Июль башында Россиядә милли мөнәсәбәтләр буенча президент советының чираттагы утырышы булды. Утырышта үзенең ультраконсерватив-кадими карашлары белән танылган мәдәният министры Владимир Мединский Президент Путинны Мәгариф министрлыгына чит телләрне һәм милли телләрне (рус сәясәтчеләре аларны төбәк телләре дип атый) укытуга бирелгән сәгатьләрне кыскартып, рус теле укытуга бирергә дигән күрсәтмә ясарга өндәде.
Мединскийның бу үтенече – Мәскәүдәге идарәче элитаның Россиянең киләчәгенә куркыныч яный дигән психоз белән чирләве нәтиҗәсе. Алар илнең таркалу куркынычыннан саклану өчен аны бертелле, бер мәдәниятле итәргә кирәк дигән карагруһчыл идея өстенлек алып бара, аңа без дошманнар чолганышында яшибез дигән фикер килеп ялгана. Бар кеше дә бер телдә сөйләшсә, бертөрле фикерләсә, Россия какшамас державага әверелер, XXI гасыр куйган киртәләр аша җиңел генә атлап чыгар кебек тоела. Чит телләрдән азат булу җәмгыятькә чит идеяләрнең үтеп керүеннән саклар дигән беркатлы яшерен хыяллар да юк түгел, билгеле.
Башка телләрне кысрыклау өчен нигез итеп рус теленнән БДИ нәтиҗәләренең түбән булуы алына. Чынлап та, 2014 елда Россиянең Мәгариф министрлыгы рус теле һәм математикадан аттестат алу өчен җитәрлек минималь балларны 36дан 24кә кадәр төшерергә мәҗбүр булды. Чөнки шулай эшләмәсәң, 11 ел буе парта артында утырган 18 яшьлек күсәкләрнең байтагын урта белем турында документсыз калдырырга туры киләчәк иде. Кайбер төбәкләрдә рус теленнән БДИны 0 балл белән бирүче хөрәсәннәр дә табылды, бу инде – бала фән буларак рус теленнән берни дә белми дигән сүз. Хәер, 24 балл алганнар да шуннан ерак түгел. Россия телевидениесенең “Беренче канал”ы шул чакта “Рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре күпне күргән укытучыларга да шок ясады” дигән сюжет эшләде. Балларның түбән булуы исә безнең укучыларның БДИга имтихан итеп түгел, ә урланганны күчереп бирү акты итеп кенә карарга гадәтләнү нәтиҗәсе иде. 2013 елгы массакүләм урлашулы имтихан бөтен дөньяга шаулаганнан соң, мәгариф бюрократиясе өлешчә тыюлар кертергә мәҗбүр булды, ә мондый кырыслыкны көтмәгән укучылар кәкре каенга терәткән хәлдә калды. Шуңа күрә рус теленнән баллар түбән булуга чит телләр укытуның да, төбәк телләрен өйрәтүнең дә бу вәзгыятьтә бернинди дә катнашы юк.
2015-2016 елгы БДИга мәктәпләр ашыгыч чаралар күреп әзерләнде: чыгарылыш сыйныфларга укучыларны иләк аша үткәреп ала башладылар, имтиханга караш та берникадәр үзгәрде. БДИ күрсәткечләре дә акрын гына югары күтәрелде: 2015 ел баллары 2014тән, 2016 елгылар 2015тән югарырак булды. Бер рус теле генә түгел, башка фәннәрдән дә үсеш күзәтелде. Ә инде “төбәк телләре” укытылган республикаларның уртача балларын традицион рус төбәкләрендәге уртача баллар белән чагыштырсак шуны күрәбез: милли төбәкләрдә, кагыйдә буларак, рус теленнән баллар югарырак. 2015 елда Татарстанның рус теленнән уртача баллы – 69,22, Чувашиядә – 68,94, Мари Илендә – 68; Карелиядә 67 булды. Барысында да күрсәткечләр Россиядәге уртача саннан (65,9) югарырак.
Хәзер инде төбәк теле укытылмый торган өлкәләргә һәм шәһәрләргә килик. Иркутск өлкәсенең уртача баллы – 63,2. Бу исә Россиянең уртача күрсәткечен дә түбән сөйри, милли республикалар күрсәткеченә караганда бөтенләй түбән. Волгоград белән Пензада да шул ук хәл. Чиста рус төбәкләре дип саналган Курск белән Воронежда хәлләр яхшырак, әмма алар милли республикалардан калыша.
2015 ел имтиханының тагын бер үзенчәлеге бар: ул елны сынауда шартлар тагын да кырысландырылды, әмма барлык төбәкләр өчен дә түгел. Бары 11 төбәктә генә 100 процентлык видеокүзәтү оештырылды, 18 төбәктә генә элемтә чаралары томаланды. Әгәр дә барлык төбәкләрдә дә кырыслык дәрәҗәсе тигез булса, без объективрак мәгълүматлар белән эш итәр идек. Әмма кырыс шартларда имтихан биргән милли республикалар, чагыштырмача иркенлектән файдаланган рус өлкәләренә караганда югарырак нәтиҗәләргә ирешкән икән, без бер генә нәтиҗә ясый алабыз: милли телләрне укыту рус телен өйрәнүгә дә, башка фәннәрне үзләштерүгә дә комачауламый, киресенчә, акыл үсешенә генә китерә. Бертеллелек – рус төбәкләренең бәласе ул, боларда укучылар өстәмә милли телләрдән азат кына түгел, чит телләрне дә юньләп белмиләр. Төгәл фәннәр күрсәткечләрен чагыштырып тормадык, янәшә куеп карасак, ихтимал, күрер идек: бертелле төбәкләрдә математика һәм физика үзләштерү дәрәҗәсе дә түбәнрәк. Фән инде күптән ачыклады: икетеллелек – билингвизм баш миенең үсешенә илтә, сөйләм теленә сәләтне үстерә, проблемаларны хәл итү юлларын эзләп табуны җиңелләштерә, фикерләүнең сыгылмалылыгына китерә, физик һәм рухи сәламәтлеккә ирештерә.
Татьяна Дьяченко исемле ханым инглиз телен өйрәнә башлаганчы үзенең туган рус телендә сүзләрне оныту, предметларның исемен искә төшерә алмау белән интегүе, чит телне өйрәнү белән туган телендә дә яхшырак сөйләшә башлавы, хәтернең әйләнеп кайтуы турында яза. Димәк, Мединский формуласы белән эш йөртсәк, без Россия халыкларының интеллектуаль яктан деградациясенә, рус телендә примитив сөйләшүләренә генә ирешер идек. Дөньяда үзенең бертеллелеге белән аерылып торган сирәк халыкларның берсе ул – рус халкы. Күп кенә проблемалар, шул исәптән икътисадый кризис сазлыгына төшеп батуның да төп сәбәпләре бертеллелеккә барып тоташа. Бу – рус халкының зур бәласе, калган ике традицион проблема – ахмаклар һәм юллар шуның нәтиҗәсе генә.
Рәшит Фәтхрахманов.
“Ватаным Татарстан”, (№ 101, 15.07.2016)
Просмотров: 934