Туган авылым, Бозбашым

6Камышлы районындагы Бозбаш авылы тирән тарихка ия. 1911 елда, йортлар бер-беренә бик якын булу сәбәпле, Камышлыда көчле янгын килеп чыга. Нәкъ шул чагында янгыннан зыян күреп, йортсыз-җирсез калучыларга һәм үзләре теләгән кешеләргә башка җиргә күчеп китәргә ярый, дигән карар кабул ителә.

Кайберәүләр хәзерге Дәүләткол һәм Йолдыз (кызганычка, мәшһүр язучы Рөстәм Минегалимне бүләк иткән авыл җир йөзендә юк инде) авыллары барлык-ка киләчәк җиргә, ә икенче берәүләр башка җирдә тормыш учагын кабызып җибәрәләр. Менә шулай итеп, бик озак та үтми, Сок елгасы буенда бер та-тар бистәсе барлыкка килә. Өлкәннәр сөйләвенә, җирле язучы Хаҗиәхмәт Саниәхмәтов, тарих белгече, үз туган якларының тарихын өйрәнүче Ринат Мәрдәнов язмаларына караганда, һәр яз саен Сок елгасы ярларыннан ташып, чәчүлек җирләрен су басып алгач, шушы бистәдә яшәүче кешеләр аптырап, матур табигатьле, тирә-ягы куе, яшел урман белән әйләндереп алынган яңа җиргә – Бозбаш елгасы янына күчеп китәргә мәҗбүр була-лар. Беренче авыл нигезенә килгәндә, бары тик Сок елгасы буендагы кал-кулыкта урнашкан зират биредә кайчандыр авыл булуының шаһиты сы-ман торып кала.

Кызганыч ки, Бозбаш авылындагы тыныч, матур тормыш бик озак дәвам итә алмый, башка авыллардагы кебек, монда да күмәк хуҗалык төзү баш-лана. Динсезлек чоры үз эшен яхшы үти: авыл халкы тырышлыгы белән төзелгән Аллаһы йорты башка җиргә күчереп салына. Ул медпункт, кол-хоз склады, авылда терлек фермасы, иген саклау, колхоз идарәсе биналары төзергә килгән төзүчеләр өчен тулай торак хезмәтен үти. Ә хәлле кешеләр репрессия корбаннарына әйләнәләр.

Бераз алга китеп әйтәм: гомерләр үтеп, илебездә үзгәртеп кору җилләре кузгалгач, Тәлгать Хәмидуллин, Барый Хөббәтов, Минсәгыйть Әбраров һәм башка бозбашлылар тырышлыгы белән 1992 елның март аенда авылда, Ураза гаете көнендә, яңа мәчеттә моңлы азан тавышы яңгырый.

63Биредә күмәк хуҗалык төзелгәч, мәктәп, ферма, клуб барлыкка килә. Галәм Шәйхетдин улы Хәлимов бе-ренче колхоз җитәкчесе буларак истә калса, аңардан соң шушы эшне Мирга-сыйм Хәким улы Хәннанов дәвам итә.

Әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугы-шы еллары үзенең авырлыгы белән һәркем күңелендә уелып кала. Корал тотардай ирләр сугышка китеп бара. Аларның күбесе яу кырында башын сала, бик азы гына әйләнеп кайта. Бүгенге көндә авылда бары бер сугыш ветераны гына исән. Ул – Тәлгать Фатыйх улы Хәмидуллин.

Яшь Тәлгать 1943 елда фронтка алынган. Ул җәяүлеләр батальонында өлкән сержант булып хезмәт иткән. Фашист-ларны дөмектергәч, күкрәген орден-медальләр белән бизәп кайткан фронтовик колхоз рәисе, зоотехник, бригадир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Ә “сугыш кыйпылчыгы” кан-лы елларны онытырга ирек бирми, әле дә аның үпкәсендә “яши”.

512

Гомерен хәрби хезмәттә уздырып, лаеклы ялга чыккач, Камышлыга кайтып төпләнгән, туган авылы Бозбаш турында истәлекле кулъязмасы туп-лаган, озакламый аны китап итеп бас-тырырга җыенып йөрүче Фәһим ага Нуруллин болай дип яза: “ Канкойгыч сугыш тәмамлангач, авылыбызга 35-40 яшьләрендәге ир-егетләр әйләнеп кайттылар. Хатын-кызлар һәм ба-лалар җиңел сулап куйдылар. Ә тор-мыш авырлыгы дәвам итте. Берничә ел корылыклы булу сәбәпле, икмәк чәчелгән басу-кырлардагы бер гектар җир мәйданыннан бары тик бик аз күләмдә ашлык җыеп алырга туры килде. Бөтен көчләрен куеп, таңнан төнгә кадәр таякка гына эшләп йөргән колхозчыларның хезмәте берничә центнер ашлык бирү белән генә чикләнде. Бу хәл 1960 елларның уртасына кадәр дәвам итте.

