“Бердәмлек” газетасының төньяк районнары буенча үз хәбәрчесе Нурсинә ханым Хәкимова Камышлыда яшәүче Әмир әфәнде Сафиуллин турында бик матур мәкалә әзерләгән иде инде. Уңган, искиткеч талантларга бай булган ир-ат хәләл җефете Әнсия ханым һәм сабый чагыннан ук тәрбиягә алынган кызлары Кристина белән әкияттәгедәй ике катлы кирпечтән салынган өйдә яшиләр, дип язган иде ул. Ә мин сезгә, хөрмәтле сайт укучыларыбыз, әлеге йортның фотосурәтләрен дә тәкъдим итәргә булдым әле.
Сафиуллиннарның йорт-җирләре татар милли стилендә бизәлгән. Бизәкләрне Әмир әфәнде үз куллары белән ясаган.
Өй хуҗасы үзенең Чулпан авылында яшәүче бертуганы Әхкәм кебек үк (аның турында язып чыккан идем инде) йортында гипстан әллә-ниләр дә кыландырып ята.
Әмир әфәнде матур-матур рәсемнәр һәм шәмаилләр дә ясый әле.
«Терра-Камышла» дип аталган төркемне алып баруда актив катнашучы Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.
КОНТЕКСТ:Рәсемнәрдәге дуслык темасы тормышында да чагыла
Просмотров: 1913
Искиткеч! Нинди унган кешелэр бар Камышлыда.!