Яңа Усман авылында Гакыйль Сәгыйровны искә алдылар / Сильный духом поэт и художник

DSC00836Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.

Яңа Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә шагыйрь Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе үтте. Чарага якташыбызны хөрмәт итүчеләр җыелды. Әдәбият яратучылар башта шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Гакыйль Сагировка багышланган  мәкаләләрнең барсында да бер фикер ярылып ята: «Шагыйрьнең тормышы — үзе бер Батырлык. Ә аның шигырьләре, рәсемнәре – шул Батырлыкның дәвамы. Батырлык дәвам итә. Чөнки әдәбият һәм сәнгать – мәңгелек».

Тау – ташлардан ныграк холкы белән
Таң калдырган ул бар галәмне,
Тәкъдирләргә каршы күтәргән ул
Язмыш дигән көрәш әләмен, — дип язалар аның турында каләмдәшләре.

Кичәгә кызлар үзләре дә Гакыйль Сагировның шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр, алар шагырьнең рәсемнәреннән җыелган күргәзмә янына басып, “Әнкәй”, ”Икмәк”, “Кирәк түгел андый-мондый бәхет”, ”Ике кояш”, “Кышка бер сүз”, “Көмеш дөнья”, “Кешеләрчә әйткән идем”, “Кабатланмас моң” һәм башка шигырьләрен сөйләделәр. «Бу шигырьләр кешеләрне үз гамәлләре турында уйланырга мәҗбүр итә», — дип әсәрләрнең тирән эчтәлекле булуын ачыкладылар. Татар эстрадасы җырчылары башкаруында Гакыйль Сагировның сүзләренә язылган җырларны яратып тыңладылар. 

DSC00828 DSC00836Шагыйрь халыкка көч бирергә тырыша, гүзәл шигырьләре белән начарлыкка һәм явызлыкка каршы армый-талмый көрәшә. Тормышы, кояшлы иҗаты белән кешеләрне үз язмышларына хуҗа булырга, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә.

Таш кыяны ярып үскән нарат
Сынса сынар, әмма бөгелмәс…

Тормышның аяусыз сынаулары Гакыйль абыйны сындыра алмады, ул халкына файдалы булып яши алды. Бөек шагыйрь, талантлы рәссам, көчле Кеше Гакыйль Сәгыйровның якташыбыз булуы белән горурланабыз.

                                                                            Г.Р. ЗАРИПОВА, Яңа Усман авылы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе.

* * *

На вопрос, кого Вы считаете героем 21 века, так сразу сложно ответить. Он требует осмысленного и обдуманного ответа. Герой — это тот, кто совершает героический поступок.

Можно ли назвать героем того, кто, превозмогая боль, трудности, совершает поступки, которые не под силу здоровому человеку? Именно такому человеку посвятили литературную встречу  в отделении социальной реабилитации села Новое Усманово ГБУ СО «ЦСО м.р.Камышлинский». С благополучателями  прошел литературный вечер, посвященный писателю и художнику – инвалиду с детства, прикованному к инвалидному креслу, Гакилю Сагирову.

Встреча началась с приветственного слова заведующей отделением Г.Р.Зариповой. Культорганизатор Р. Каримова  ознакомила всех с  биографией писателя. Затем участники прочитали стихи, написанные автором.

В стихотворениях Сагирова отражается любовь к жизни, желание жить в полном смысле этого слова. Гакиль Сагиров оставил свыше ста графических рисунков, некоторыми из них были оформлены  интерьер зала, что вызвало огромный интерес посетителей.

После завершения мероприятия, за чашкой чая, еще долгое время  обсуждали каждое прочитанное стихотворение, настолько они проникли в душу каждого.

Психолог ОСР ГБУ СО «ЦСО м.р.Камышлинский»
Лилия Минсахиевна ФАРТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1484

Комментирование запрещено