Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим: «Өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт күрсәтү акрын гына югалып бара түгелме?»

images-cms-image-0000036571 октябрь - Өлкәннәр көне

Кызганычка, минемчә, бүгенге чорда олы яшьтәге кешеләрне олылау һәм аларга карата хөрмәт күрсәтү акрын гына югалып бара кебек. Без моны татар авылларында да күрәбез. Ни өчен яшьләр олыларны хөрмәт итмиләр? Ни өчен балалар әти-әниләрен санламыйлар, аларга кычкыралар, хәтта кул да күтәрәләр? Бу хәлнең төп сәбәбе - кешенең Ислам диненнән читләшүенә, мәктәпләрдә әхлак дәресләре укытылмаганлыгына бәйле, дип уйлыйм.

Күп кенә ата-ана балаларына Коръәнне, Мөхәммәд (с.г.с.)нең әйтеп калдырган хәдисләрен өйрәтмиләр, чөнки алар үзләре дә белми. Шуңа күрә өйдә баланы ата-ана түгел, ә телевизор һәм компьютер тәрбияли. Урамда балага тәрбияне тәртипсез, әхлаксыз җәмгыять бирә. Җәмгыять яхшы якка үзгәрсен, яшьләр олыларны ихтирам итсен өчен Ислам дине күрсәтмәләренә кайтырга, пәйгамбәребезнең хәдисләрен белергә кирәк.

Ни өчен без өлкәннәрне, карт кешеләрне хөрмәт итәргә тиеш? Моның төп сәбәбе — өлкән кешеләр бу дөньяда күпне күргәннәр, аларның тормыш тәҗрибәсе зур. Алар яшьләргә үзләренең акыллы киңәшләрен бирә алалар. Аларда тәҗрибә, акыл һәм хикмәт яшьләргә караганда күбрәк. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә һәм Мөхәммәд (с.г.с.) аларны хөрмәт итәргә куша.

Әгәр дә яшьләр өлкәннәргә хөрмәт күрсәтсә, олыгайган көннәрендә үзләре дә хөрмәттә яшәр. Әгәр дә инде начар мөнәсәбәттә булсалар, аларның балалары да үзләренә шундый мөнәсәбәттә булачак.

Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, 

Иске Ярмәк авылы имамы 

Габдулла МӨХӘММӘТКӘРИМ.

Просмотров: 1727

Комментирование запрещено