Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды

news_25699Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды.

Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров белдерде. Аның әйтүенчә, Татарстан җитәкчелеге дәрәҗәле кунакларга республика йөзен милли бәйрәм аша күрсәтергә тели.

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы утырышы 25-28 майда Казанда уза. Анда дөньяның бөтен почмагыннан 200дән артык делегат катнашуы көтелә.

Интертат.ру

Просмотров: 1228

Один комментарий

  1. Ботен доньяга татар халкынын маданиятен курсэтергэ тагын бер форсат пэйдэ булды !!!