттә булуы өчен бик рәхмәтле.

– Галия ханым, иң беренче чиратта, бик тә сабыр кеше. «Заря» клубындагы иң авыр вакытларда ул безне, үзенең икенче гаиләсен, саклап калды, таралырга бирмәде. Кешелекле, аңлый торган җитәкче булганы өчен аны барыбыз да ихтирам итәбез. Шушы кадәр төрле холыклы кешеләр белән уртак тел табып, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен бик яхшы психолог булырга кирәк. Галия Миннәхмәтовна нәкъ шундыйлардан.

Аның көч-куәтенә, үз эшен яратып, бөтен күңелен генә түгел, җанын-тәнен биреп башкаруына сокланырга гына кала, – ди Мидхәт Әминов.

Галия Соболева мөдир булган чорда «Заря» Мәдәният Сараеның өч иҗат коллективы җитәкчеләре «Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәренә лаек булган. Җиде иҗат коллективына «халык» исеме бирелә. Шулар арасында «Идел» татар ансамбле дә бар.

«Заря» Мәдәният Сараен милли үзәк, дип атасаң да була, чөнки биредә татар, чуаш, урыс хореография, вокал коллективлары эшләп килә. Биредә сынлы сәнгать, радиотехника, «Малышок» исемле балаларны мәктәпкә әзерләү үзәкләре дә бар. Ветераннар хоры да һаман да тулылана бара икән. Гомумән әйткәндә, «Заря» гөрләп яши. Хәтта коллективларга бүлмәләр дә җитешми.

2007 елда биредә капиталь ремонт ясый башлаганнар. Халыкта «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар» дигәндәй, урындыкта утырып кына торган җитәкчегә дә бернәрсә дә кулына китереп бирмиләр. Шулай 2008–2012 елларда мәдәни учреждениеләрне  ремонтлау буенча беренче шәһәр программасы чыккач та, Галия ханым, кирәкле документларны җыеп, мәдәният департаменты белән бергә аларны проектка тапшыра. Һәм иң беренче булып ремонтка акчаны аларга бирәләр.

– Аллага шөкер, шәһәр администрациясенә, мәдәният департаментына сәхнә костюмнары, музыка кораллары, яңа аппаратура сорап барсам, үтенечемне кире какмыйлар, рәхмәт яусын, ярдәм итәләр, чөнки алар безнең эшне күрәләр. Бу – минем хезмәткәрләремнең, иҗат коллективларымның казанышы, дип саныйм, – дип Галия ханым.

Ул миңа искиткеч матур бина буенча экскурсия үткәрде. Әлегә чаралар кече залда уза икән. Көзгә зур залны ачарга ниятлиләр. Быел бик зур суммага костюмнар тектергәннәр, аппаратураны тулысынча яңартканнар. Тулысынча коммуникация челтәре дә алмаштырылган, яңа түбә ябылган, фасады яңартылган. Гомумән, бик начар хәлдә булган бинага яңа сулыш өрелгән. Моның өчен Мәдәният Сарае мөдире өлкә һәм шәһәр администрацияләренә чиксез рәхмәтле.

1943 елда төзелгән «Заря» клубы мәдәни мирас объектлары исемлегенә керә. Шуңа күрә, бинаның тарихи бизәкләрен саклап калу ниятеннән, аның кирәкле өлешләренә реставрация ясыйлар.

Кече залга кергәч, андагы матурлыкка исем китте. Ә татар бизәкле тәрәз пәрдәләре аеруча игътибарымны җәлеп итте. Аларга Галия ханым үзе дизайн ясаган. Хәтта ремонт эшләрен карарга килгән Советский район буенча шәһәр Думасы депутаты Вячеслав Гришин да: «Пәрдәләрне дә татарча бизәгәнсез», – дип шаяртып куйган.

– Урамда еш кына кешеләр яныма килеп, клубның кайчан ачылуы турында сорыйлар, чөнки күбесенең балачагы, яшүсмер еллары шушында йөреп үткән. Кайберләре бирегә Чыршы бәйрәмнәренә, кайберләре лагерьларга йөргәннәр, кемдер аның сәхнәсендә биегән-җырлаган. Алар кайчак шулай килеп, шушы елларын исләренә төшерәләр. Бу районда күбесенчә Металлистлар заводы эшчеләре яши бит, – дип шатланып сөйли Галия ханым.

Милләттәшебез – өч кыз анасы. Тик аның мәрхәмәтле йөрәге алар янына тагын берсен сыйдырган. Иренең апасы үлгәч, Галия ханым аның бер кул булмаган кызын үзләренә тәрбиягә алган. Лилия, Гүзәл, Светлана Евгения белән бертуганнардай үскәннәр. Хәтта Евгения бухгалтерга укырга кергәч, Галия ханым үзенең уртанчы кызын да, сеңелесенә баш-күз булсын өчен, шушы уку йортына керергә үгетли.

Хәзер инде кызлары үз гаиләләре белән яшиләр. Яңа гына алтмыш яшен тутырган Галия апаның дүрт оныгы да бар инде. Аларның икесе – Евгениянең балалары. «Артка борылып карамыйча, алга барырга!» шигаре астында яшәүче Галия ханымның активлыгына, нык холыклы булына сокланып, аның кабинетыннан чыгып киткәндә ул инде шунда ук телефоннан эш буенча сөйләшергә тотынды. Әйе, аның бит икенче өе, икенче зур гаиләсе турында кайгыртасы бар…

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №2 (11) июнь-август 2015 года.

КОНТЕКСТ:

Капитальный ремонт дома культуры «Заря» в Самаре завершится к концу лета

Просмотров: 1462

Комментирование запрещено