Бераздан авыл тормышы бераз җайлана төште. Яшь-җилкенчәк клубта җыелыша, биредә бәйрәм концертлары, яшьләр кичәсе, ә кыш-ларын авылда каз өмәсе, аулак өйләр үткәрелә башлады. Чит җирләргә чыгып китмичә, Бозбаш авылында эшләргә калучы яшьләр менә кемнәр алар: Минсәгыйть белән Мөхтәрәмә Сәлаховлар, Кәзим белән Нәгыймә Борһановлар, Тәнзилә белән Фәһим Нуруллиннар һәм башкалар”.

Дөрестән дә, Фәһим ага сүзләренең дөреслеген раслагандай, хезмәт ве-тераннары Минсәгыйть ага белән Мөхтәрәмә Сәлаховлар әле дә туган авылларында яшиләр. Күптән түгел алар 60 еллык юбилейларын билгеләп үткәннәр.

– Безгә унике-унөч яшебездән колхозда эшләргә туры килде. Яшүсмер елларында ук бергә эшләп, дуслашып йөри торгач, дуслыгыбыз мәхәббәткә әйләнеп киткәнен сизми дә калганбыз, – дип сөйләде Минсәгыйть ага.

– Туебыз көнне дә эшебезне таш-лап тормадык, сөйгәнем белән колхоз фермасына барып, үземә беркетелгән бозауларны ашатып-эчертеп кайтыр-га туры килде. Ә олы улыбыз Булат туып, ун айлык булгач, иремне армия хезмәтенә алып киттеләр. Шулхәтле авыр булса да, түзәргә туры килде. Балам яшь иде, өстәвенә, каенанам әнкәй, мәрхүм, хасталанып азаплан-ды.

Аллаһыга шөкер, менә шундый кыенлыклар үтеп, өч елдан соң хәләл җефетем армия хезмәтеннән исән-сау гына әйләнеп кайтты, – дип тор-мыш иптәшенең сүзләренә кушыла Мөхтәрәмә апа.

Сәлаховлар гаиләсе өч бала туды-рып үстереп, үз хәер-фатихаларын би-реп, олы тормышка аяк бастырганнар.

Минсәгыйть ага сүзләренә кара-ганда, аларның олы уллары Булатның бүгенге көндә икмәк үстерүе, җиргә булган мәхәббәте әтисе каны аша күчкән икән. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Булат Минсәгыйть улы бүгенге көндә Камышлы авылында яшәсә дә, үзенең туып-үскән авылы Бозбашның басу-кырларын эшкәртеп, икмәк чәчеп үстерә. Аның кул астында барлыгы 600 гектар җир мәйданы бар. Быел ул бодай, арпа, солы, көнбагыш, карабо-дай, күпъеллык үлән чәчеп, мул уңыш җыеп алган. Уңган фермер эшчеләре Әфсән Шәймәрдәновтан, Раил Габ-драхмановтан, Мәҗит Фәттаховтан, бертуган энесе Марат Сәлаховтан, Илгиз Канәевлар хезмәтеннән бик канәгать.

“Игенче булыр өчен, иң элек, җирне яратырга, аңа хөрмәт белән карарга кирәк. Әгәр дә аны иркәләп, көчеңне салып эшләсәң, ул сине аша-та да, яшәтә дә”, — дип сөйли ул. Аның тырыш хезмәте район һәм өлкә тара-фыннан югары бәяләнгән.

Булат Сәлаховның хәләл җефете Фәүзия ханым да тик ятмый. Ул Ка-мышлыдагы мәктәп-интернатта эшләп, лаеклы ялга чыккан.

Әйтергә кирәк, хәзерге көндә Сәлаховлар үз куеннарына алты ятимне сыендырганнар. Шуларның өчесе олы тормышка аяк басканннар, ә калган өчесе мәктәп-интернатта белем алалар. Шушы матур гаиләнең олы улларының фаҗигале төстә гоме-ре өзелгәч, алар шушы изге эш белән шөгыльләнә башлаганнар. Аларның кызлары Эльмира тормыш иптәше Фәнис белән яраткан әти-әниләренә уллары Солтанны, Дамирны, кызлары Фирүзә ире Әнвәр белән уллары Са-мирны, Радмирны бүләк иткәннәр.

