Китапны ябарга ашыкмыйк

3a5387bb6da6db2b3f0697914a35319c_500_0_0Нурлат районы Биккол авылы мәдәният сараенда Гакыйль Сәгыйровка багышланган китапны тәкъдир итү кичәсе булды

Кабатланмас моңнарын яңгыратып, Җир йөзендә тирән эз салган күренекле язучы һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның исеме легендаларга, риваятьләргә күчеп бара… Шөкер, халкыбыз фани дөньядан киткән андый бөек шәхесләрнең сурәтен вакыт тузаны астында калдырырга ирек бирми, истәлеген яд итеп, бүтән буыннарга тапшыра.

Бу җәһәттән безнең якташыбыз да, һичшиксез, мавыктыргыч хикәят-роман­нар­да, калын-калын китап­ларда тасвирлауга лаек, мәң­ге кабатларга мөмкин булмаган үзенчәлекле тормыш һәм иҗат юлы узган. Күптән түгел генә Самара шәһәрендә басылып чыккан “Үзе турында һәм барысы да аның турында” исемле истәлекләр җыен­тыгы әдип биобиблиог­ра­фия­сендә тәүге карлыгач төсле булды. Әдәбият сөюче­ләр көтеп алган әлеге бик тә тәҗел басма өлкә губерна­торының матди ярдәме белән дөнья күргән. Проект җитәкчесе, китап авторы һәм төзүчесе – журналист, өл­кәнең “Бердәмлек” газетасы баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин.

Әле генә табадан төшеп, “суынып” та өлгермәгән бу китапны узган атнада нәкъ менә Нурлат районының Биккол авылында башлап тәкъдим итүләре дә табигый. Гакыйль заманында дүрт-биш чакрымдагы туган авылы Әхмәттән биредә урнашкан җидееллык мәктәпкә йөреп белем алган. Монда аның элекке классташлары, дус-ишләре, иҗатына гашыйк җаннар. Биредә ул китап укучылар белән дә бер генә тапкыр очрашмагандыр. Түгәрәк юбилейлары да нәкъ шунда билгеләп үтелде. Мәһабәт мәдәният йортының тамашачылар залы һәрвакыт якын-тирә авыл кешеләре белән тулы була торган иде. Бүгенге кичәдә дә шулай.

Беренче сүзнең иң элек китап авторы Рәфгать Әһ­лиул­линга бирелүе дә урынлы иде, әлбәттә… Хә­теремдә, Гакыйль абый әле үзе исән чагында, аның олуг юбилей тантаналарында батырлыкка тиң тормышына багышланган, атаклы “ЖЗЛ” серия­сендәге кебек берәр китап нәшер итү турында күпме сүз куертыла иде. Ул саллы басманы гамәлгә ашыруга беренче нәүбәттә Казан язучылары алынырга сүз бирде. Булмады, матур хыял гына булып калды. Ә менә Рәфгать ага бу катлаулы эшкә тәвәк­кәлләп керешкән. Язучы­ның көлтә-көлтә хәлдә таралып яткан меңнәрчә кәгазен, кулъязмасын битен биткә салып, тәртипкә китерү мәрә­кәсе үзе генә дә ни тора! Авылдашлары, якташлары, каләмдәш дуслары, танышлары белән күрешеп, истә­лекләрен җыю да күп көч, тырышлык таләп иткәндер. Ниһаять, Гакыйль аганың үзе, замандашлары хакында язып калдырган күргән-белгәннәрен аның турындагы хатирәләр белән бергә, бер-берсеннән аерылгысыз рәвештә туплап, килешле итеп күпләгән фотолар һәм рәссамның графика рәсем­нәре белән бизәп бирү өчен язучылык куәсе дә кирәк бит.

Кыскасы, автор үз максатына ирешкән һәм укучыларны кызыксындырырлык эч­тәлекле җыентык барлыкка килгән. Анда Г.Сәгыйровның балачагы, яшьлеге чорында алып барган көндәлекләре, хастаханәдә аунаганда блокнотына “төрткәләгән” “авыру сызмалары”, фәлсәфи уйлары һ.б. язмалар урын алган. Тукай бүләге лауреатлары Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Гариф Ахунов һәм башкаларның фикерләре дә җәлеп итә, билгеле. Шуның белән бергә китапны яңа гына кулына алган укучы­ларның әдипкә кагылышлы кайбер хәлләр, вакыйгалар белән беренче тапкыр һәм берникадәр гаҗәпкә калып танышулары да ихтимал. Хас­та ятагына береккән килеш, каләмен тешләре арасына кыстырып шигырьләр, рә­сем­нәр иҗат иткән, ”Саф җилләр”, “Айбагарлар”, “Кабатланмас моң”, “Ике кояш”, “Шатлыклы иртә” кебек уннарча җыентык чыгарган әдипнең шулар өстенә ра­дио­алгыч ремонтлавы, фотоаппарат белән эш итүе, бәлки, сәеррәк тоелыр. Язу-сызу бер нәрсә, ә менә кулсыз-нисез радио төзәтүе… “Юныс – пәйгамбәр исеме” дигән язмасында аның моңа ничек ирешүе турында укырга мөмкин.

