Моңлы бер җыр булып…

Денискино мечетьРепрессия елларындагы ачы язмыш Самар өлкәсенең Шенталы районындагы Денис авылын да читләп узмаган. Биредәге алты мәчетнең бишесенең манаралары киселеп, алар төрле бина итеп үзгәртеп куелган, ә алтынчы мәчетнең гомерен саклап калу өчен авылдашыбыз Әбутдин Әхмәтвәли улы Әхмәтовка үз гомере белән түләргә туры килгән.

Авылдагы алты мәчеттән берсе генә калдырылгач, Әбудтин хәзрәт төрле җирләрдә булып, мәчетне яптырмаска рөхсәт алган. Авыл кешеләре аның биредә мулла булып калуын теләсәләр дә, риза булмаган, чөнки ул вакытта дин әһелләренең мал-мөлкәтен талап алып, сөргенгә сөрә башлау галәмәте кузгалган. Менә шундый шомлы заманда ул, гаиләсен бәхетсезлеккә дучар итмәс өчен, поездга утырып, каядыр баручы, үз иленнән куылган дини кешене очрата һәм гаиләсе белән авылга алып кайтып, баштан үз өендә яшәтеп, аннан башка чыгарып, мәчеттә хәзрәт вазифасын башкарырга тәкъдим итә. Озакламый ул кешегә иленә кайтырга рөхсәт ителгәч, Әбутдин хәзрәт тагын бер гаиләле кешене алып кайткан.

Бераздан соң аларның да язмышы үзгәреп, ул кеше дә авылдан китеп бара. Тормыш шундый юнәлеш алса да, Әбутдин хәзрәт мәчеттә гамәл кылуын туктатмаган. Бер көнне ул биредә намаз укыгач, өенә кайтып, ашарга гына утырган булган. Көтмәгәндә, өйгә авыл куштаннары районнан беләкләренә кызыл тасма бәйләгән кешеләрне ияртеп килеп керәләр һәм хәзрәтнең кулларын артка каерып бәйләп, авылдан алып чыгып китәләр. Алар:

– Авылда сайлау вакыты, ә син мәчеттә намаз укып ятасың! – дип җикеренәләр.

– Миңа хәбәр бирүче булмады, барган булыр идем, — дип әйткән хәзрәтнең сүзләрен алар ишетергә дә теләмиләр.

Менә шул көннән соң Әбутдин хәзрәтнең тормышы тәмуг газабына әйләнеп куя. Аны баштан Бөгелмәгә, аннан соң “сәвиткә каршы”, “халык дошманы”, дип гаепләп, Сызранга озаталар. Биредәге явызлык турында сөйләп бетереп тә булмас иде. Көн-төн сак астында торучы әсирләр тәүлекнең кайсы вакыты икәнлеге турында оныталар, чөнки биредәге әрнеп ыңгырашкан җан авазларына түзәрлек булмый. Аллаһыга нык ышанган дин әһелләрен менә шулай газаплыйлар биредә.

Әбутдин хәзрәт авылда укымышлы, дини гыйлемле кеше булып саналган. Алар хәләл җефете Маһруй белән алты балаларын да тормыш алып барырлык итеп, эшкә мәхәббәт тәрбияләгәннәр, өстәвенә, гыйлемле дә итәргә тырышканнар. Аларның уллары Минегариф авылдагы имам хәзрәтләрдән төпле белем алгач, алар: «Улыгыз алты ел эчендә ала торган белемне ике елда үзләштерде», — дип әйткәч, Әбутдин баласын Татарстандагы югары уку йортына бирә. Минегариф берничә ел аласы белемне кыска срокта укып чыгып, Коръән-хафиз булып, теләсә кайсы уку йортында белем бирә ала, дигән таныклык алып, өенә кайта. Ләкин ни кызганыч! Аңа рәхәтләнеп яшәргә язмаган икән! Ислам диненә мәхәббәте чиксез булган егет (ул вакытта медицина бик артта сөйрәлгән заман) эче авыртудан 19 яшендә үлеп китә. Әбутдин хәзрәт калган балаларын да белемсез калдырмаган.

Төрмәдә ачлыкка, кеше хокук ла-рын аяк астына салып таптауга, төрле газапларга түзә алмаган хәзрәткә озакламый паралич суга. Шуннан соң аны Саратов төрмәсенә озаталар. Аның уллары — Минаҗетдин белән Кәшшафетдин әтиләре янына барып йөрүләрен туктатмыйлар, азык-төлек күтәреп, яраткан аталарының хәлен белергә дип киләләр. Ләкин төрмә сакчысы: «Мин сезне көндез кертә алмыйм, үземә куркыныч яный, төнлә килерсез», — дип әйткәч, егетләр шулай итәләр. Аларның бер килүендә, аталары, нидер сизенгәндәй: «Улларым, алдагы көндә, әниегез үлгәч, миңа да авылыбыз зиратында аның янәшәсендәге җирне киртәләп (элек чардуган булмаган) куегыз әле», — дип үтенә.