4Ятим балалар тәрбияләүгә килгәндә, Фәүзия ханым:

– Безнең шушы хезмәтебез Аллаһыдан бирелгәндер инде, дип сөйли.

Чөнки аның Бозбаш авылын-да гомер итүче бертуган апасы Фа-тыйма ханым белән хәләл җефете Фәрит кызлары Гөлнара һәм Алияне мөстәкыйль тормышка “очыргач”, та-гын унтугыз инвалид сабый балалар алып тәрбияләгәннәр. Әйтергә кирәк, аларның тугызы үсеп, әти-әни өеннән чыгып киткән, ә унысы үз яннарын-да әле. Мондый игелекле хезмәтне, минемчә, бары тик балалар яратучы, чиста күңелле, фидакарь йөрәкле кешеләр генә үти ала.

Бозбаш авылының бүгенге яшәешенә тукталып китсәк, бүгенге көндә 100 гә якын йорт хуҗалыгында барлыгы 200 гә якын кеше яши. Авыл уртасыннан асфальт юл үтә. Өйләр газ белән җылытыла. Биредә хәзер башлангыч мәктәп тә, элемтә үзәге дә, хастаханә дә юк. Клуб әле дә эшли эшләвен. Авылның зираты да районда иң яхшылардан санала. Әгәр дә авы-рып китүче булса, көн дими, төн дими, шундук “Ашыгыч ярдәм” машинасы ике арадагы биш чакрым араны үтеп, килеп җитә һәм беренче ярдәмне күрсәтә, кирәк булса, Камышлы район хасаханәсенә дәваланырга алып китә. Картлар социаль үзәктә реабилита-ция үтәләр.

2004 елда авыл уртасындагы кал-кулыкта өр-яңа мәчет төзелгән. Ә 2010 елда аның янында сугыш вете-раннары хөрмәтенә һәйкәл куелган. Мәктәптә укучы балаларны көн саен даими рәвештә автобус Камышлы авылының белем бирү үзәгенә укыр-га алып килә, дәресләр төгәлләнгәч, өйләренә кабат кайтарып куя.

Туган авыл! Бигрәк матур да, күңелгә якын да син! Менә шушы авылда үсеп, армия хезмәтеннән еге-тен көтеп алып, кавышкан Фәүзия ханым белән Булат әфәнде бүгенге көндә Камышлыда яшәсәләр дә, ту-гын як белән ике арадагы сукмакны онытмыйлар, алар анда бик еш кай-тып, әти-әниләренең хәлен беләләр, җирләрендә икмәк үстереп, мәш ки-леп яшиләр. Үз авылын өзелеп ярат-кан Фәүзия ханым туган ягына булган мәхәббәтен шигъри юлларга салган.

“Ике тауның уртасында

Сузылган минем Бозбашым,

Челтерәп аккан чишмә суы -

Татлы бит ул һәрчакны.

Урмандагы җиләкләре

Һәркемне тартып тора,

Хуш исле мәтрүшкәсе

Күңелне шатландыра!

Бозбашымның матурлыгы

Йөрәгемнең серен чишә,

Сандугачлар сайравы

Иртә таңнан ишетелә!

Үтте минем балачагым

Ямьле Бозбаш авылында,

Шау-гөр килеп торган

Дус-ишләр арасында!”

Язмамның ахырында өстәп, шуны әйтәсем килә: беркайчан да туган авыллар таркалмасын. Һәркемгә дә туган якның кадерен белеп, рәхәтләнеп яшәргә язсын иде!

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел.

Просмотров: 1564

Один комментарий

  1. А КУДА УВОЗИТ СКОРАЯ БОЛЬНЫХ ? В КАМЫШЛАХ НЕТ ЖЕ МЕДИЦИНЫ. ПОЭТОМУ НАРОД НЕ ЛЮБИТ БОЛЬНИЦУ В КАМЫШЛАХ. ОНИ ТАК И ГОВОРЯТ. ЛОЖИТЬСЯ В КАМЫШЛИНСКУЮ БОЛЬНИЦУ . ЗНАЧИТ ПРИВЕЗУТ МЕРТВЫМ.