Сәхнәдә баянда уйнап, җырлар башкаручы, үзе дә байтак китаплар чыгарган отставкадагы полковник Иде­ал Галәветдинов Гакыйль кордашын оста гармунчы буларак та күз алдына китереп бастырды. Шагыйрьгә кар­дәш тиешле ирле-хатынлы җырчылар, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәр­ләре Рәисә белән Гакыйль Шәкүровлар аның сүзләренә язылган җырларын яңгырат­тылар. Мәҗлеснең түрендә утырган Наил энесенең улы Ринат та берничә шигыренә көй язган икән. Аларның мо­ңын, сагыну хисләрен Самара һәм Нурлат ягының сән­гать әһелләре Сәмигулла Рәхмәтуллин, Илшат Гайсин, Фәүзия Кәлимуллина, Кадрия Әндәрҗанова, Зөлфия Закирова, Сиринә Кәлимуллина, Наилә Җиһаншиналар күтә­реп алды. Ут күрше Фома мәктәбе укучылары ялкынлы шигырьләрен сөйләде. Чулпан авылы китапханәчесе Роза Хәлимова аңа багышланган шигырен күз яшьләре аша укыганда тамаша залында утыручыларның һәммә тойгысын, теләген җиткерде сыман. Самарадан килгән кунаклар өләшкән шушы китапны олысы-кечесенең ничек дулкынланып кулга алуын күрсәгез икән! Фойеда шагыйрьнең музей-йортын төзекләндерү фондына ига­нә акчасын җыю өстәле яныннан да кеше өзелмәде.

Сине, Гакыйль ага, һаман юксынабыз, сине һичкайчан онытмабыз! Китапны тәкъ­дим­ итү кичәсе әнә шул мөкатдәс, эчкерсез, ихлас уй-теләкләр белән сугарылган иде.  Шул ук вакытта аның алдында ниндидер уңай­сыз­лану, бурычлы булып калу, җавап­лылык тойгысы да күңелгә тынгылык бирми кебек. Соң, үзегез уйлап карагыз, шагыйрь вафат булганга 6 ел чамасы вакыт узып киткән, ә менә шагыйрь җә­сәде иңдерелгән Иске Җүрәй авылындагы (Самара өлкәсе) әлеге йортын музей итү турындагы вәгъдә, бер­дәм килешү, оятка каршы, га­мәлгә ашырылмаган. Бу – Самара, Ульян өлкә­ләренә дә, Татарстанга да кагыла. 2011 елда аның ка­беренә истәлек ташы кую тантанасында катнашучы­ларның шул хакта кабул ит­кән шушы өч төбәк җитәк­челәренә мө­рәҗәгате үз кө­чендә кала бирә.

Шагыйрьнең якты истә­легенә багышланган менә бу асыл китап та соңгысы булмас дип уйларга урын бар. Киләчәктә аны урыс һәм инглиз телләрендә дә нәшер итәргә ниятлиләр икән. Бик тә дөрес, иҗаты, яшәү үрнәге сау-сәламәт, тимердәй таза кешеләргә дә ышанычлы терәк булырлык көчле рухлы, легендар милләттәше­безне бөтен дөнья белергә тиеш! Автор йомгаклау сү­зендә әйткәнчә, “…киләчәктә Гакыйль Сәгыйров феномены турында башкачарак, тулырак итеп, аның кичереш­ләрен ныграк чагылдырган бүтән язучылар табылыр әле”. Чыннан да, язмыш сынавын җиңгән шәхеснең гомере әле тулысынча, бөтенләй үк ачылып бетмәгән, дәвамы көтелгән, кызыклы китап кебек үк. Аны ябарга ашыкмыйк.

“Ватаным Татарстан”,  № 164, 28.10.2015

Видеоязма nurlat-rt.ru сайтыннан алынды.

КОНТЕКСТ:

“Гакыйль Сәгыйров. Үзе турында һәм барысы да аның турында…”

* * *

«Гакиль Сагиров – о себе и все о нем…» (ВИДЕО) / Батырлык, вөҗданлылык, чыдамлылык үрнәге

Просмотров: 2170

2 комментариев

  1. Презентация книги в актовом зале школы «Яктылык» в пишет:

    Уважаемые соплеменники!
    12 ноября в 12.00 в актовом зале школы «Яктылык» (г. Самара ул. А. Матросова 11 А) состоится презентация книги Аглиуллина Р.Н. «Үзе турында һәм барысы да аның турында»(«О себе и все о нем» ), посвященная татарскому поэту, писателю и журналисту Гакыйлю Сагыйрову.
    Приглашаем всех желающих принять участие в мероприятии!

  2. Рәфкать Нәбиулловичка «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре исеменнән шушы изге иҗат җимеше өчен ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Ул шушы китапны язып бик зур эш башкарган, чөнки бу китап киләчәк буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертәчәк әле. Ә Гакыйль ага Сәгыйровка: җаның тыныч, каберең якты булсын, бөек татар халкының сөекле улы, дип әйтәсе килә!