Милләтне саклап калу изге бурычыбыз

Любовь Колесникова.

Любовь Колесникова.

ЮНЕСКО мәгълүматларына кара­ганда, киләсе йөз ел эчендә дөньядагы 6 мең телнең яртысына юкка чыгу куркынычы яный. Ана телебез шулар рәтенә кермәсен өчен без, татарлар, бүген күп көч куябыз: милли оешмалар булдырабыз, гореф-гадәтләребезне торгызабыз, балаларга милли тәрбия бирергә тырышабыз.

Башка халыклар да милләтләрен югалтмас өчен җиң сызганып көрәшә. Мәсәлән, фин-угор халыклары бу җитди мәсьәләне зур конгресс оеш­тырып, төрле илләрдә яшәүче мил­ләттәшләре белән очрашып, уртага салып хәл итәләр. “Самара өлкәсе халыклары берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешма рәисе урынбасары Любовь Колесникова бу турыда журналистлар белән очрашуда сөй­ләде. Ул “Россия Федерациясе фин-угор халыклары ассоцияциясе” хәрә­кәтенең Самара бүлеге җитәкчесе буларак күптән түгел Финляндиянең Лахти шәһәрендә үткәрелгән VII фин-угор халыкларының Бөтендөнья конгрессында катнашкан.

Иң элек Любовь Александровна Кон­грессның эшчәнлеге белән таныштырды.

- Конгрессның төп бурычы итеп -   фин-угор халыкларының мәдәниятен, телен саклап калу һәм үстерү, аларның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау, фәнни, мәдәни һәм иҗтимагый элемтәләрне хөкүмәт дәрәҗәсендә активлаштыру мәсьәләләре куелган.

Чара 1992 елдан башлап, дүрт елга бер мәртәбә уздырыла. Быел анда дөньяның 13 иленнән килгән делегатлар катнашты. Самара өлкәсендә дә венгр, карел, коми, манси, вепс, эстон кебек милләт вәкилләре яши. барлыгы 70551 кеше. Шуңа да без, самаралылар, конгресс эшендә актив катнашабыз, — диде Колесникова. — Бу конгресс эшләп килгән чорда туган тел, халыклар тарихы, традицион мәдәният дәресләрен  мәгариф программасына кертү өчен зур эш башкарылды. Шулай да, проблемалар бар әле.

Фин-угор халыкларында демографик мәсьәлә беренче урында тора. Алар­ның күбесе хәзерге вакытта тулы­сынча диярлек башка милләтләр арасында эреп, югалып бара. Аеруча бу азсанлы халык­ларга кагыла. Мәсәлән, водь милләте халкы саны бары тик 73 кеше. Аларны милләт дип атау да кыен.

Милләт яшәсен өчен ана телен саклау мөһим, диләр бераваздан форумда катнашучылар. Финляндиядә бу мәсьәләгә аеруча җитди карыйлар.

Катнаш никахтан туган  сабый әтисенең дә, әнисенең дә телен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп үсә. Яшьтән милли мохитта тәрбияләнгән, аннан белемен мәктәптә ныгыткан бала туган телен беркайчан да онытмаячак. Гомумән, Финляндиядә күп­ телләр белү байлык булып санала, шуңа да анда яшәү­челәр кимендә өч-дүрт тел белә.

Фин-угор халыкларының проблемалары өлкәбездә яшәүче башка мил­ләтләргә дә таныш. Бездә дә туган телне, гореф-гадәтләрне саклап ка­лу актуаль проблема булып тора. Бу юнәлештә фин-угор конгрессы тәҗ­рибәсен дә кулланышка алырга була. 

Татарларда ире, йә хатыны башка милләттән булганда гаилә әгъзалары үзара тик рус телендә генә аралашалар. Бу очракта бала икенче телне өйрәнүдән мәхрүм кала. Ана телебезне саклап калу бүген  җитди мәсьәлә, һәм бу юнәлештә фин-угор халыклары безгә үрнәк күрсәтеп бара.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1001

Комментирование запрещено