Аллаһы Раббыбыз ризалыгы һәм кешеләр өчен кылган изгелеге өчен ике ел төрмәдә газап чиккән, шунда корбан булган Әбудтин хәзрәтнең аянычлы язмышы турында аның оныгы Тәнзилә Габдулла кызы Мотыйгуллина сөйләгәннәргә таянып язылды.

Авылга кайтып, зират өстендә ике кешелек урынны киртә белән бүлеп куйгач, күп тә үтми, хәзрәтнең уллары янәдән әтиләренең хәлен белергә килгәч, аларга: «Халык дошманы мәңгелек йортка китте», — дип җавап тоталар һәм бернинди мәгълүмат та бирмиләр. Теге каравылчы яше-рен генә аның кабер туфрагын кулъяулыкка төреп, улларына ки те-реп бирә.

Бераз алга китеп әйтим әле: торгынлык еллары үтеп, хәзрәтнең оныгы Рәис, Минаҗетдин абыйның улы, бирегә килеп, архивларда бабасы турында тикшеренү эшләре алып барырга теләсә дә, берни дә килеп чыкмый. Кызганычка, хәзрәтнең ни сәбәпле хөкем ителүе, каберенең кайдалыгы бүгенге көнгә чаклы моңлы бер җыр булып, әлегәчә сер булып кала бирә.

Язмамны дәвам итеп, тагын бер искитәрлек хәл турында әйтеп үтәсем килә.

Денис авылында таң алды. Күктә тулган ай йөзә, йолдызар якты итеп яналар. Тирә-юнь сихри тынлыкка чумган, бөтен галәм йокыга талган чак.

Нәкъ менә шундый вакытта Әбутдин хәзрәтнең туган тиешле сеңелесе Хәтимә, иртәнге намазга тәһарәтләнеп алыр өчен, йортка чыга. Ул кулындагы комганын җиргә куеп, башын күккә күтәреп, галәмнең матурлыгына сокланып карап торганда, ни күрсен, аның игътибарын кыйбла ягыннан, күк йөзеннән ап-ак киемле кешеләрнең җеназа күтәреп барулары җәлеп итә. Юк! Күтәреп түгел, алар аңа күктә “йөзеп” баргандай тоелалар.

– Я, сөбханалла! – дип әйткәнен сизми дә кала Хәтимә. Ул шулай исе китеп карап торганда, менә шушы әкрен генә, кыр казлары оча торган биеклектән баручы, өрфиядәй ак киемле могҗиза ияләре туп-туры авыл зиратының өстенә килеп төшәләр. Шушы хәлне күреп торган Хәтимә сулкылдап елап, комганын алырга да онытып, өенә йөгерә…

Ә таң атып, яңа матур көн тугач, ул Әбудтин хәзрәтнең нигезенә килеп, елый-елый: «Гайбирәннәр (элек шундый хәлләр булгалап торган, күрәсең, шуның өчен изге җаннарны шулай дип атаганнар) абзыйның гәүдәсен зиратка алып кайтып җирләделәр», — дип әйтә. Әгәр дә Хәтимә, акылы китеп, ялгышкан, диючеләр табылса, моның шулай икәнлегенә дәлил: бу могҗизаны авылда тагын берничә кеше күргәнлеге мәгълүм була.

Әбудтин хәзрәтнең хәләл җефете Маһруй тугызынчы дистәне түгәрәкләп килгәндә вафат була. Ул ире Әбутдин улларыннан билгеләткән урында җирләнә.

Менә инде Әбутдин хәзрәт турындагы кыйсса тәмам булды. Ул саклап калган мәчетебез әле дә күкрәп яши, аның 100 еллык юбилеен билгеләп үткәнгә дә байтак вакыт узып китте инде.

Хата җибәреп, ялгышлык белән риза булып, Ислам дөньясында зур горурлык булып саналган тарихи мәчетләрнең манараларын кисүче бәндәләрнең язмышлары бик үкенечле тәмамланган, дип сөйлиләр…

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел.

Просмотров: 1612

2 комментариев

  1. такое родное близкое сердцу место

  2. Родные и близкие сердцу и душе окна — пусть никогда не гаснет свет и не иссякнет людской поток в священный дом АЛЛАХА ! ВЕЧНАЯ ПАМЯТЬ ТЕМ КТО СОХРАНИЛ ЭТОТ ДОМ!!