Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтенроссия татар төбәкләре тарихын өйрәнүчеләр җыенын уздырды. Тарих институты галиме Дамир Исхаков сүзләренчә, моңа ике сәбәп бар:
- Беренчедән: Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан фәннәр академиясе Тарих институты Россиядә татар авыллары тарихын язу турында килешү төзегән. Шуның өчен төбәк тарихын өйрәнүчеләрне тупламыйча булмый, тарих институтында эшләүчеләрнең генә моңа көчләре җитми.
Икенче сәбәп: хәзер Россия төбәкләрендә тарих фәнен укыту беренче чиратта «Ватаным тарихы» курсына кайтып калды. Аның эчендә татар тарихы берникадәр булса да, бик өлешчә язылган һәм аз. Шуңа сөйләшү барышында «Ватан тарихы» курсы эченә төбәк тарихын кушып укыту турында сүз булды. Моның өчен төбәктә утыручы тарихчыларны туплап, шушы төбәк тарихына караган уку әсбаплары эшләп чыгарырга кирәк. Андый тәҗрибә бар, һәм шул юнәлештә эшләргә кирәк.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров исә бу җыенның максатлары турында:
- Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә җирлекнең, татар авылларының тарихына багышланган бик күп китаплар нәшер ителә. Туган җиргә, милләткә хөрмәт белән сугарылган мондый китаплар арасында төрлесен очратырга мөмкин: “чиле-пешлеләрне” дә, тулы канлы фәнни хезмәт дәрәҗәсендәге тарихи-тикшеренү эшләре дә бар. Бөтенроссия туган як тарихын өйрәнүчеләр җыенының максаты — әлеге күркәм эшчәнлекнең популярлыгын һәм сыйфатын үстерүгә этәргеч бирү, татар авыллары тарихын язучыларның хезмәтләре белән якыннан танышу, язучыларны үзара таныштыру, тәҗрибә уртаклашу, галимнәр белән аралашу һәм киңәшләшү өчен мөмкинлек булдыру, — дип сөйләде.
Тәүге җыенга Россиянең 41 төбәгеннән 150 делегат килеп төште, 400ләп хезмәттән торган китап күргәзмәсе ачылды, “түгәрәк өстәл”ләр, пленар утырышлар, Фәүзия Бәйрәмова язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе — татар хатыны Нәгыймә ханым турында язган “Ана” китабын тәкъдир итү чарасы булды һәм Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең Координация советы утырышы үткәрелде, мәгънәле чыгышлар яңгырады.
Самара өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим үзенең егерме буын бабасын белүе турында сөйләде. Ул башка авылдашларының шәҗәрә агачларын ясау белән дә шөгыльләнә. Ярмәклеләр Казан ханы Мөхәммәтәминнең ярлыгын табып, туган авылларына 1516 елда нигез салынуын ачыклаганнар. Туган якны өйрәнүче тынгысыз җан авылдашлары телендә кулланылган 106 сирәк сүз, ир һәм кыз балалар уйнап үскән уеннарны, авылының йөремсәк мәзәкләрен туплаган. Бу эшчәнлеге өчен Габдулла хәзрәт Бөтендөнья татар конгрессының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Әйе, Россиядәге 4300 татар авылының тарихын татар энциклопедиясе институтлары хезмәткәрләре генә башкарып чыга алмый. Туган авылы тарихын шунда туып үскән кеше генә яхшы итеп яза ала, дип кистереп әйтүчеләр белән дә килешеп булмый. Әнә, Лениногорск районында туып үскән журналист Илфак Шиһапов үзенең туган авылы Иске Иштирәк тарихын да, Көнбатыш Башкортстандагы Туймазы районының Төмәнәк авылы тарихын да (“Кем син, Төмәнәк бабай?”) шактый дәлилле һәм төпле итеп язып чыккан. Самара өлкәсенең татар тарихчысы Шамил Галимов та үзенең туган авылы Кызылсу гына түгел, күрше Мулла авылы, Самарада булган борынгы мәчетләр турында да саллы гына китаплар бастырды. Идеал Галәүдинов Самара өлкәсе авылларындагы мәчетләр турында (дөрес, бу китапларның барсы да рус телендә) “Свет истины” һәм Похвистнево районы Мәчәләй авылының сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышлап язылган “Подвиг огненных лет” китапларын, “Сәләм” газетасы редакторы Фәрит Шириязданов үзенең туган авылы турындагы язмаларын очрашуга алып килгән.
Ахырда җыенда катнашучыларга 2016 елның 1 апреленә кадәр региональ татар төбәкчеләре оешмаларын булдырырга вакыт бирелде. Оештыру корылтае яз ахырларына планлаштырыла. Ә бу җыенда гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы, бюро булдырылды. Совет рәисе итеп Саратов өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Камил Аблязов, ә аның урынбасары итеп тарихчы Дамир Исхаков сайланды. 26 совет әгъзасы арасында якташыбыз Габдулла Мөхәммәткәрим дә бар.
Җыенда катнашкан Шамил ГАЛИМОВ сүзләреннән Эльвира РӘФЫЙКОВА язып алды.
КОНТЕКСТ:
Габдулла хәзрәт советка сайланды
* * *
Туган авылың тарихын беләсеңме?
* * *
Татар тарихчылары Мәскәү сүзенә каршы торырлык оешмага берләшмәкче
Просмотров: 1506