“Саклап калыр бары уяулык”

Гали авылы хатын-кызлары калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.

Гали авылы хатын-кызлары калфак һәм изү чигәргә өйрәнәләр.

Һәр милләт халкын башкалардан үзенә генә хас сыйфатлар аерып тора. Бу — аның теле дә, киеме дә, гореф-гадәтләре дә, сәнгате дә, көнкүреше дә. Безнең мөселман хатын-кызларын элек ерактан танып торганнар. Калфаклы, чулпылы кием кигән хатын-кызларыбыз турында: “Татар хатын-кызларының килүе әллә каян беленә, аның чулпылары челтер-челтер итеп зыңлый. Борылып карасаң, чынлап та татар хатын-кызы була иде” — дип язып калдырган алман галиме Карл Фукс. Шундый матур!

Танылган шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Татар хатыны” шигырендә шундый юллар бар:

Энҗе калфак, көмеш беләзек,

Калын толым, нечкә бил —

                                     нәзек.

Тимер тәңкә, чиккән

                             кулъяулык.

Югалмасын, дисәк, шул

                               байлык, —

Саклап калыр бары уяулык.

Безнең Гали авылының “Ак калфак” оешмасы да шундый уяу, йокы белмәс, милли мохитны торгызу өчен бөтен көчен куючан оешма. Соңгы утырышы да менә нәкъ шул юнәлешкә багышлап үткәрелде. Чараның исеме дә: “Милли киемнәребез — калфак һәм изү чигәргә өйрәнү“, — иде бит.

Билгеләнгән вакыт җиткәнче үк авыл китапханәсе тулып, утырырга урын юк иде инде. Китапханә хезмәткәрләре Фәһимә Зарипова һәм Роза Каюмова гүзәл затларга өстәмә урыннар ясап, барысын да сыйдырырга тырыштылар.

Өстәлләрдә калфак-изү өлгеләре дә, аларны бизәү өчен татар-милли бизәге сызымнары да, төсле җепләр, тасмалар, хәтта инәләр дә бар иде. Боларның барысын да Илһамия Кәримова һәм Флюра Низамова ханымнар әзерләгән. Алар үзләре дә матур итеп милли киемнәргә киенгәннәр иде.

Остаханә җитәкчесе Флюра апа кызларга калфак һәм изү тегү, милли бизәкләр урнаштыру ысулларын өйрәтте.Ә Кәүсәр Шәйхетдинова “Ак калфак” оешмасының эшчәнлегенә исәп-хисап ясады, Фәһимә ханым белән бергәләп эшләнгән күргәзмәне оештыру өчен матди ярдәм күрсәткән Рамил һәм Равил Мостафиннарга, Мөдәррис һәм Расих Латыйповларга рәхмәтен белдерде.

Утырышка Саимә апа Морзаханова үзенең чигүләрен һәм яңа гына басылып чыккан шигырьләр җыентыгын алып килгән иде. Ул берничә шигырен укып күрсәтте, ә хатын-кызлар бирелеп тыңлады.

Гөлшат Низамова интернеттан “Ак калфак” җырын табып алып килгән иде. Күчермәсен хатын-кызларга таратып өл­гермәде, борынгы татар көе бөтен бинага таралды. Арабызда милләт өчен янып йөргән шундый шәхесләр булуы бик сөендерә, алдагы көннәребезгә зур өметләр тудыра.

Соңрак кунакларыбыз алып килгән күчтәнәчләр белән чәйләп тә алдык. Бик ямьле булды бу кич утыру. Матур-матур калфаклар да чигелде, җырлар да көйләнде, киләсе елга планнар да корылды, җитәкчеләр дә сайланды.

Оешмабызның җитәкчесе итеп Илһамия Кәримова, аның урынбасары итеп Кәүсәр Шәй­хетдинова, секретаре итеп Фәһимә Зарипова сайланды. Ә чираттагы утырышыбыз — “Татар милли ашлары остаханәсе” дип аталачак һәм ул май аенда уздырылачак.

Үзебез шулай уяу булсак, милләт өчен тырышлык куйсак, иншалла, югалмабыз, татар булып калырбыз.

София СӘЛИМОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1368

Комментирование запрещено